«Гармун минем җан дустым»

«Гармун минем җан дустым»

Хатын-кыз гармунда уйнарга тиеш түгел, дигәнне ишетергә туры килсә дә, аның кебек үзәкне өзеп уйнаучы, бәгырьне телеп җырлаучы башка юк! Чаллыда гомер итүче 59 яшьлек Нурсания апа Госманова искиткеч талантлы кеше.

«Моңлы гаиләдә тәрбияләндем»

– Шәһәрдә яшәсәм дә шушы өч бүлмәле фатирымда авыл рухын саклыйсым килде. Элек без үскәндә өйләрдә чаршау иде. Балачакны искә төшереп торсын, дип, арка рәвешле ясаткан зал ишегенә дә, йокы бүлмәмдәге карават янына да затлы челтәрдән чаршау элдем. Авыл өенең рәхәтлеге монда күчкән кебек булды. Туган йортым истәлеге итеп кайбер әйберләрне әле дә кулланам. Ә монысы минем гаиләм, бердән тугыз булдык, – дип икенче бүлмә стенасында эленеп торган үзе, балалары һәм оныклары фотоларына төртеп күрсәтте Нурсания апа. – Бу да балачак хатирәсе. Әткәй-әнкәй йортында безнең аклы-каралы фотолар эленеп тора иде.

Нурсания апа тумышы белән Актаныш районының Чәчер авылыннан. Гаиләдә җиде бала (ул алтынчы) үсәләр.

– Мин бик тату, моңлы гаиләдә тәрбияләндем. Үрнәк итеп безне район газетасына еш яза иделәр, – дип хатирәләрне яңартты ул. – Әткәй Кашафетдин сугыш инвалиды, бик акыллы, төпле кеше, оста гармунчы булды. Әнкәй Рәкыя аңа кушылып җырлый иде. 49 ел бергә гомер иттеләр. Бездән беркайчан кунак өзелмәде.

Башлангыч сыйныфта укыганда мандолинада уйнадым. Аннан әткәй гармун алып бирде. 10 яшьтә бакча артына барып яисә мунчага кереп үзлегемнән гармунда уйнарга өйрәндем. Мәктәптә узган чараларда актив катнаштым. Озак еллар Кар Кызы булдым. Дүрт авыл ярышында гел беренче урынны ала идем. Кечкенәдән җырладым. Авыл җирлеге башлыгы әткәйдән рөхсәт ала да, шәлгә төреп кенә мине машинага утырта һәм смотр концертларына чыгыш ясарга алып китә. Сәхнәдәге чыгышымны авыл халкы бик ярата, көчле алкышларга күмә. Әмма артист һөнәрен сайлауга әткәй каршы булды. «Артист тормышы чегән тормышы», – дип әйтте.

Унынчы сыйныфны тәмамлагач, Минзәлә педагогия училищесына барырга тиеш идем. Кире уйладым һәм документларны урлап алдым да, дус кызыма ияреп, Түбән Камага юл тоттым. Анда училище тәмамлап, ике ел химия заводында эшләдем. Шуннан, 20 яшемдә үзебезнең күрше Зөбәер авылы егете, бик чибәр гармунчы Рәүфәткә кияүгә чыктым һәм без Актанышта төпләндек. Мин кибетче булырга укыдым. Бер елдан улыбыз Рамил туды. Матур гына, бәхетле булып яшәгәндә гаиләбезгә зур кайгы килде. Мәхәббәт җимешебезгә 1 яшь туларга берничә көн кала ирем мотоцикл белән бәрелеп үлде. Бу мизгелләрдә минем өчен тормыш беткән кебек тоелды. «Чаллыга кит, балаңны үзебез карыйбыз», – дип киңәш итте әткәй. Шуннан Чаллыга барып, «КамАЗ» заводына эшкә урнаштым. Яшәргә бүлмә бирделәр. Әмма улымны сагынуга түзеп булмый. Ул вакытта ни юл юк, ни техника әйбәт йөрми. Шуңа карамастан, җилме-яңгырмы, кармы-буранмы, атна саен ашкынып балам янына кайтам. Сазларга батып, суларга төшкән, юлда туңып калган чакларым күп булды. Төн уртасында кайтып керәм, инде балам йоклаган була. Аны кысып кочаклап ятам да, таң атуга тагын чыгып китәм, улым уянмый да кала. Ул елларда зиратка да еш йөрдем. Иремнең кабере янында елыйм, сөйләшәм. Хәзер дә: «Балабыз юлга чыкты, берүк аны саклый күр, Рәүфәт», – дим.

