- 05.07.2016
- Автор: Фәнзилә МОСТАФИНА
- Выпуск: 2016, №26 (29 июнь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Язмышны каһәрләргә яратабыз да инде. Бер көйгә генә яшәп яткан җирдән кинәт сөрлегеп егылсак, берәр авырлык белән күзгә-күз очрашсак, нишләп миңа гына шулай язган икән, дип зарлана башлыйбыз. Борчу-мәшәкать узып, сөенеч килгәч: «Карале, Аллаһы Тәгалә миңа бәхетен дә җитәрлек биргән икән бит», – дип, рәхмәт әйтеп куярга гына онытабыз. Ә бит янәшәбездә, иңнәренә йөге белән авырлык ишелеп тә, сынмаган-сыгылмаган, язмышына рәнҗү турында уйлап та карамыйча, һәр туган көнгә шатланып, Аллаһка рәхмәт укып яшәүче затлар да бар.
Арчадан даими укучыбыз шалтыратып, күршеләрендә Илгизәр Хөсәенов исемле бик тырыш кеше яшәве турында сөйләде. Йорт тирәсендә дә бар эшне булдыра, үзе җор телле дә икән, баянчы да. Андыйлар күп инде ул, дип уйлап та бетермәдем, укучыбыз өстәп куйды: «Күзләре генә күрми Илгизәрнең. Өстәвенә, авыру кызлары бар иде, ул да бакыйлыкка күчте». Күзләре күрмәүчеләр дә күп. Тик язмышы белән килешеп, җитешсезлеген оныта һәм оныттыра алган, башка сәләтләрен үстергәннәр генә сирәк. Шуңа күрә, юлыбыз төшеп, Арчага килеп чыккач, Илгизәр абыйны күрми китә алмадык.
БҮРӘНӘДӘН СОҢГЫ ТОРМЫШ
Тумышы белән Апас районы, Дәвеш авылыннан икән Илгизәр абый. Арчага килеп төпләнгәненә дә 14 ел булган инде. «Хатынга ияреп киләсең инде шулай», – дип елмая. Чәй өстәле әзерләп йөргән хатыны Фирдәүсә апа да тыйнак кына көлемсерәп куя.
Дәвеш авылында гомер итүче Хөсәеновларның гаиләсе ишле була: сигез малай, ике кыз. Бер кызлары тугач та үлә, калганнар, әти-әнисенең бәхетенә, гомерле булып чыга. Илгизәр дә тупырдап торган сау-сәламәт малай булып, дүрт яшенә җитә. Кечкенәдән җор телле, тиктормас, җырга сәләте булган улларына әти-әнисе «зур кеше булыр бу» дип, бәхетле киләчәк тә юрап куйган булгандыр, мөгаен. Тик малайга башка төрле язмыш язылган була шул.
«Каршы якта өй төзиләр. Без, бала-чагалар, шул тирәдә мәш киләбез, качышлы уйныйбыз. Бер әйләнештә качар урынның яхшысын таптым: өеп куелган бүрәнә асты. Янәсе шунда кереп качсам, мине берәү дә тапмаячак. Тик бүрәнәләр генә тыңлаусыз булып чыкты – өстемә ишелде», – дип искә ала Илгизәр абый.
Күлмәк киеп тугандыр – гомере өзелми кала. Чигәсенә чөй кергән була. Узган гасырның 60нчы еллары. Ул вакытта больницага алып бару дигән нәрсә бармыни? Шулай итеп, Илгизәрнең әти-әнисе дә, әле ярый улыбыз исән калды, дип куана да бу күңелсез вакыйга турында онытырга тырыша. Ә чөй, күптән инде алып атылган булса да, әкренләп үз эшен эшли. Малайның күз күрүе начарлана. 4нче класста укыганда күзлек кия, ә 8не бетергәч, бөтенләй күрмәс була. Егет өчен башка тормыш башлана.
– Аннан соң больницаларда яттым инде мин. Күрәсең, күз күрүен торгыза алмаганнардыр. 8нчедә укыганда яктылыкны күрә, укый-яза ала идем әле. Икенче елга бернәрсә күрмәс булдым, – ди Илгизәр абый. Башкалар белән бер дәрәҗәдә булырга, алар кебек үк яшәү өчен бар көченә тырыша. – Берсендә энекәшкә Себердән хромка гармун алып кайттылар. Башта миңа бирми иде. Шулай да кулыма килеп керде бит бу. Бик тиз арада үзлегемнән уйнарга өйрәндем. 8нче мартка апалар баян алып кайтып бирде. Ике ай эчендә уйнарга өйрәнеп, майда авыл сәхнәсендәге концертта чыгыш ясадым. Укуым әйбәт иде, шуңа күрә баянда көненә 4-5 сәгать шөгыльләнә алдым.
Күзе күргәндә китапны су урынына «эчкән» егетнең укуын дәвам итәсе килә. Лаеш районында күрмәүчеләр өчен махсус мәктәп барлыгын белгәч, 1972нче елда шунда чыгып китә. «Бик көчле мәктәп иде ул: белем бирү ягыннан да, спорт, музыка буенча да. Тиз-тиз генә баян классын укып бетердем дә укуга бирелдем», – дип искә ала Илгизәр абый.
Аны тәмамлагач, Казан университетының юридик факультетына укырга керә. Көндезге бүлеккә! Тик ни сәбәпледер егетне читтән торып уку бүлегенә күчереп куялар. Ә Илгизәр читтән торып укуны укуга да санамый. Шулай укучы таныш-белешенең бер тартма шоколад биреп, зачет куйдырганлыгы турында белеп тора бит ул. Шуңа күрә беренче курска кышкы сессиягә барган җирдән укуын ташлап кайта.
«Аллаһы Тәгалә биргән белем белән яшәдем», – ди Илгизәр абый. Туган авылы Дәвеш мәдәният йортына баянчы итеп алалар аны. Берочтан балалар бакчасында, мәктәптә дә җыр дәресләрен алып бара, Апастагы «Зөя» санаториясендә дә эшли. Өч елдан соң, егетнең тырышлыгын күреп, мәдәният йортына директор итеп билгелиләр. Ул вакытта беренче урында диплом түгел, сәләт була шул.
«ДИНӘНЕ ЮГАЛТУ АВЫР БУЛДЫ»
Кемне генә күрми дә кем белән генә танышмый Илгизәр абый мәдәният йортында эшләгәндә! Ул вакытта артистлар да авылларга концерт белән килеп тора бит. Алабуганың мәдәни-агарту училищесыннан, безгә укырга килегез, дигән чакыру алгач та җибәрмиләр аны – эшләсен генә! «Берүзем ярты концертны алып бара идем – үзем сөйлим, үзем җырлыйм, үзем баянда уйныйм. Районга тикшерү яки кунаклар килсә дә, беренче эш итеп анда машина белән мине алып баралар иде», – дип сөйли бит әнә. «Күз күрмәгәч, күпне белмисең бит – шуңа да үз иткәннәрдер», – дип шаяртып та ала. Төрле конкурсларда катнашып, лауреат исемен дә алып тора Илгизәр абый.
1990нчы елларда Илгизәр абый кыскарту иләгенә эләгә. Эшсез калып, туган нигезендә берүзе гомер кичерә башлый. Бу вакытта әти-әнисе вафат, туганнары кайсы-кая таралышкан. «Үзегезгә генә гомер итү җиңел булмагандыр?» – дим. Зарланмый Илгизәр абый, бер вакыйга турында сөйләп кенә күрсәтә: «Безнең авылга ипи кайтмый иде. Әллә кая кадәр барып алырга кирәк. Шулай йөрмәс өчен, берсендә катыкка он тугладым да, күп итеп коймак пешердем. Кү-үп булды инде, ике тәлинкәгә өеп, өстенә каплап куйдым. Әһә, өч көнгә ашарга җитә, ипигә барып йөрисе юк икән әле, дип шатланып, тыныч күңел белән йокларга яттым. Иртә белән торып, өстәл янына килсәм, бер коймак та калмаган. Күселәр ташып бетергән! Күземә яшьләр килде. Күзе күрә торган кешегә барып ашасагыз ярамагандыр, дип әрнедем инде».
