- 06.03.2016
- Автор: Айгөл ЗАКИРОВА
- Выпуск: 2016, №9 (2 март)
- Рубрика: Яралы язмышлар
«Егыласымны белгән булсам, аяк астыма мендәр түшәгән булыр идем», – дип әйткән ди берәү. Тик язмышыңа нәрсә язылганны кайлардан белеп бетерәсең? 2010нчы елның карлы, ачы кышы… Менделеев районы, Абалач авылында яшәүче Дания Дәүләтгәрәеваның тормышын мәңгелек буранга, суыкка күмгән кыш. Зур өмет хыяллар белән, елмаеп кына яшәгән улының гомерен ак кар һәм кара җанлы кешеләр алып китәсен белдеме икән бу ана? Кыйналган, ярымтере хәлдәге улын кар астына күмеп куйганнарын белгәч, яшен суккан кебек булгандыр аңа. Кечерәеп калган куллары белән күз яшьләрен сөртеп, кайгысы белән уртаклашты Дания апа: «Өлкәннәр авызыннан, ансат үлем насыйп булсын, кеше кулларыннан гомерем өзелмәсен, дигән теләкләр ишеткәнем бар. Яшисен яшәп, озак азапланмый гына үз үлемең белән якты дөньялардан китү бәхеттер ул. Ә минем балама мондый бәхет тәтемәде. Яшь имәндәй нык чагында, әле генә яши башлаган вакытында үтерделәр аны. Әнә шунда бакча артына чыгам да зират ягына карап елап басып торам. И улым, улкаем. Ара да ерак түгел шикелле, ә яныңа барып булмый, дип үксепләр елыйм…»
«ЕРАК ЮЛГА ЧЫГАМ»
Алты ел элек булган хәлләрне әле хәзер дә хәтерли ул. Улының фотосурәтен күкрәгенә кысып, һәр сүзен ачынып сөйли ана. «Кайвакыт, бу хәлләрнең улым белән булганына ышанып та бетә алмыйм», – дип уфтана…
– Вадим исемле иде ул улым. Сугышларда йөреп кайткан иде. Шуннан да исән-сау кайтып бер ел гына эшләп кала алды. Матур гына яшисе иде дә бит. Аллаһы Тәгалә гомерен бирмәде. Бик акыллы бала иде, тыныч холыклы. Артык әйбәт тә булырга ярамый икән бу тормышта, әнә балакаемны кыйнап үтерделәр. Минем Вадимым кызлар кебек иде. Нәрсә эшләсәм, шуңа килеп тотына иде. Җиңнәрен сызганып куяр иде дә, әнием, әйдә булышыйм әле үзеңә, дип килеп җитәр иде. Аның өчен ир-ат эше, хатын-кыз эше булмады. Ашарга да пешерде, чыгып утынын да ярды! Берсендә апаның кызы белән чәк-чәк ясыйбыз. Бу кайтып керде дә, пычак алып, апасы белән ярышып чәк-чәк кисә башлады. «Хе, нәрсә, әллә мине чәк-чәк кисә белмәс дисезме?» – дип шаярта тагын үзе. Мин мичтә пешереп торам, алар кисеп тора. Шул вакытларны искә төшерәм дә, йөрәкләрем авырта.
Бәхетле истәлекләр белән уртаклашканда, йөзе балкыды ананың. Чиксез горурлык белән, Дания ханым улын тере килеш күргән соңгы көне турында сөйләргә кереште. Яңа ел киче була ул. Бәйрәм ялларында аз булса да акча эшләп булмасмы, дип, вакытлыча, кибеткә сатучы булып урнашкан була ана. Эшкә киткәнне улларына әйтмәсә дә, сер капчыгы барыбер тишелә.
