Җир астында бер көн

Җир астында бер көн

15-16 яшьлек үсмер чагым. Апа белән җизнинең Кизил шәһәрендә яшәп-эшләп ятышлары. Шуларда кунакта мин. Ул шәһәрдә шахтада эшләүче татарлар бик күп. Күрше Сабай авылыннан да кешеләр бар.

Минем теләк – ничек булса да шахтаны күрү. Җизни курка: «Аварияләр булып тора, берничек тә төшеп булмый», – ди. Шулай да җаен таптылар бит. Сабай авылы кешесе Рәүф абыйның киемнәрен киеп, төнге сменага шахтага төшү урынына килдек. Моны апага сиздерү юк инде! 10-15 кеше бер лифтка кереп бастык. Мин уртадарак. Башкалар кырыйдарак, тотынганнар. Лифт төшеп китте. Минем исә үпкә-бавырларым авыздан чыгып киткәндәй булды. Бик биек кыядан мәтәлеп төшү кебек булды бу. Инструктаж үткәрүче булса, болай истә калмас иде.

Төшеп җиттек. Забой 750 метр тирәнлектә. Күмер комбайны алып бетерә алмаган почмакны шартлатып чәчтеләр дә, безнең бурыч – шул күмерне әйләнеп торган лентага ату. Бер заман тавыш, тузан! Забой аргы баштан җимерелеп килә. Вагонетка йөри торган төп коридорга җизни, Хәйдәр абый Мәҗитов, алар артыннан мин йөгереп чыгып, котылдык. Чыгып җиткәч, Хәйдәр абый минем чалбарның артын тотып карый – юеш түгелме?! «Сезнеке юештер, – мин әйтәм, – әйдә, дип әйтә дә белмәдегез».

Эшне тәмамладык. Шахтаны күрсәтегез, дип, тагын җизнине табалыйм. Күрсәттеләр. 1,20 метр тирәнлектә ятып-чүгәләп, тездән суда эшләүчеләр бар. Куркыныч. «Лифт эшләмәсә, ничек чыгасыз?» – дигән соравыма мине баскычтан алып менәргә булдылар. 750 метр тирәнлектән баскычтан менү минем бөтен егәремне суырган – ике көн урынымнан да тора алмадым. Алып куйган поезд билетлары да янды. Ападан ничек эләккәнне белсәгез! Җизнигә дә, Хәйдәр абыйга да, миңа да онытылырлык итмәде. Кунакка килгән энесен шахтада калдырасы килми ич инде.

Аларның барчасына да олуг рәхмәтләремне әйтеп, шахтагыз үзегезгә булсын дип, мин туган авылым Чулпычка кайтып киттем.

Мәгъдәнур ГАТАУЛЛИН,

Чулпыч-Байлар Сабасы

Комментарии