Тагын Сталин турында

“БГ”ның 43нче санында (3 ноябрь 2010 ел) Касыйм Хәмзин: “Аның яхшылыгын күргәннәр мактый, яманлыгын күргәннәр яманлый”, – дип яза. Минемчә, аның яманлыгын күргәннәр дә һәм вакытын әрләү модада булу сәбәпле, белмәгәннәр дә яманлый.

Башта автор сүзләрен куәтләп, өстәмәкче булам. Безнең вакытта мәчет манараларын кистеләр. Минем бабайның өен сүтеп, колхоз рәисе үзенә җиткерде. Бабай гаиләсе белән мунчада яшәп калды. Андыйлар байтак иде. Кайсыныкын мәктәп иттеләр, икенчеләрнекен – клуб. Самавырга кадәр алып чыгып киттеләр. “Моны Сталин күрмәде бит”, – дия кайберәүләр. Әйе, күрмәде, ләкин моның өчен беркем дә җәзага да тартылмады. Минем бабай чабаталы кулак иде. Аның ике аты, ике сыеры була. Бу эшкә батыр, тынгысыз гаиләнең икмәге һәрвакыт үзенә җитәрлек уңа. Артыгы булса ярлыларга, ятимнәргә биргән. “Уңышны җыеп алганнан соң гошер сәдакасы дип, көлтәләрне йөге белән илтеп аудара иде”, – дип сөйли иде әни.

Икенче якны да карыйк. Сугышның күп кан коюлы булуына Сталинны гаеплиләр. Әгәр хәзерге җитәкчеләр, хәзерге бер-берсен тукмаучы дезертир солдатлар булса, фашизмны югалтуларсыз гына җиңәрләр иде микән? Чечняны да бит кан коюсыз гына буйсындыра алмадылар. Сугышка әзер булмауда Сталинны гаеплиләр. Әллә ул сугышка әзерләнсен, әллә халыкны туйдыру өчен тырышсын? Маршал Жуков “Вспоминания и размышления” дигән китапны Сталин үлгәч, Брежнев вакытында яза. Башка берәү булса Брежневны мактар иде. Ә ул үлгән Сталинның талантлы полководец икәнлеген яза. Аңа да ышанмыйкмы? Дүрт ел сугыш эчендә нинди генә ситуацияләр күзәтелми. Алар бит тулысы белән аның өстендә була.

Авторга сугыштан соң төшүе ошамый. Хәзерге артулар әйбәтме соң? “Бюджеттагылар, милиция, судьялар, депутатлар ала, чөнки хезмәт хаклары җитми”, – дип, аларныкын арттыралар. Шахтерларны җир баскач, “Норма үтәү өчен ашыгалар. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәмиләр”, – дип, эш күләменә түгел, ә вакытка карап, акча түләргә ясадылар. Шахтага төшеп, эшләмичә утырсалар да, акча алачаклар.

Ел укытучысы, ел табибы һәм башкалар йөзәр мең сум премия ала. Алар башкалардан артыграк эшли микән соң?! Бу кешеләрне дошманлаштыру өчен корылган.

Автор Сталинны мактаучыларны пунктлап саный. Алар Сталин заманында яхшы яшәмәүчеләр икән. Кемнәр соң аның заманында яхшы яшәгән?! “Мактаучылар – Сталин репрессиясендә катнашкан кешеләр”, – ди ул. Юк шул! Алар аны мактамый, бары үзләрен аклау юлларын эзли.

Ә патшаларның кайсысы соң бар яктан да әйбәт булды? Явыз Иванны әйтеп тормыйк, ди. Петр I әйбәт булдымы, Екатерина II ме, Хрущев, Брежнев, Горбачевлар әйбәт булдымы? Ярый ла хәзергеләре әйбәт.

Сахалинда җир тетрәгән вакытта Ельцин Мәскәү тирәсендәге бер шәһәргә баргач: “Япония ярдәм тәкъдим итә. Кабул итәбезме”, – дип сорадылар. Ул: “Юк, Курилны сорый башларлар”, – дип җавап бирде. Шуннан соң Япониянең тышкы эшләр министры: “Ник Президенты алай дип әйтте икән. Без бит ихлас күңелдән тәкъдим иткән идек”, – диде. Билгеле, Сталин болай дип җавап кайтармас иде. Ул чит ил җитәкчеләре белән дипломатларча сөйләшә белде. Мин Сталинны яхшы кеше иде дип мактамыйм. Әмма начар кеше дә талантлы полководец булырга мөмкин бит.

Салих ЗИННӘТОВ.

Зәй районы, Аксар авылы.

Тарихка ике караш

“БГ”ның 3 ноябрьдә чыккан саны (2010 ел) бик уйландырырлык мәкаләләре белән игътибарны җәлеп итте. Фәүзия Бәйрәмованың “Гулаг – яралы язмышлар” исемле китабы турында кыскача мәгълүмат бирелә. Сүз китап авторының тарихи материалларны бик тирәнтен өйрәнеп, фактларга таянып язылган фаҗигале язмышлар турында бара.

