Киткәннәр турында

Ай ярым вакыт эчендә СССРны юк итүчеләр – Леонид Кравчук, Станислав Шушкевич һәм Геннадий Бурбулис бакыйлыкка күчте. Төп «каберче» Борис Ельцин вафатына да байтак еллар инде. Аларны сагынып, күз яшьләре түгүчеләр дә табылыр. Һәркем үз каланчасы башына менеп карый. Кайчакта уйлаганнарны әйтергә шүрләп, үз-үзләрен бөкләп утырганнар да очрамый калмас.

Нинди генә җәмгыять төзелмәсен, һәрберсенең кимчелеге бар. Аны күрергә генә теләмибез. Яраклашабыз. Русия Президенты, илдә барлык милләтләр тигез, уртак байлыгыбыз, дияргә ярата. Кайда ул тигезлек? Анабыз теленнән ваз кичтерүме тигезлек? Бер система да барлык кешеләр өчен гадел була алмый. Нинди зур империяләр юкка чыккан. Күбесен үзләренең нәфесе харап иткән. Мәкалә башында телгә алган господиннар гына юк итмәде СССРны. СССР үз-үзен ашады дияргә дә ярый.

Бу уңайдан М. С. Горбачевны да телгә алу урынлы булыр. Күзләребезне ачмакчы иде. Камчылы системадан аерырга теләде. Тамчы гына булса да. Аңлата алмады. Ияләнгәннән аерылу җиңел түгел шул. Инде яңа системага ияләнеп ятыш. Мәҗбүрият. Ана телебездән мәҗбүриләп, төрле куркыныч алымнар белән аеру бара. Милләтебез фаҗигале язмышын кичерәме, юкмы?

Нәкыйп ГАБДЕЛБӘР,

Казан шәһәре

Комментарии