«СИН БАЛАЛЫ, ТЕЗДӘН ТҮБӘН, ДИП КИМСЕТТЕ»

Чаллыда Нурсания апа хорга йөри. Шунда хатыныннан аерылган берәү белән таныша.

– Кияүгә чыгу уемда да юк иде, – дип хатирәләрне яңартты ул. – Авылга кайткан саен әнкәй һәм аның бертуганы, балага әти кирәк, ул кечкенә чакта ирле бул, дип тәкрарлап торды. Димләп тә карадылар. Өйләнмәгән егетләр кулымны сорап килә. Ә мин, балалы булгач, егет кешегә кияүгә чыгарга лаек түгелмен, дип уйладым. Икенче ирем исә, артымнан калмады, тукталышка чыксам да, өемә кайтсам да каршымда иде. Өйләнештек. Бер елдан уртак балабыз, икенче улым Ринат туды. Әмма ирем бик явыз булып чыкты. «Хатын-кыз ир-аттан бер баш түбән, син балалы, тездән түбән», – дип гел кимсетте. Иннек сөртә алмадым, эштән өйгә биш минутка иртәрәк кайтсам, кем китерде, биш минутка соңарсам, кайда булдың, дип йөдәтә. Мәҗлескә барсак, гармун уйнаудан тыя. «Кулыңа гармун алсаң, өстәлләрен чөям», – ди. Өйдә дә уйнатмый. «Бармакларыңны балта белән турыйм», – дип яный. Шуннан гармунда уйнамас булдым. Менә монысы минем өчен иң зур газап иде.

Бергә 10 ел яшәгәч, аерылыштык. Алиментка бирмәдем. Яшүсмер булып калган ике улымны ялгызым аякка бастырдым. Төпчегем Ринатның әтисеннән шул кадәр күңеле бизде. Ул аңа әти дип әйтми. Берара фамилиямне алыштырам дип йөрде. «Улым, әти-әнине сайлап алмыйлар, бернигә карамастан, ул – синең әтиең. Аның янына да, әбиең янына да кайт, балаларыңны күрсәт. Аларның да бит оныклар сөясе киләдер», – дим.

Балаларым юлдан язмасын дип, улларымны кырыс тәрбияләдем. Бер мизгелгә дә күз уңыннан җибәрмәдем. Өй эшләрен бере арты берен кушып кына тордым. «Балам тәүфыйклы булсын дисәң, эшләт», – ди иде әткәй. Кем ни белән шөгыльләнгән, нәрсәне эшләмәгән, шуларны ачыклар өчен балаларым белән атна саен җыелыш үткәрә идем. Һәр нәрсәне уртага салып сөйләштек, киңәштек. Өчәү бергә таң каршылыйбыз, унар чакрым чаңгыда йөри идек. Үземне алар алдында тәртипле тоттым. Бусагамны мулладан башка (анысы да Коръән укытканда) ир-атның атлап кергәне булмады. Шуңа бүген күзләренә туры карыйм.

Аллага шөкер, улларым акыллы булып үсте. Беркайчан миңа каршы әйткәннәрен, аракы эчкәннәрен, тәмәке тартканнарын күрмәдем. Матур гаилә кордылар. Бүген олысы Чаллыда, төзелештә инженер булып эшли. Хатыны Светлана белән ике кыз тәрбиялиләр. Төпчегем 11 ел гаиләсе белән Костромада яши. Хатыны Гүзәл белән алтын заводында хезмәт куялар. Шулай ук ике кыз үстерәләр. Киленнәрем икесе дә Актаныш ягыннан. Шул кадәр яхшы күңелле, тәртиплеләр, әни дип өзелеп торалар. Тәмле теллеләр. Бергә киңәшәбез, серләшәбез. Олы киленем кием алырга кибеткә барасы булса, синең зәвыгың әйбәт, дип, мине чакыра. Киленнәремә тәмле хушбуй гына сибеп, һәрчак матур киенеп йөрегез, өч кием сатып аласыз икән, ирегезгә берсен генә күрсәтегез, дим. Кода-кодагыйларым белән дә бик дусбыз. Ходай күпсенмәсен!

«ТУЙДАН КӘЛӘШНЕ БӘБИ ТАБАРГА ОЗАТТЫК»

Балаларын аякка бастыру өчен Нурсания апа нинди генә хезмәт башкармый. Кибетче дә була, базарда да эшли. Бүген аның 23 еллык мәҗлесләр уздыру тәҗрибәсе дә бар.