– Балалар кайтканнар да, үзләренчә миңа бәйрәм ясыйбыз, дип, өстәлгә тортлар, яшелчә, җиләк-җимеш куеп, мине көткәннәр. Нәрсәләредер җитмәгән булган, күрәсең. Берзаман кибеткә килеп керде болар. Мине күреп имәнеп киттеләр. Шул вакытны яныма Вадим килде дә: «Әни, нишләп монда бастың инде бәйрәм ялларында? Һаман эш турында уйлыйсың, ял итсәң, ни була? Ул акчаны үзем дә биргән булыр идем. Ник кердең инде монда?» – ди өзгәләнеп. Әнә шулай хөрмәт итте, яратты шул балам мине. Аның бу сүзләреннән соң чын ир-ат үстерүем белән горурланып та куйган идем хәтта, – дип елмая Дания ханым, ләкин елмаюы шунда ук күз яшьләре белән алышына. – Ә соңгы сөйләшкән көнем 10нчы гыйнварда булды. Вадимым таксида эшли иде. Шушы көнне шалтыратып, «Хәлләрең ничек, балам? Эшләрең барамы?» – дидем. Ул мине борчымаска тырыша иде, бу юлы да, уен-көлке белән генә: «И әни, әллә акчалары бетте, әллә йөриселәре килми кешеләрнең. Беркем юк. Утырам әле менә эшсез», – ди… Кайтып ял ит, йоклап ал, дигән идем, көлде генә. Бер дә эшсез тора торган кеше түгел иде шул. Яшьтән эшләп, акчаны үзе табып яшәргә өйрәнгән бала иде…
Таксистларның эше шундый – әллә кайларга кадәр барырга туры килә. Вадимга да ерак юлга сәфәр чыгарга туры килгән. Бөтенләй очраклы рәвештә… Ике егет килеп, хезмәттәшенә Түбән Новгородка барырга заказ биргән. Хезмәттәше риза булган. Кузгалып китәргә теләгәннәр дә бит, ләкин машинасының тәгәрмәче тишелгән. Аны яматсалар да, икенче көпчәге һава чыгара башлаган. Анысын да яматып, юлга кузгалырга гына җыенганда, мае агарга тотынган. «Барма, дип, язмыш кисәткән диярсең», – дип сөйли Дания апа. Әҗәле йөрткәндер инде – шул вакытны хезмәттәше янына Вадим килеп туктаган.
– Түбән Новгородка барасы шушы кешеләр тотканнар да минем улымны күндерә башлаганнар. «Әйдә синең белән барыйк, акча түлибез без, курыкма», – дигәннәр. «Юк, бармыйм мин», – дигән Вадим. Урамда бик салкын иде ул вакытта. Салкында йөрисе килмәдеме икән, әллә күңеле сизгәндерме? Озак кына әйдәли торгач, ризалашкан. Соңыннан бу турыда миңа иптәш малае сөйләде. Киткәннәрен ул күреп торган бит. Вадимның Айгөл исемле йөргән кызы бар иде – сигезенче сыйныфта укыган чакларында ук очраша башладылар. Май аенда туйлары булырга тиеш иде. Айгөл: «Мин төнлә белән шалтыраттым аңа, кайдалыгын белештем. Чаллы күперен чыгып барам. Иртә белән шалтырат әле миңа, яме, диде. Ярар, диеп саубуллаштык та йокларга яттым. Иртәгәсен бишләрдә куркып уянып киттем дә, телефонга ябыштым. Вадим телефонын алмады», – ди. Кичке сәгать бишләргә кадәр шалтыратканнар аңа. Аннары полициягә хәбәр иткәннәр. Вадим юлга кузгалганчы, теге малайларның берсенең телефонын алып, иптәшенә шалтыраткан. «Бу номерны саклап куй әле син. Оныта күрмә!» – дигән. Үзе дә берәр хәл буласын сизенгәндер инде. Полициядә шул номерга шалтырата башлаганнар. Вадим да, тегеләр дә алмый, ди. 14нче гыйнвар көнне теге кешеләрнең кем икәннәрен ачыклаганнар. 15ендә исә улымның җансыз гәүдәсен таптылар, – дип куркыныч вакыйга турында сөйли башлады әңгәмәдәшем.