2002нче елда «Сосновый бор» санаториясенә ял итәргә бара Илгизәр абый. Шунда ук кызы Динә белән Фирдәүсә апа да килгән була. «Башта Илгизәр Динә белән дуслашты. Бала йөрәге аша минекен дә яулап алды», – ди, елмаеп, Фирдәүсә апа. Сөйләшми, йөрми торган Динә белән дуслашу, ай-һай, җиңел булмагандыр анысы. Илгизәр белән Фирдәүсә шул вакытта ук аңлый: язмыш аларга бергә булырга язган!
Арча кызы Фирдәүсәнең беренче никахыннан өч баласы була инде. Беренче кызлары Динә авыру булып туа, табиблар аңа ДЦП, эпилепсия дигән диагнозлар куя. Сөйләшә дә, йөри дә, үзе кашык тотып ашый да алмый кыз. Аннан соң да ике малай таба әле Фирдәүсә. Соңгысы туганын ире күрми инде: тормыш авырлыгына түзә алмыйча, күрәсең, гаиләсен ташлап китә. Өч бала (шуның берсе – авыру, икенчесе – яңа гына туган) белән бер ялгызы кала Фирдәүсә. «Әле ярый әни янәшә булды, балаларны ул карашты. Туганнарым да бик ярдәм итте», – дип рәхмәт сүзләрен җиткерә ул.
Илгизәр абый белән кушылырга уйлаганда Фирдәүсә апаның уллары 1нче һәм 2нче классларда укый. Яңа әти белән танышырга Дәвешкә кайта алар. Зөя буена төшәләр, авылда ял итәләр. Шулай итеп, Илгизәр абый малайларның да йөрәген яулый. Һәм, ялгыз йорты ишегенә йозак салып, яңа гаиләсе янына Арчага күченә.
Мин килгән көнне кызлары Динәнең вафатына 51 көн булган иде. Өйдә моңсулык хөкем сөрә. «Без аңа ияләшкән идек инде. Ә ияләшкән кешеңне югалту бик авыр. Иртә белән торгач, алма йә грушаның яртысын уып, Динәгә ашатам, ә калган яртысын үзем ашый идем. Хәзер аларга да күңел тартмый», – ди Илгизәр абый. Гомер буе авыру булып яши Динә, ә үлеме грипптан булып чыга. Ятып кына торгач, чир үпкәсенә төшә.
– Динәне каравы авыр булгандыр инде, диләр. Мин аның бер авырлыгын да сизмәдем. Ул бала безнең гаиләнең терәге булды. Балалар йортына бир, диючеләр дә булмады түгел – булды. Алай дисәләр, хурлана идем. Ничек инде газиз балаңны үз кулларың белән шунда илтеп куеп булсын?! – ди Фирдәүсә апа.
26 яше туларга бер ай кала китеп бара Динә. Сөйләшә алмаса да, яратуны һәм яратмауны күрсәтә алган ул. Авырлыгы 30 килограммнан, буе 130 сантиметрдан артмаган. Күтәреп йөртергә безгә җиңел булды, ди Фирдәүсә апа.
– Авырый башлагач, Динәгә кан кирәк булды. Интернетта волонтер-донорлар сайтында гариза калдырган идек. Кайлардан гына шалтыратмадылар! Ярдәм итүчеләр бик күп булды. Арча больницасында да, РКБда да яттык, бик әйбәт карадылар. Динәне күмгәндә, Арча больницасыннан машина биреп тордылар. Кызыбызга һәм безгә яхшылыклары тигән бөтен кешегә дә чиксез рәхмәт, – ди Хөсәеновлар.
«МУЗЕЙГА ГЫНА КУЕП ТОТАРЛЫК!»
