Гади халык бәхет көтә каберләрдә

Миңа җитмәүчелекне дә, ятимлекне дә күп күрергә туры килде. Кыерсытулар да булды. Инде хәзер лаеклы ялга чыктым. Бүгенге тормышыбыз начар түгел, байлыкка исебез китми. Ә менә очын-очка ялгап яшәүчеләрне, инвалидларны күргәч, үзәкләр өзелә. Битараф, үзләрен генә кайгыртып яшәүчеләргә ачу килә. Кино карасаң да, урамга чыксаң да шул гаделсезлек. Бу түрәләрнең каралтылган тәрәзәле машиналарыннан урамга чыкканнары булмагангамы, гади халыкның ничек яшәгәнен аңламыйлар. Өстән нәрсә кушсалар, шуны үтәп, урынын саклыйлар.

Шушы үзебезнең «Безнең гәҗит»не укып, бераз халыкны аңлаучы, дөреслекне таратучы бар дип сөенәм. Яшьләр телефоннан аерыла алмый, кәмит карап куанса, өлкәннәр үзгәрешләрдән тәмам туеп, кая карарга белми. Ахырзаман якынлашкан кебек тоела. Сикәлтәле, тузанлы сукмакларыгыздан чыкмыйча иҗат итәргә Аллаһы Тәгалә сезгә көч һәм сәламәтлек бирсен. Без сезнең белән!

Ай-һай хәлләр

Бүген илдә булып ята ай-һай хәлләр,

Кайсы якка карарга да белмәс мәлләр.

Халык иңендә бит бар йөк – кемнәр жәлләр,

Аңлаучы юк, күп сөйләсәң бетә телләр.

Сырхауханә ишегеннән килеп керсәң,

Евроремонт, кырыс контроль, пакь халатлар.

Тик шифасын табулары ай-һай кыен,

Кәгазь язып эш күрсәтә бу тарафлар.

Шифа эзләп даруханәгә киләсең.

Аналогы бар, тагын да яхшырак, ди.

Тик файдасы ташка үлчим, авыру җиңә,

Үлән җыйган әбиләр соң башлырак ник?

Мәктәпләрдә оныкларга тагын да кыен,

ЕГЭ дип, ВПР дип куркыталар.

Укытучы үзе дә дерелдәп тора,

Галимлеккә әллә барсын укыталар?

Кибетләрдә ни генә юк акчаң булса,

Кәгазьләре аллы-гөлле – күз камаша.

Телевизор ачсаң, радио тыңласаң да,

Бар да зыян, нәрсә ашыйм, йә тамаша?!

Яшьләргә юк юньле эше, торыр җире,

Пенсиянең яше артты, калдык ипле.

Беркем дәшми, озак яшәү кызыктырмый,

Әйдә, ярар, барыбер үтә заман дипме?

Бар халыкны кредитка утырттылар,

Ничек түли – беркемнең юк анда эше.

Авыруларга экран аша акча җыя,

Искитмәле мәрхәмәтле безнең кеше.

Сайлау диеп аптыраталар халыкны,

Чутлаталар абзарыңдагы сарыкны.

Эшләп ятма күрсәтмичә, налог түлә!

Тиенеңә ашау алсаң, җитәр сезгә!

Халыктан тиеннәр җыеп юл салабыз,

Ил байлыгы, налог, газы кая китә?

Бер чыбыктан сөреп булмый бар халыкны,

Уйсызлыклар, комсызлыклар кая илтә?

75 ел авыр сугыш узганга да,

Күсе елы да зарланып үтеп китәр.

Хөрмәт, тигезлек, дуслыклар ерагая,

Кеше өчен бәхет елы кайчан җитәр?

Бу язмамны язып куйдым 10 минутта,

Җыелган шул тел очына, бәгырьләргә.

Бу тормышның рәхәтләрен күрә алмый,

Гади халык бәхет көтә каберләрдә.

Рауза ФӘЙЗУЛЛИНА,

Кукмара районы

Комментарии