«ГӘҮДӘСЕ ҖЕБЕГӘННЕ ӨЧ КӨН КӨТТЕЛӘР»
Вадимның кинәттән суга төшкән кебек юкка чыгуы турында Дания апага башта әйтмәгәннәр. Шулай да начар хәл булганын сизгән ул, ана йөрәге сизгер була. Кызы да үзен бик сәер тоткан шул: качып кына телефоннан сөйләшеп йөргән, Дания апаны күрүгә, «Хәбәр булса – шалтыратырсыз», – дип, трубкасын куйган. «Әллә абыең югалганмы?» – дип, кызыннан сорамый булдыра алмаган ана.
– Әни, синдә булыр инде әллә нинди уйлар. Әллә ниләр юрап йөрмә әле, – диде. Күңелем белән сизсәм дә, алар янында белмәмешкә салынып йөрдем. Ләкин бераздан үзләре хәбәр итте. Эзләмәгән җир калмады. Күрәзәчеләргә кадәр бардык. Алар, Вадимны ак җирдә итеп күрәбез, больницададыр, дип әйттеләр. Алар ялгышты, дип әйтә алмыйм, чөнки без барган биш күрәзәченең бишесе: «Ак җирдә, үлмәгән!» – диде. Ә бит улымны тере килеш, кар астына күмеп киткәннәр. Ул исән булган. Тилмерепләр, туңып, өшеп үлгән, балакаем. Күрәзәчеләр дә шуңа күрә ак җирдә, исән итеп күрде үзен… Туңып үлгән, балакаем. Аны бик каты кыйнаганнар. Аннары машина артына атканнар. Авыртуына чыдый алмыйча ыңгырашкан Вадим. Шуннан каеш белән буганнар. Алай да бирешмәгән әле. Күпме кыйнап, буып та үлмәгән. Шуннан соң кар астына күмгәннәр баламны… Аның туңып үлгәнен үзем, үз тәннәрем белән сиздем. Кайчакларда уйлап утырам да үзем туңып калтыранып куям. «И улкаем, кайчан табалар инде мине, дип, өшепләр яттыңмы?» – дим, үз-үземә сөйләнеп. Аны тапканда, борын янына зур уч кадәр боз каткан булган. Күз алларыма килеп баса да, йөрәкләрем яна. 11нче гыйнвар көнне өйдән исән килеш чыгып киткән Вадимның үле гәүдәсен бер атна үткәч, 17се көнне алып кайттылар. Тикшеренүләр уздыру өчен, гәүдәсе җебегәнен дә өч көн көттеләр, – ди ана.
Ә машинасы ватылып, Түбән Новгородка бара алмый калган ирнең ике айдан улы туган. Аллаһы Тәгалә аны бала бәхетенә саклаган, күрәсең. Шулай да, озак вакыт үзен гаепле санап, борчылып йөргән ул. Дания апа егетне һәрдаим тынычландырып килгән: «Синдә гаеп юк. Синең гомерең булган. Балаң хакына исән калгансың. Ә менә минекенең гомере беткәч, алып китте Аллакаем. Теге дөньяга да яхшы кешеләр кирәк. Үзеңне битәрләмә, зинһар. Гомереңнең кадерләрен белеп кенә яшә әле син!» – дигән ул аңа.
«КЕШЕ ҮТЕРЕП КАЙТТЫМ, КУРКАСЫҢМЫ?»
Үтерүчеләрнең кем булуын тиз ачыклаганнар. Берсе – Мамадыш, икенчесе Балык Бистәсе кешесе булып чыккан.
– Балык Бистәсенеке: «Мин карап кына тордым, үтермәдем», – диде. Аны – алты, ә Мамадышныкын унөч ярым елга утырттылар. Хәер, утырттылар ни дә, утыртмадылар ни инде миңа, сеңлем. Алар кайта, ә минем балам кайтмый. Алты елга утыртканы чыккандыр да инде бәлки. Иректә йөридер. Миңа соң аннан ни җиңеллек? – дип зар елый ана.