Уртак балалары – кызлары Гөлия дә бар бит әле аларның. Быел 6нчы классны тәмамлаган ул. «20 ел балалар бакчасында эшләгән булгач, сабыйларны бик ярата идем. Гөлияне дә әнисе түгел, күбесенчә мин йоклаттым. Җырлап җибәрсәм, шундук йокыга китә иде. Янга яткырсаң – колакны тотып ята. 5 яшенә кадәр шулай йоклады», – ди Илгизәр абый. Гөлиядә дә музыкага сәләт бар икән, 5 яшеннән скрипкага да йөри, ди.
«Алар икәүләшеп Мәскәүләргә хәтле чыгып китәләр», – дип сүзгә кушыла Фирдәүсә апа. Ул үзе Динәне калдырып китә алмаган, шуңа күрә Гөлия белән Илгизәр абый йөргән.
Илгизәр абый дин белеме дә алырга өлгергән. 2007нче елда Казандагы «Сөләйман» мәчетендә күрмәүчеләр өчен курслар ачылгач, иң беренче барып укучыларның берсе булган. «Ул вакытта мондый курс бик зур яңалык иде, телевидениеләрдән килеп тә төшерделәр. Безнең турыда бик аз беләләр иде. Шуңа күрә кешеләр белән очрашып, үзебез турында сөйләп йөрдек. «Ярдәм» мәчете төзелешенә акча җыюда да өлешебез керде», – ди ул. Укырга барганда «бисмилла»дан артыгын белмәгән Илгизәр абый намаз укырга да, Коръән чыгарга да, компьютерда эшләргә дә өйрәнеп кайткан.
2009нчы елда бер яхшы кеше алып биргән юллама буенча хаҗга чыгып киткән. «Телевизордан бик яман итеп күрсәтәләр, алай ук түгел анда. Дөрес, кешеләр бер-берсенә орынып, өер-өер булып баралар. Берәү егылса, күрмичә, таптап китәргә дә мөмкиннәр. Тик анда кешеләр сабыррак. Итәгенә бассаң, сабыр гына көтеп тора, кычкырмый-орышмый. Ә бездә шулай бассаң, шул ук хаҗдан кайткан әбиләрең сугып та җибәрергә мөмкин», – ди әңгәмәдәшем.
– Кулыгыздан килсә, үзегез кебек күрмәүчеләр өчен нәрсә эшләр идегез? – дип кызыксынам.
Уйлап та тормый:
– Эш булдырыр идем, – дип җавап бирә Илгизәр абый. – Эш булса, кеше аралаша, ә өйдә ятса, үз эченә йомыла, үсеше туктый.
Арчага килгәч, «Чишмә» ансамблендә уйнап йөри башлаган ул. Соңгы вакытта Динә авырып киткәч кенә туктап тора әле. Туган авылына да концертларга чакырып торалар икән, чакырган җирдән калмаска тырышам, ди. Шигырьләр, җырлар да яза Илгизәр абый. «Бигрәк сәләтле кеше икәнсез сез», – дим, соклануымны яшерә алмыйча. Сүзне шаяртуга бора Илгизәр абый: «Музейга гына куеп тотарлык инде!»
Күңел күзең күрмәсә, маңгай күзе – ботак тишеге, диләр. Илгизәр абыйның күңел күзе күпне күрә, матурлыкны күрә. Шуңа күрә тирә-юнендәгеләр тартыла да аңа. Әнә бит, Фирдәүсә апа да: «Алма биримме, Илгизәр», «Чәеңне син яраткан касәгә ясадым яме, Илгизәр», «Менә монысы син ярата торган кәнфит, Илгизәр», – дип өзелеп тора. 60 яшь биреп тә булмый Илгизәр абыйга. «Күңелегезгә ничә яшь?» – дим, саубуллашканда. Күпләр кебек: «18», – диюен көтәм инде. Ә ул: «18 тулып җитмәгән әле, 18 тулса, картая башлыйм бит аннары», – дип җавап бирә. Иҗат итәсе шигырьләре, җырлыйсы җырлары күп әле аның – картаерга һич тә вакыты юк.
Фәнзилә МОСТАФИНА,
Казан – Арча – Казан

Комментарии