Хәтер көненә тимәгез!

Хәтер көненә тимәгез!

«Безнең гәҗит»нең 14нче июль санында (№27, 2021 ел) Ә. Гатауллин иптәшнең язмасын укыгач, 37нче елларның зәһәр җилләре искән кебек булды. Тыярга, туктатырга, кисәтергә, төрмәгә ябарга, хәтта атып үтерергә кирәк сыман тоелды. Шулай ук кеше яралганнан бирле берсен-бере үтерә дигәне дә коточкыч бер кыргый фикер булып ишетелде. Димәк, кем көчле – шул хаклы булып чыга. Җиңелгәнсең икән, син хаклы түгел. Син гаепле, синең бер хокукың да юк. Әйдә, прокурорлар өере белән килеп, татар мәктәпләрен япсыннар, директорларның котын алып куркытсыннар, меңнәрчә татар теле укытучыларын эштән кусыннар! Татар телен ике сәгатькә, әдәбиятын бер сәгатькә калдырсыннар! Бәлки, татар телен бөтенләй алып атып, атнага бер сәгать факультатив та җитәр?

Ә син, татар, дәшмә! Синең дөньяда барлыгыңны белергә тиеш түгелләр. Син яулап алынган, җиңелгән кол, көчләп чукындыралар сине. Ә син тоткан мең еллык хак ислам динеңнән ваз кичеп, күч үзеңне канга батырып чукындырган христиан диненә! Чөнки дуслык хакына гына булса да моны эшләргә кирәктер. Хәтерсез, динсез, телсез, милләтсез бер маңкорт булып, яраклашып яшәү җиңел, рәхәт бит. Ләкин чын татар җанлы кеше бу коточкыч нәрсәләрне башына китерергә тиеш түгел. Янәсе, Казан ханлыгын саклап шәһит киткән бабаларыбызны мәчетләрдә генә искә алырга! Бу бит болай да күзәтү астында булган мәчетләрне, мәктәпләргә прокуратура, ФСБ һәм башка органнар тикшерү белән килгән кебек, контроль астында тоту дигән сүз. «Сез монда Хәтер көне үткәрәсез», – дип, анысын да тыйсалар, ни эшләрбез? «Мәчетләрдә искә алу тыела, әнә кухняда «хәтерләгез», – дип әйтмәсләр дигән гарантия бармы? Юк андый гарантия бу илдә. Сүз урыска каршы дошманлашу турында бармый. Әлбәттә, тату яшәргә кирәк. Ләкин мескенләнеп яшәү дә кирәк түгел. Хәтер көнен Җир шарындагы барлык халыклар да күрерлек итеп, курыкмыйча, мәйданнарны тутырып үткәрергә тиеш без. Яшерен-батырын, качып-посып яшәп, тарихын, данлы үткәнен оныткан халыкның киләчәге юк. Татар, онытма моны, онытма!

Коллык турында. Янәсе, урыслар башка халыкларны кол итмәгән. Үзләренчә, ирекле яшәргә мөмкинлек биргәннәр. Күрәсең, автор Русиянең һәрвакыт нинди генә социаль формация: колбиләүчелек, феодализм, капитализм, социализммы булсын – кешене кол итеп тотуга корылган ил булуын хәтерләми. Русиядә яшәүче йөздән артык эреле-ваклы халыклар юк ителде. Бәлки, татарны көчләп чукындыруны хәтердән алып атаргадыр? Ә ни өчен руслар үзләрен, ул кадәр үк булмасалар да, 120 миллион дип саный? Ә нигә татар, шул ук урыслар белән 500 ел дус, тату яшәп, нибары 7 генә миллион булып калган? Нигә кимендә 70-80 миллион түгел?

Көчлеләр турында. Көчлерәк бер маймыл көчсезрәген маңгаена күсәк белән бәреп үтерсә, бу кыргый күренеш закон булып, кешеләр дә шулай бер-берсен бәреп үтерергә тиеш буламы? Русия көчле булганда бездән барысы да куркып яшәрләр, имеш. Бик әллә ни курыкмыйлар шул. Нинди көчле, дәһшәтле иде СССР империясе. Юкка чыкты, таралды.

Татарга эш, акчадан башка берни кирәкми, ди автор. Монысы инде бүген ашарыма булып, корсакны тутырсам, башка берни дә кирәкми дигән сүздер. Русиядә 22 миллион хәерче һәм ярлы кеше бар дип исәпли рәсми статистика. Дөреслектә ул моннан ике тапкырга артыграктыр да әле. Татарстан бик күп өлкәләрдә беренче-икенче урыннарда тора, диләр. Ә менә хезмәт хаклары буенча нибары 36нчы урында гына. Ә бит уйлап карасаң, ул монда да беренче-икенче урында булырга тиештер. Кыскасы, куркытып яшәп кенә әллә ни алга китеп булмый. Яшәү дәрәҗәсе буенча Русия 120нче урында, диләр. «Өченче дөнья» дип саналган Африка илләре арасында без. Бу горурланырлыкмы инде? Шул ук экономистлар исәпләвенчә, 7 миллиард халыкның Русиядә 120 миллионы яши. Җир шарындагы байлыкларның 40 проценты бездә. Ә халкы нибары 2 процентны гына тәшкил итә. Кемгә ничектер, әмма без татарлар бу илдә рәхәт яшибез дип күкрәк сугып әйтә алмыйбыз. Алдынгы булсак та. Тукай әйтмешли: «Шул халыкныңмы моңа хакы юк?! Хакыбыз уртак ватанда шактый ук!»

Рәис ЯКУПОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии