Бу фотода кем икән?

Бу фотода кем икән?

Әтием рус-фин сугышыннан исән-сау кайткач, 1941нче елда кабат Бөек Ватан сугышына китә. Ленинград сугышында хәбәрсез югала. Әти минем кем булып туганымны да белми кала, мин ул сугышка китеп, бер айдан соң гына туганмын.

Әнинең әтисе (минем бабай) Шәйдуллин Якуп 1915нче елда Беренче Бөтендөнья сугышына китеп хәбәрсез югала. Өйдә дүрт баласы кала. Зур кызы 1941нче елда Ленинград чолганышына эләгә. Зур улы Якупов Ибраһим рус-фин сугышыннан кайткач, 1940нче елда өйләнә һәм 1941нче елда тагын сугышка алына. Ул киткәч, сигез айлык авыры булган хатыны үлә. Ибраһим абый да сугышта хәбәрсез югала.

Бабайның кече улы Якупов Гайфулла әтисе беренче тапкыр сугышка киткәндә өч кенә айлык булып бишектә кала. 1942нче елны аны да Бөек Ватан сугышына алалар. Шул елның 18нче октябрендә ул яраланып, һәлак була. Әбигә улының үлеме турында хәбәр килә. Мурманск өлкәсенең Куэрк күленә күмелде диелгән була анда. Хәтер китабында да ул Куэрк күленә күмелде дип язылган. Әби, балам су төбендә калды, дип елый иде.

Мин ул Куэрк күлен «Жди меня» тапшыруы аша эзләп таптым. Миңа архивтан белешмә җибәрделәр. Анда болай дип язылган иде: «Заместитель командира 3 отдельного стрелькового батальона Якубов Гайфулла Якубович 1915 года похоронен 300 м на север влево от дороги в конце озера Куэрк Явп кв 8472-6 мог 6, Мурманской обл.».

Ул каберне мин барып күрә алмадым. Мин сезгә Гайфулла абыйның бер фотосын җибәрәм. Аның янында кем ул, кайчан төшкәннәр, ул сугышчы чыгышы белән кайдан булган – билгесез. Бәлки аның да туганнары, оныклары бардыр. Бәлки аны да минем кебек эзли торганнардыр.

1962нче елны Буа районы Исәк авылында эшләгәндә Буадан военком сигез тапкыр мине армиягә алырга килде. Районнан өч кызны алырга дигән план булган. Алты ай йә медсестралыкка, йә поварлыкка укытабыз, диделәр. Кавказ артына җибәрәбез, диләр. Әни ялгызы, авырый да иде, мин риза булмадым.

Әни өч сугышка алты тапкыр якыннарын озата. Бер йортта туып, бер бусаганы атлап чыгып, дүрт ир сугышта ятып калды. Безнең гаиләне бер бәйрәмдә дә искә алучы булмады. 14 еллап абыйның өен китапханә итеп файдаландылар, берни дә түләмәделәр.

СУФИЯ апагыз,

Буа районы

Комментарии