Газетаның шул ук битендә Рафаэль Сальмушевның капма-каршы фикере сугарылган язма басылган. Аны ботка дип атап булыр иде, чөнки, беренчедән, авторның әтисен “халык дошманы” дип кулга алганнар, ә аның улы Сталинны бөек полководец дип күккә чөя. Гадәттә, нинди дә булса белгечнең эшен шул ук тармактагы югарырак квалификацияле икенче белгеч бәяли торган иде. Менә бу очракта Рафаэль ул кагыйдә белән санашып тормаган. Югыйсә мондый эшкә тотыныр өчен, кимендә, хәрби академияне бетергән булырга кирәк. Хәрби җитәкчеләр киңәшмәсендә Сталин сүзгә кушылгач, Тухачевский Сталинның хәрби белгеч түгеллеген исенә төшерә. Аның “цирковно-приходская школа” күләмендәге белеме ул киңәшмәдәге проблемаларны чишәргә ярамаганлыгын читтән әйтмәсәләр, Сталин үз акылы белән аңларлык булмаган. Ул вакытта КПСС җитәкчеләренә хас булган бөеклек маниясе кешелек сыйфатларын тәмам юкка чыгарган була инде. Партия җитәкчеләре, бернинди белгеч булмасалар да, теләсә кемгә соңгы инстанция күрсәтмәләрен бирергә хокуклылар дип саналган. Ә Сталин үзен чикләнмәгән хокуклы монарх итеп сизгән, үзенә конкурент булырлык кешеләрне барысын да юкка чыгара. Аның бөтен эше бик тапкыр фикерне эченә алган халык әйтеменә туры килә: акыллы уйлап торганчы, тиле бәреп ега.

Сталин әмере белән җәзаланган һәм үтерелгәннәр ил өчен аның үзенә караганда файданы күбрәк китерерлек кешеләр иде. Бөтен дөнья күләмендә дан казанган галим – биолог Николай Вавиловны ул өлкәдә чеп-чи надан Сталин белән чагыштырып буламы соң? Филология өлкәсендә дә академик Маарга каршы сүзгә керү акыллы кеше эше түгел икәнлеген һәрбер укымышлы кеше өчен көн кебек ачык иде.

Хәрби өлкәдә Тухачевский, Блюхер, Уборевич һәм башкаларның белемен итекче малаеныкы белән чагыштырып буламы соң?

Ватан сугышының бөтен барышы буена иң кискен урыннарына Сталин Жуковны җибәрә, киңәшмәләрдә соңгы фикерне әйтергә шул ук Жуковка кала. Ленинград, Мәскәү, Волгоград, Берлин янындагы сугышларда төп рольне башкаручы булып Жуков кала бирә.

Хуҗалык өлкәсендә илне катастрофага китереп җиткермәүнең Сталин җиңел генә юлын тапты. “Бөек төзелеш”ләрдә түләүсез эшләргә өйрәтелгән арестантлар армиясен оештырырга «акыл» бирә. Ул армиянең бер кисәкчәсе булып мин дә хезмәт иттем. ГУЛАГ континентына кадрларны туплау бик гади эшләнә иде. Кем дә булса җитәкчеләргә ошамаган сүз әйттеме – ул «халык дошманы» була. Андыйларны хайваннар ташый торган вагоннарга төяп, илнең теләсә нинди төзелешенә алып китеп үлгәнче эшләтәләр. Аларның тормыш шартлары нинди булганын мин аерым язып тормыйм. А.Солженицынның “Архипелаг ГУЛАГ” әсәре укучыларның күзләрен ярыйсы гына ача алыр дип уйлыйм. Безнең нәшриятләрендә чыккан китаплардан Аяз Гыйлаҗевның “Ягез, бер дога”, Ибраһим Сәлаховның “Колыма хикәяләре”ндә кешеләрнең нинди шартларда җәфа чиккәннәрен укып күз алдына китерү өчен, түземле булу кирәк. Минем андагы эпизодларны искә төшерү өчен, хәзер түземем җитмәс дип куркам. Сиксәннән туксанга барганда андый четерекле темаларга керү күпне күргән йөрәккә ярамастыр. Шулай да нәрсә өчен япканнарын әйтергә кирәк булыр.

Армиядә политукулар вакытында «СССР да социализмның тулы җиңүе» дигән теманы үткәндә, мин, дивизиянең партия мәктәбен “отлично”га тәмамлаган отделение командиры, сержант, бер тәкъдим генә керттем. “Социализмның тулы җиңүе турында сөйләргә әле иртәрәк түгелме икән, иптәш өлкән лейтенант, – дидем. – Социализмның төп таләбе үтәлми бит әле. Анда һәр кешедән – сәләтенчә, һәр кешегә – хезмәтенә карап”, – диелә. Ә колхозчылар иртә таңнан караңгыга кадәр эшли, тик эшләгән өчен бер нәрсә дә бирмиләр.

– Мондый хәлнең булуы мөмкин түгел, – диде өлкән лейтенант Корельский.

Шул инцидент мине “халык дошманы” итеп расларга җитте һәм алты елга түләүсез хезмәт лагерена озатырга “закон”лы сәбәп булды. Бу суд процессының законсыз булганлыгы 90нчы елда гына ачыкланды. Безнең анда чиккән җәфалар өчен беркем дә гаепләнмәде. Ул вакыттагы совет палачлары үз урыннарында эшләүләрен дәвам итте һәм итәләр. Алар үзләре беткән булсалар, балалары чәчәк ата, ә безнең фамилияләр кара исемлек белән буыннан буынга тапшырыла бара. Аларга чәчәк атарга беркайчан да юл куймаслар.

Х.ӘХМӘТОВ.

Нурлат шәһәре.

Бары Ходай ташламады…

1938 ел. Бу ел безнең гаиләгә кара китерде. Әтине “халык дошманы” дип кулга алдылар. Без ул чакта Спас районының Иске Рәҗәп авылында яши идек. Әти ул чорда шул авылның урта мәктәбендә уку-укыту мөдире булып эшләде. Үзен “Япон шпионы” дип гаепләделәр. Аның белән бергә авылдан 60тан артык кешене кулга алдылар. Әтине Спас төрмәсенә ябалар. Кулга алынганнарның төрлесе төрле якка таратыла. Кайберләрен атарга да хөкем итәләр. Ә бит алар барысы да гаепсез кешеләр.

Әтиебез – Казанның төрле мәдрәсәләрендә белем алган кеше. Заманында муллалыкка әзерләнгән, Коръәнне яхшы белгән. “Спас төрмәсендә йокламыйча, Аллаһы Тәгаләдән өйгә кайтаруын сорый идем”, – дия иде. Ул Ходайдан: “Син рәхмәтле дә, шәфкатьле дә, кодрәтле дә. Син барыбызны да аңлыйсың һәм ярдәм итәсең. Моннан соң да ярдәмеңнән ташлама. Синең ярдәмеңне тоеп, сиңа шөкер итеп яшибез. Без, нахакка рәнҗетелгән кешеләр, халкыбыз алдында бер гаебебез дә юк. Бу тоткынлыктан коткара күр. Илаһи Амин”, – дип, ярдәм сорый. Айлар буена догалар укып ялваргач, Ходайның рәхмәте белән 1940 елда исән-имин өйгә кайтты ул. Әмма бу зур шатлык булса да, монда да аны күңелсезлекләр көтә. “Халык дошманы” дигән кара исем ягылып калганга, хәтта мәктәп коллективының да мөнәсәбәте үзгәрә. Авыр сүзләр ишетергә туры килә. Шул ук елның җәендә әти гаиләсе белән Балык Бистәсе районының Олы Елга авылына күченеп китәргә карар кыла. Бу авыл безгә бик ошады, кешеләре бик дини иде. Биредә 10 ел яшәдек. Әти мәктәптә уку-укыту мөдире булып эшләде. Мин дә шунда җиденче сыйныфны тәмамладым. Әти белән әнине авыл кешеләре бик яратты. Алар икесе дә октябрь революциясенә кадәр иң танылган мәдрәсәләрдә укыган. Әдәпле, тәртипле, шәфкатьле булып, авылдашларга ярдәмле иделәр. Авыл кешеләре хәзер дә әти белән әнине сагынып сөйли.

Авылның динилегенә хәзер дә исем китә. Анда ике мәчет эшләп тора. Берсенә йөз ел инде. Ул шул еллар дәвамында үз манарасы белән авылны бизәп торды. Авыр елларда да авыл халкы мәчетне саклап кала алды. Сугыш елларында да дини йолаларны һәм дини бәйрәмнәрне онытмаска тырышты. Авылдашларыма мин бик рәхмәтле.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ

Сагышлы шатлык

Язмышлары яктыга тиенгән

Газизкәйләребез каберсез.

Әткәемнең эзе калган илдә,

Югалган булса да хәбәрсез.

Күзләремнән яшь, күңелемнән менә шушы шигъри юллар бәреп чыгуның сәбәпчесе – көтмәгәндә, уйламаганда кулыма килеп кергән кара тышлы “Хәтер китабы” булды. Бу китапны Казаныбызның Ирек мәйданының 1нче йортында урнашкан “Хәтер китабы” редакциясеннән минем үз исемемә тәгаенләп салып җибәргәннәр. Үзем белгәннәрне язып, бер генә хат салып караган идем, рәхмәт төшкерләре, югалтмаганнар хатымны, тапканнар әткәемнең эзен редакция хезмәткәрләре. Ил хәтеренә теркәп куйганнар – “Хәтер китабы”ның 92нче битенә икенче кеше итеп. Республика эзтабарларына рәхмәтем чиксез! Гомер буе ятим яшәгән күңелем сагыш катнаш шатлык кичерде.

Кадрия САМАТОВА,

Актаныш районы, Уразай авылы.

Комментарии