– Көндез базарда кәнфит сатам, аннан кайтам да, киенеп-ясанып, мәҗлес үткәрергә китәм. Таң атканда кайтып керәбез, эшкә соңга калудан куркып, утырып кына йоклыйм да тагын базарга йөгерәм. Дүртәр көн рәттән мәҗлестә чыгыш ясаган чак булды. Тирә-якта мин бармаган район, аяк басмаган авыл калмагандыр. Бөтен кеше белән дуслашып, туганлашып беттем. Чөнки кайбер гаиләләрдә унар тапкыр булам. Бер туйда хәтта кәләшне бәби табарга озатырга туры килде. Мәҗлес тәмамланганчы баласы тууын хәбәр иттеләр. Шуннан кунаклар туйга килгәнен онытып, бәби туганны бәйрәм итте (көлә). Мәҗлескә сценарийны үзем язам. Уеннарга дигән бүләкләрне әнкәйдән калган машинада үзем тегәм. Гармун тавышы белән узган мәҗлес бик күңелле, әлбәттә.

Нурсания апа ай саен Чаллы профилакториясендә берүзе бушлай концерт куя. 22шәр җыр җырлыйм, ди. Соңыннан залдагы халыкны җырлата.

– Ун еллап Актаныш районы Пучы авылында урнашкан картлар йортына концерт белән кайтам, – дип әйтте ул. – Үзем белән күчтәнәчләр, бүләкләр дә алам. Баштарак өлкәннәр көнендә чыгыш ясый идем, соңгы өч елда яңа елга кайтам. Иң элек өлкәннәрнең барысына да кулъяулык таратам. Чөнки мин җырлый башлауга күңелләре тула. Аннан яулыклар, түбәтәйләр өләшәм. Җырлатам, вальс биетәм, «светомузыка» куеп, дискотека оештырам, мине машина белән алып кайткан туганым Равилне Кыш Бабай итеп киендерәм, үзем – Кар Кызы. Моның өчен акча сорамыйм, олы яшьтәгеләрнең күңелен күрүдән җаныма рәхәтлек алам.

Изображение удалено.«ГАРМУННАРЫМНЫҢ УРЫНЫ ТҮРДӘ»

Нурсания апаның өендә өч гармуны бар. Икесен үзе сатып алган, берсен бүләк иткәннәр.

– Кызыл гармунны тавышыма көйләтеп заказга ясаттым. Ул бик матур аһәңле, – ди Нурсания апа. – Күңелемне сагыш басса да, шатлыклы мизгелләремдә дә кулыма гармун алам. Чөнки гармун җан дустым, ул миңа сулар һава кебек кадерле. Гармуннарыма тузан да кундырмыйм, кадерләп-саклап кына тотам. Урыннары гел түрдә. Бервакыт Казанга концерт куярга баргач, гармунны урладылар. Әй еладым инде. Соңыннан, әйбәт кеше кулына гына эләксен, карлы-яңгырлы көндә уйнамасалар ярар иде, дип теләдем.

Гармунда уйнап җырлау сәләтем Аллаһы Тәгаләнең миңа биргән бер бүләге. Бүген минем юлымны олы улымның кызы Азалия дәвам итә. Ул баянда уйный, мин аңа кушылып җырлыйм.

… Нурсания апа бик кызыклы кеше. Аның белән сөйләшергә шундый рәхәт. Таң атканчы аралаштык, җырлаштык, елаштык. Табында ни генә юк: бәлеше дә, пилмәне дә…

Изображение удалено.– Пилмәнне үзем ясыйм, токмачны да үзем кисәм, – ди ул. – Гомеремдә дә кибет токмачы салып аш пешергәнем юк. Иртәнге бишме, төнге берме, табынга куярга ашым әзер. «Ачык капкадан кем кермәс», – дип әйтә иде әнкәй. Шуңа күрә суыткычның туңдыру камерасында шулпа белән пилмән һәрвакыт бар. Залдагы өстәлем дә гел корылган хәлдә тора.

Киләсе елның 10нчы гыйнварында, Алла боерса, миңа 60 яшь тула. Әмма картаерга ашыкмыйм.

Авылдашларым, туганнан туганнарым «Алмаз-холдинг» зәркән компаниясен җитәкләүче Фәрит һәм Флүн Гомәровлар белән бик күңелле туганнар очрашуы үткәрәбез. Бөтенебез (соңгы күрешүдә 57 кеше идек) аларның зур йортына җыела. Җырлыйбыз, уйныйбыз, болынга, чишмә буена төшәбез, клубка да чыгабыз.

Балаларымны аякка бастыруда Фәрит абый белән Флүннең ярдәме зур булды. Шул туганнарым аркасында ятимлекне дә, ирсезлекне дә тоймадым. Шундый яхшы туганнарым булуы белән горурланам!

Эльмира СӘЛАХОВА,

Казан шәһәре

Комментарии