Чамадан тыш чәпчемәсәк иде

Менә күпме еллар инде җан газабы ук булмаса да, күңел тынычлыгын алган бер мәсьәлә тирәсендә туктаусыз «чәпчү» бара. Бу – телебезнең – татар теленең иҗтимагый тормыштагы кулланылыш сферасы турында. Әйе, һәрберебез теләгәнчә, яки әүвәлге союздаш, ә хәзерге мөстәкыйль дәүләтләрдәге халыклар дәрәҗәсендә туган телебезнең кулланышын үстерә алмыйбыз, аңа мөмкинлекләр чикләнгән. Бигрәк тә бүгенге Үзәктәге хәлне, андагы кара эчле җаннарның мөнәсәбәте илкүләм сәясәткә үк йогынты ясаганда бу мәсьәләне өзлексез куерту урынсыз кебек. Өстәвенә гади халык телендә булмас нәтиҗәле эшне «юкка чәпчисең» дип кенә бәяләп торганда. Үзендә татар рухы саклаган һәр зат бу мәсьәлә турында уйлана, чараларын эзли кебек. Әйтик, Минтимер Шәймиев инициативасы белән башланган полилингваль мәктәпләрнең корылуы, аларның күңел юанычы булырдай итеп эшли башлавы әлеге мәсьәләгә иң югары кимәлдән торып эш йөртүгә ачык мисал. Меңәрләгән татарны җыйган һәртөр җыеннар, фестивальләр, яшьләр лагерьлары, гөрләп эшләүче театрларыбыз, инде Мәскәүнең үзенә туктаусыз юл алучы эстрада артистлары чыгышлары (каршылык күрсәтү булса, ай-һай, алар анда бик тәпиләмәсләр иде), шаулап эшләүче телевидение, басылучы китаплар муллыгы... юк, татар дөньясының үзхәрәкәтен санап чыгу мөмкин түгелдер кебек. Санауның кирәге дә юктыр. Ни өчен дигәндә, бераз гына булса да артка әйләнеп карыйк.

Шәхсән минем үземә Казан каласына 60нчы ел башында аяк басарга насыйп булды. Безне, Лениногорскидагы техник училище чыгарылышын, тулаем Казанга практикага җибәреп, биредә калдырдылар. Кая барып борын төртсәң дә «не говори каля-баля, говори по русски, а как по русски твое имя», дип җанны өшетәләр иде. Ризыкланырга телсәң, бөтен җирдә чучка кәтлите (башкасын әле аңлашырга өлгермәдек), торакларда тәгаен гулаглардан кайткан надзирательләр комендант булып эшләгәндер, алар күзәтүеннән бер хәрәкәт читтә калмый иде. Без Дәүләт музееның ишелеп төшкән бинасы урынына төзелеп килгән яңа йортта эшләгәндә (хәзерге Кремль урамы) төшке ашка Бауман урамына төшеп, бер шешә кефир, йөземле бер арыш сайкасы алып тамак ялгадык. Ә инде ливердан пешерелгән пирожкиларга тап булсак, кош тоткандай куана идек. Камал театрында да сыйнфыйлыкны гына чагылдырган әсәрләр куела, ягъни без һаман да шәхси байлык тудырганнарны дошман күрергә тиеш идек. Дөрес, яшь йөрәкне җилкендереп, бервакыт Нуруллина ярымшәрә кыяфәттә шәрекъ биюен биеп, кабат-кабат шул тамашага барырга мәҗбүр итте. Илһам Шакировка әле зур заллар, стадионнар рөхсәт ителмәгән, бары «Зәңгәр шәл»дәге эпизодта җырлаган мәле. Кыскасы, татар рухы соң дәрәҗәдә кысылган, басылган чор. Гәҗитләр дә татар укучысын чиркандырыр дәрәҗәдәге «агач телдә» басыла иде. Берзаман Уфаның «Кызыл таң»ы кулга төшкәч, аның шигъри телен тоеп гаҗәпләнгәнем хәтердә.

Татар рухын никадәр бассалар да, барыбер халык бирешми икән. Югары белем алганчы ук миңа Казан тарихы, милләтебез язмышына бәйле күп мәгълүмат ишетергә туры килде. Арча кыры зираты да, Яңа бистә зираты да калмады, кая гына күз ташласам да, җанга ризык эзләгәнмен ахры. Хәтерлим: Дәүләт музеенда А.Халиков лекцияләр укый иде. Мин әле берни аңлашмаган үсмер, шунда Халиковның Бакый ага Урманчы белән (ә мин аңардан арттарак утырганмын) лекциядән соң әңгәмә коруларын күреп калдым. Соңрак берничә мәртәбә Альфред Халиковның археологик эшләрендә катнашу насыйп булды.

Янә дә төп проблемага кайтканда әйтер төп фикер шул: бүгенге Русия вазгыятендә телебезне дәүләт структурасына кертү – бары хыялый зат теләге. Милли университет ачуга юл куймаган дәүләттән әллә ни көтеп тә булмый. Бу проект туган чорда үзем шәхсән татарның Милли университетын башка бер чит илдә ачарга тәкъдим итәргә теләсәм дә, ул фикердән кире кайттым. Чөнки анда белем алган затларга бездә һичничек тә колач җәеп тормаячаклар. Шул ягы да бар: чит илдәге рухи вазгыять бөтенләй башка, яшь кеше кире илгә кайтса да, үзен инде башкача хис итәчәк.

Яшь буын, аеруча шәһәрдәге балаларның балалар бакчасыннан ук урыс теленә күчүе сәбәбен эзләүне үзебезнең, өлкән буын, әти-әниләрнең битарафлыгыннан башлау кирәк. Язгы кыраудан үсемлекне, бигрәк тә нәзберек үсентеләрне сакламасак, уңыш көтмә инде. Баланы беренче айларда бакчага илткәч үк, кайтуга аның сөйләмен тикшерергә, аңлатып, төшендерү зарур. Яңа сүзләр отып кайта икән, болар бары садиктагы сөйләшү, өйдә әти-әни белән болай сөйләшмәскә икәнен еш кисәтү урынлы. Берничә атнадан инде балада ныклы психологик тотрыклы кагыйдә өстенлек ала башлаячак. Ә балалык чорында сеңгән, ишеткәннәр, көндәлек тормышта кулланганнар – гомерлек, иртәме-соңмы үз балаларына да йоктырылачак.

Янә дә мөһим бер чара – безнең тормышта чиге булмаган бәйрәмнәрнең берсе, әйтик, туган көнне билгеләү. Әтиме ул, әниме яки әби-бабай (башка якын туганың да) бәйрәменә теле ачылган баладан башлап, аеруча бакчага йөрүче баланы бер елны кечкенә шигырь, икенчесендә җыр кебек ана телендәге бүләген урындыкка бастырып сөйләтсәң һәм аеруча мөһим шарт – бүләген башкарган балага күмәк шатлык белдерсәк, алдагы елларда инде ул үзе ашкынып бу төр бәйрәмнәргә әзерләнәчәк, ә телебезнең саклануына менә дигән оеткы салыначак.

Республикакүләм вазгыятьтә түрәләребез дә, әти-әниләребез дә җиң сызганып телебезне саклау юлында каһарманнарча тырышабыз икән, «чәпчеп», берөзлексез һәм сәбәпсез тел чарлау белән мавыгучыларны, бу юнәлештә хәзерлексез затларны читкә тибәрергә генә мөмкинбез. Туган яки булган мөмкинлекләрне соң дәрәҗәдә файдалану бары үзебездән тора.

 Нарим ИХСАНОВ

 Казан шәһәре

Комментарии