Аннары да тынычлык булмый Дания ханым күңеленә. Дүрт мәртәбә мәхкамә утырышына барган ул, куллары белән газиз баласын буган, ә соңыннан кар астына күмгән кешеләрнең йөзенә карарга туры килгән аңа. «Ничек җир күтәреп йөртә сезне?» – дип кычкырасы килсә дә, сабыр итәргә тырышкан ана.
– Үтерүче дә димәссең аларны. Берсе гаиләле. Хатыны да килгән иде һәм аның янына үзем барып эндәштем. «И кызым, балам. Боларның ата-анасы, туганнары бармы?» – дидем. Ул башын иде, дәшмәде. «Юк, акча сорый дип уйлама. Миңа бернәрсә дә кирәкми алардан. Беләсем килә, ул аналарның йөрәкләре ничек түзә икән? Нишләп соң алар үзләрен минем урынга куеп булса да карамыйлар? Шунда берәрсе килеп, апа, улларыбыз ялгышкан, гафу ит. Бу ялгышларын кичер, зинһар, дип әйтсәләр дә, җиңелрәк булыр иде». – дим. «Апа җаным, үзем гафу үтенәм. Булдыра алсагыз, кичерегез. Мин аларга үзем дә әйттем. Эзләгез ул егетнең әти-әнисен, туганнарын барып табыгыз, хәлләрен сорагыз, дидем. Әмма алар селкенеп тә карамады. Апа, миңа оят, алар өчен мин кызарам, эчемнән янам». – дип кочаклап алды үземне. Бу хатынның кешелекле бәндә булуы әллә каян, сөйләгән сүзләреннән үк сизелә иде. Ул шуннан соң озак та тормаган, «Мондый ир белән яши алмыйм», – дип аерылышкан. Мәхкамә утырышында ул хатынны да сөйләттеләр. Ире 10нчы гыйнвар көнне төнлә кайтып: «Мин кеше үтереп кайттым, син миннән курыкмыйсыңмы?» – дигән. Мамадыш кешесе урыс иде. Судка анасы да килде. Мине күрде. Килеп, гафу үтенерләр, ана кеше буларак, хәлләремә керер бу хатын, дип азакка кадәр көттем. Безне гаепле санап, өстән генә карады да, утырыш тәмамлануга, чыгып та китте. Яныма килмәде. Карап торышка гади генә, үзебез кебек кешеләр. Ә күңелләрендә әнә нәрсә булып чыкты.
Туганнары гына түгел, үтерүчеләр үзләре дә гафу үтенүне кирәк тапмаган. Вакыйгалар агышын гына аңлатканнар алар мәхкамәдә. Янәсе, юлда исерткеч эчемлекләр кулланып, шаярып барганнар, шаулашканнар. Шуннан соң Вадим, боларга кисәтү ясап: «Егетләр, машина чиста, эчемлекләрегезне түкмәгез, салонны пычратмагыз», – дигән.
– Шуңа ачуыбыз чыкты. Без икәү, ә ул берүзе. Әле кисәтү ясаган була. Без эчкән дә булгач, кызып киттек инде. Шуңа күрә үтердек, диделәр. Кыйнадык кына да димәделәр, «Үтердек!» – дип әйттеләр. Ул җинаятьчеләргә карата ачу, нәфрәт белән янам. Шул кабахәт җаннар минем алма кебек баламны вакытыннан алда кара гүрләргә кертте бит. Хәзер бик күп итеп чәчәкләр үстерәм. Җәй көннәрендә улымның каберенә дә куям. Матур булып торсын, димен инде. Мине онытты дип уйлап ята күрмәсен… Балаң үзеңнән алда үлмәсен икән ул, – дип сөйләшә-сөйләшә озата чыкты үземне Дания ханым Дәүләтгәрәева. – Кеше белән ачылып сөйләшсәң дә бушанасың бит ул. Үз эчемә бикләнеп утырырга яратмадым. Аралашып, ярдәмләшеп яшәргә тырыштым. Улым да үземә охшаган иде шул, – диде дә бакча артына таба борылды. Ә бакча артында зират… Әйтерсең бу мизгелдә ана шул тарафтан улының күз карашын эзли иде…
Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии