70 елдан соң туган туфракка

70 елдан соң туган туфракка

Рәхәт булса да торган җир, сагындыра туган ил, дип җырлана халык җырында. Әйе, тормышта сыналган җыр. Белгәнебезчә, тормыш хәлләре сәбәпле, электән күпләр чит илләргә киткәннәр. Кемдер бәхет эзләп, кемнәрдер төрле яла ягулар, кимсетелүләр нәтиҗәсендә , авылдан аерылып, гомер буе туган якны, авылын, кешеләрен сагынып, бер күрергә тилмереп яшәргә мәҗбүр булган. Күбесе шул ерак җирләрдә мәңгелеккә ятып калган…

Бу язманың герое – авылдашым, өченче буын туганым Әхмәтгали дә куштаннары «тырышлыгы» белән әтиләренә кулак исеме тагылып, гаиләләре белән авылдан куылалар, аларны этап белән каты сак астында Урал таулары, урманнары арасында төзелеп ята торган агач баракларга алып киләләр. Андагы халыкның күпчелеге татарлар. Режим каты: тәүлеккә 18әр сәгать эшләтәләр. Тору урыны – агач баракта, ашау-эчү норма буенча. Бер эшче кешегә көнгә400 граммкара ипи, чөгендер, бәрәңге (бик аз), кәбестә, кыяр туры килә. Түзә халык, чөнки аз гына сүз яки гамәл өчен суд, сәяси статья каралган. Аннан инде ерак Себер –

Шулай көннәр, айлар, еллар уза. Әхмәтгалигә дә солдат хезмәтенә алыныр вакыт җитә. 1940 елның көзендә ул солдатка алынып, Великие Луки шәһәрендә хезмәт итә башлый. Яшьтән тормышның төрле авырлыкларын, кимсетелүләрне күреп үскән егет түзә, зарланмый. Хезмәттән авылга (анда әтисенең энеләре калган була), туганнарына үзләренең гаилә хәлләре һәм үзе турында язып, беренче хатын җибәрә, исәнлекләрен белдерә. Уралда калган әтиләре шул кышта салкын тидереп, үпкәсе шешеп, бик тиз вафат була.

Көннәр шулай илнең тыныч булмаган хәлләрен ишетеп уза тора. 1941 елның маенда Уралдан әнисенең вафат булуы хакында хәсрәтле хәбәр килеп ирешә Әхмәтгалигә. Авылдашым бик авыр кичерә бу яңалыкны, ләкин берни эшли алмый. Көннәр болай да тыныч түгел, хәрби уеннар көннән-көн катылана бара. 1941 елның июнь башларында алар хезмәт иткән хәрби часть Новгород өлкәсендә урнашкан хәрби полигонга китерелә. Инде Германиянең Польшаны басып алуы турындагы хәбәрләр монда да килеп ирешә. Ләкин командирлар, бигрәк тә политруклар солдатларны: «Германия безгә каршы сугыш башламый, безнең ике яклы килешү бар», – дип тынычландыралар. Ә 22 июнь иртәсендә хәбәр: «Сугыш башланган!» Солдатларны тимер юл вагоннарына төяп, Новгородка алып китәләр. Ике кешегә бер винтовка, кеше саен 10 ар патрон. Поезд бик акрын кыймылдый. Кичкә таба һавада немец самолетларының тавышы ишетелә. Состав туктый. «Вагоннардан чыгарга, урман эченә кереп, җиргә ятарга», – дигән боерык яңгырый. Озак та үтми, бомбалар ява башлый, күп солдатлар шунда ук һәлак була. Әхмәтгалинең аягы җиңелчә яралана. Шулчак бомба төшеп, поезд һәм вагоннар шартлый. Тирә-юньне төтен, тузан баса. Ә кузгалырга ярамый.

Шулай кич җитеп, төн булгач, исән калганнарга, яралыларга бергә җыелырга, дигән әмер була. Ә иртән урман буендагы олы юлдан немец танклары уза башлый. Аңлый безнекеләр: әсирлек… Юлдагы машинадан рус, немец телендә коралларны ташларга, бирелергә кушалар. Бу инде чынлап торып, чолганышта калу, әсирлек була. Озакламый машиналар килеп, аларны төяп алып китә, көнбатышка озаталар. Латвия җирлегендә поезддан төшереп, группаларга бүләләр һәм андагы хуторлардагы шәхси кешеләргә әсир итеп тараталар. Анда бер айдан артык тоткач (шул вакыт эчендә качарга теләүчеләрне тотып, шунда ук атып, асып үтерәләр), вагоннарга төяп, Германиягә озаталар. Әхмәтгалиләрне Франкфурт шәһәре янындагы бистәгә китереп, лагерьларга урнаштыралар. Руслар (ул вакыттагы СССРдан булган барлык милләт вәкиле рус булып исәпләнә) аерым, французлар, поляк, итальяннар һәрберсе аерым лагерьда. Әсирләргә аерым, билгеле кием бирелә. Шул көннәрнең берсендә Әхмәтгали чак кына үлемгә юлыкмый кала. Әсирләрне мунчада юындырганда, тәрҗемәче хохол белән немец офицеры килеп керә һәм Әхмәтгалинең сөннәтле икәнен күреп, иуда (еврей) дип, кобурасына ябыша. Тәрҗемәче авылдаштан: «Кайсы милләт?», – дип сорый. «. Казаннан», – дип җавап бирә егет. Ә тәрҗемәче татарны, Казанны белми. Ниһаять, мусульманин дигәч кенә, немец офицеры аңлап ала (ул чакта немецларда яһүдләрне урында ук атуга рөхсәт булган, бик күпләрне атканнар).

Рус әсирләре бер кечерәк заводта тимер бетон баганалар, су торбалары ясаганнар. Нык җәберләмәсәләр дә, режим каты була. Алардан ерак түгел хатын-кызлар лагеры. Һәр лагерьда 400-500 кеше. Башка ил әсирләренә Кызыл Хач җәмгыяте бераз азык-төлек, медикаментлар белән булыша. Ә русларга булмый ул ярдәм. Руслар белән өлкән немецлар җитәкчелек итә. «Әгәр үзең тәртип бозмасаң, алай каты бәрелмиләр иде», – ди авылдаш. Алай да бер чакны подвалга бәрәңге алырга баргач, Әхмәтгали яшереп, кесәсенә 4 бәрәңге сала. Ә моны конвой сакчы күреп тора һәм подвалдан чыккач, бәрәңгене алып, яңакка сукты, дип искә ала Әхмәтгали.

Шулай итеп, көннәр бер-бер артлы ага тора, әсирлектә 4 ел вакыт уза. Туган яклар белән хәбәрләшү юк. Бары 1944 елда гына дөнья хәлләре, сугыш хәрәкәтләре турында бераз хәбәрләр ишетелә башлый. 1944 елның сентябрь аенда, беркөнне һавада бомбардировщиклар гөрелтесе ишетелә. Тирә-юньдә бомбалар шартлый. Әсирләрне бик тиз саклану пунктларына куып кертәләр. Бу хәл бер сәгатьтән артык дәвам итә. Бомбага тоту тәмамлангач, чыксалар, ышанмый карап торалар: француз-итальяннар, рус хатын-кызлары торган бараклар урынында тирән чокырлар гына калган. Өем-өем хәрәбә, бер җан иясе дә юк. Икенче көнне америка гаскәрләре килеп, әсирләрне рәткә тезә, бер рус офицеры: «Сез немецлардан азат», – дип белдерә. Колоннаны сак астында тимер юл вокзалына алып килеп, вагоннарга утырталар һәм СССРга озаталар. 3 ай буе туктый-туктый кайтып, алар Казахстанга, Караганда шәһәре янындагы махсус оештырылган лагерьларга урнаштырылалар. Ә менә моны инде икенче дияргә була. Бераз гына сүз иреге булса да, чын азатлык юк. Әле син билгеле бер сан астындагы «сатлыкҗан». Көн саен диярлек сорау алу, үзебезнеке дигән НКВД хезмәткәрләренең дорфа сөйләшүе, кыйнаулары җанны телгәли.

Әхмәтгали «Костенко» исемендәге шахтада күмер чыгаруда була. Немецлардан күрмәгән җәберне күрәләр алар монда. Бер ялгыш сүз өчен статья, 25 ел төрмә – Магадан, Колыма көтеп тора.

Инде сугыш тәмамланып, бер ел вакыт узуга да карамастан, «милләтләр атасы» – Сталинның әсирләргә карата каты куллылыгы әле үзен гел сиздереп тора. Һәр адымың, сүзең тикшерүле. Шундый авыр, мәсхәрәле көннәрнең берсендә Әхмәтгали сәясәт, яшәү турында бер ялгыш сүз ычкындыра. «Кайчан бетәр икән бу Сталин концлагеры» ди ул кичке аш вакытында. Нәтиҗәсе озак көттерми, аны төнлә килеп, алып китәләр. Суд була, 25 елга Магаданга…

6 айга якын тимер юл вагоннарында, аннан су юлы буйлап, баржа трюмнарында җәфа чигеп, 1949 елда Магадан төрмә-колониясенә китереп урнаштыралар аларны. Монда да шул ук хәл: салкын барак, ярымач мыскыллы тормыш… Шул каторга эшендә 15 ел гомер узып китә.

Сталин үлеп, хәрби әсирләргә амнистия булгач, азатлыкка чыга Әхмәтгали. Аның алдында бер сорау: «Кая барырга?». Туган җирдә кемнәр исән, әти-әнисенең кабере кайда? Шундый уйлар белән йөрәге телгәләнә аның.

Аңа бәхет елмая дияргә була. Бу якларга Североморск шәһәрендәге хәрби һәм гражданлык төзелешләренә эшчеләр туплау өчен вәкил килә. Үзенә күрә беренче аванс һәм юл чыгымнарын күтәрәбез, дип вәгъдә итә. Тәвәккәлли Әхмәтгали. Язмышлары икесенең дә охшаш булган күрше Зюзино авылы кешесе дә барырга сөйләшә. Менә алар Төньяк боз океаны култыгында урнашкан Североморск шәһәре порты төзелешендә. Монда инде төзелеш өчен һөнәр кирәк. 6 айлык курслар узып, ул эретеп-ябыштыручы һөнәрен үзләштерә. Гомум торактан икесенә бер бүлмә бирәләр якташларга. Ирекле тормыш сагындырган икән, ләбаса. Бирелеп, яратып эшлиләр алар эшләрен.

Еллар уза тора. Инде 50 яше тулып, 6нчы дистәне ваклый Әхмәтгали. Олыгаеп барганда булса да, гаилә корып яшисе килә. Чөнки төзелеш оешмасының профсоюз җитәкчесе бер бүлмәле фатир вәгъдә итә. Үзләре оешмасында эшләүче бер рус хатыны белән танышып, ике арада килешү булып, яңа фатирда бер гаилә булып яши башлыйлар. Әхмәтгали авыр чакларында да динне онытмый, йөрәгендә, күңелендә йөртә. Эчтән генә булса да һәрчак «Фатиха», «Ихлас» сүрәләрен укып йөри. Моны ул хатыныннан яшерми, хатыны да каршы килми, хуплап, ризалаша. Шулай итеп алар 15 ел бергә тату гомер итә. Гаилә корганда яшьләре шактый булганга, аларның балалары булмый. Инде икесе дә лаеклы ялга чыгып, көйле генә яшәгәндә, кисәк кенә авырып, хатыны вафат була. Тагын ялгызлык… Бераз кеше арасында булыйм дип, портка каравылчы булып урнаша Әхмәтгали. Шулай беркөнне ике хәрбинең татарча сөйләшкәннәрен ишетеп кала. Ирексездән йөрәге айкалып, хәтер яңарып, күңел яшьлекне искә ала. Ходай кушкан могҗизадыр, дип уйлап куя якташ. Түзә алмый, бу ике яшь егеткә сүз ката:

– Егетләр, гафу итегез, сез татарлармы?

– Әйе.

Үзләренең Татарстаннан, Казан шәһәреннән булганлыкларын әйтәләр. Менә бит туры килү. Бу ике хәрби мичман контракты буенча хезмәт итәләр икән. Икесе дә Ринат исемле булып, икесе дә Әхмәтгалинең авылдашлары булып чыгалар. Ә иң ис китәрлеге шул: Ринат Закиров – Әхмәтгалинең авылда калган абыйсының оныгы булып чыга. Ә Ринат Сираҗиевның әби-бабасы ул чакта авылда яши. Менә кеше ышанмаслык туры килү. Шулай итеп, Әхмәтгали яшьлегенә кабат кайтып килгәндәй була. Күп хәлләрне белешә. Ә инде туганын тапкан Ринат Закиров туганнарына бу турыда хәбәр итә. Ә бер ял вакытында Әхмәтгалине үзе белән Казанга алып кайта. Шулай итеп, чын туганлык җепләре ныгып, алар хат алышып яшиләр. Гомер уза бара, картлык та үзенекен итә. Әхмәтгали авырый башлый. Инде терелү мөмкин булмаслыгын аңлагач, туганнарына мөрәҗәгать итә. Үзенең бар булган мөлкәтен сатып, аларга тапшырып, туган туфракка алып кайтып җирләүләрен үтенә. Ринат бу үтенечне кабул итә, Әхмәтгалине Казан шәһәренә үзләренә алып кайта. Күңеле сизгәндер, монда кайтып, бер ай узуга, Әхмәтгали Ринаттан авылга алып кайтуын сорый. Яхшы, киң күңелле Ринат бу үтенечне дә бик теләп үти. Шулчак авылдашым туган як зиратына җирләнергә теләвен белдерә.

Ходайдан бирелгән яшәү вакытын берәү дә үзгәртә алмый шул. Әхмәтгали абзый да озакламый Казанга кайтып 3 ай дигәндә бакыйлыкка күчә. Аны үзе теләгәнчә, авыл зиратына, әби-бабасы янәшәсендә җирләдек.

Күпләребез өчен гыйбрәтле, хәсрәтле бу язмышта уйланырлык хәлләр шактый. Күңеле изгелектә булган, тормыш дулкыннарында динен, Ходайны онытмаганнарны Ходай онытмый ул. Моны истә тоту һәрберебез өчен мөһимдер…

.

Балык бистәсе районы, Олы Солтан авылы.

Комментарии