Кайда заводлар?

Безнең Чистай каласы Кама елгасы буенда, бик матур җирдә урнашкан. Элегрәк, Чистай, дип сөйли башласаң, сезнең сәгать заводы гына да ни тора, диләр иде. «Анда ничә кеше эшли икән?» – дип сорыйлар иде. «12 мең тирәсе», – дип, мактанып, горурланып җавап бирә торган идек. Әле аннан тыш суднолар төзү заводы да бар иде бит. Анысында 4 мең ярым кеше эшләгәндер. Чистайның үзендә генә дә 5-6 төзелеш оешмасы эшләде. Автозаводка бөтен республиканың «ЗИЛ» машиналарын рәтләргә китерәләр иде. Трикотаж, фабрикасы, тегү фабрикасы, ЖБИ заводы… Барысы да гөрләп эшләп торды. ЖБИ заводында директор булып Илья Кучаев эшләгән чорда төзелеш материалларына дип иртәнге 5тән чиратка тезеләләр иде. Моңа өстәп, шәһәрдә 5 кирпеч заводы бар иде, ике зур универмаг эшләде. Бүген шуның берсе (түбән универмаг) янган килеш тора.

Хәзер бу оешмаларның берсе дә юк, булганы да элеккечә тулы куәтенә эшләми. Күпме кеше эшсез калды. Элеватор эшләми диярлек. Элек ит комбинаты көненә йөзләгән баш терлекне кабул итә иде. Хәзер кайда болар?

Син язмасаң да, без бу хәлне беләбез, диярсез. Бу зарлану түгел, шәһәрдә зур оешмалар булмагач, кешеләргә эшләргә эш урыннары калмады. Яшьләрнең эчүгә сабышуына аптырыйсы түгел, монда аларны гына гаепләп булмый.

Кайсы гына газетаны ачып укысаң да, Алабуга турында язалар. Анда искиткеч зур төзелешләр барганын күрәбез. Шушы эшләрнең 15-20 проценты гына булса да Чистайда да эшләнсәме?..

Бездә эшсезләрнең чын санын беркайчан да дөрес күрсәтмиләр. Әмма алар бик күп. Мәшгульлек үзәгенә барсаң, чиратыңны көтеп җиткерә алмыйсың. Әле анда авылныкылар килми, чөнки атна саен килеп, билгеләнеп йөрергә кирәк, эшсезләргә түләгән 800 сум акча таксига гына да җитми, диләр. Менә шуннан чамалагыз инде дөрес санны.

Дөресен генә әйткәндә, Чистайга ярдәм кирәк. Моны республика җитәкчеләреннән башка гына башкарып чыгып булмый. Чистайда өлкәннәргә дә игътибар кимеде. Бүтән җирләрдә чәй табыннары, концертлар оештырсалар, безнең хакимият өлкән яшьтәгеләргә открытка гына да бүләк итмәде. Моны ничек аңлатып була инде? Башка шәһәрләрдә бу көнне өлкәннәргә бушлай хезмәт күрсәтелә, бездә аның булганы да юк. Дөрес, пенсионерлар хәзер бөтенләй ач түгел, пенсия ипи белән сөткә җитә, бездә аны «туемлык түгел, күңеллек», – диләр.

Сәлим ГЫЙЛӘҖЕВ,

Чистай шәһәре

Комментарии