- 05.06.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №22 (1 июнь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Әллә ничек кенә уза икән бу гомер. Әйләнеп карарга да өлгермәдек, инде гомернең көзенә кергәнбез. Өлкәнәйгән саен, яшьлек искә төшә. Балачак, үсмер вакытларыбыз «сугыш чоры балалары» дип атала, барысы да шуннан аңлашыла. Ләкин без яшь идек, киләчәккә ышанып яшәдек. Шул ышаныч безгә яшәргә, алга барырга көч бирде.
Үз авылларыбызда 7нче сыйныфны тәмамлагач, тирә-юнь авыллардан, укуыбызны дәвам итү өчен, Биектау районы Мүлмә урта мәктәбенә җыелдык. Әтнә, Арча, Дөбьяз, Биектау районнарыннан җыелган укучылар бар иде анда. Укулар башлангач та, без дүрт кыз – Ермакова Рузидә, Хәмидуллина Тәнзилә, Хәсбиева Алсу һәм мин, Таҗиева Клара – якынрак аралаша башладык. Бу якынлык чын дуслыкка әверелде. Һәм менә инде 60 ел дәвам итә. Дуслыгыбызны аңлату өчен, мин сүзләр дә таба алмыйм. Дуслык кына түгел, бу – туганлык, бер-береңне тоемлау, бер-береңә терәк булу, кирәк булу. Без гел янәшә яшәсәк тә, беркайчан да әрләшмәдек, үпкәләшмәдек, бер-беребездән көнләшмәдек. Мәктәптән соң укуыбызны дәвам итү өчен тагын бер уку йортын сайладык. (Университет! Ул вакытта бердәнбер иде.) Бер төркемдә укыдык, тулай торакның бер бүлмәсендә яшәдек. Безнең хакта «Азат хатын» журналында бик матур мәкалә дә басылган иде әле.
Вакытында гаиләле дә булдык. Аллаһыга мең шөкер, ярларыбызны да дөрес сайлаганбыз. Гомер буе бер-беребез өчен бердәнбер булдык. Ни кызганыч, минем ирем – Илдарым гына – 23 ел инде җир куенында. Балаларыбызны да үстердек, һәрберебез алар белән мактана ала, оныклар да үсеп җитте. Тәнзилә белән Гаделгә генә үз балаларын үстерергә язмаган икән. Ләкин алар янында гел балалар булды, бертуганнарының балалары. Безнең кебек, балаларыбыз да бик ярата иде шул Тәнзиләне, чөнки ул үтә сөйкемле, тыныч, мөлаем, ярата һәм яратыла белүче кеше иде. Үзе тагын йомшак, тәмле телле булуы белән дә аерылып торды. Сеңелләренә, безнең балаларга да «нәнәм», «балакаем» дип кенә эндәшә иде ул.
Үз урыннарыбызда макталып эшләп, лаеклы ялларга чыктык. Юк, 55-60 яшьтән өйдә утырмадык без. Тәнзилә – 70 яшькә, мин 74 яшькә кадәр эшләдек. Ә Роберт белән Фәргать әле дә эшләп йөри. Бәхет түгелмени бу! Без кайда гына эшләмәдек: балалар бакчасы, мәктәп, югары уку йорты, завод. Арабызда кемнәр генә юк: атказанган укытучы, орденлы инженер, фәннәр кандидаты, фәннәр докторы! Шулай да безнең өчен иң мөһиме Кеше булу һәм безнең дуслыгыбыз булды.
Сөйләшеп сүзләребез бетми, бер-беребезне сагынып торабыз, беребезнең уңышына барыбыз да сөенәбез, кайгы-хәсрәт килсә, без гел янәшәдә.
Гомер буе концерт-театрларга, әдәби кичәләргә бергәләшеп йөрергә яратабыз без. Күптән түгел Мәсгут абый Имашевның юбилей кичәсеннән дә: «Язган булса, киләсе юбилеена да килербез», – дип таралыштык. Рөстәм Яхин исемендәге конкурсның гала-концертын да барыбыз бергә карадык. Һаман бергә йөри алуыбызга куанышып таралыштык.
Күп тә үтмәде, Роберт белән Алсу кунакка чакырдылар. Ноябрь аеның 26нчы көне иде. Бу айда инде өченче мәртәбә очрашкан булсак та, сагынышып, куанышып җыелыштык. Бу күрешү хәтерләрдән мәңге җуелмас очрашу булып калды. Тәнзилә белән Гадел ике таба күтәреп килделәр. Дустыбыз шундый тәмле итеп кабак, балан бәлешләре пешергән. Мактап, тәмләп ашадык!
Мунча өлгерде. Ир-атлар мунчага китте. Алар чыгышка сөйләшә-сөйләшә, көлешә-көлешә, чәй өстәле әзерләдек. Чыктылар, аларга чәй эчердек. Аннан соң, әлеге дә баягы без дүртәү киттек мунчага. Хуш исле, үләннәр кушып бәйләнгән каен себеркесе исен иснәп, ләүкәдә утырдык, озаклап, тәм табып юындык. Мунчадан кайткач, тагын бергәләшеп чәйләр эчтек, өстәл уеннары уйнадык.
Аннары Гаделебез гармунын алды. Вәт уйнады да инде! Ул ихлас күңелдән, сузып-сузып уйный, ә Тәнзилә әкрен генә аңа кушылып җырлый. Урамда шундый матур кар ява, тәрәзәдән шуны күзәтәбез, урамга да чыгып керәбез. Күпме кызык вакыйгалар искә төште, күпме туганнарны, дусларны, танышларны искә алдык. Шундый да матур бер әкияти кич-төн булды бу. Гел шулай булыр кебек иде. Әмма…
Гадел бу төнне бигрәк тә сентименталь кешегә әверелде. Безне, хатын-кызларны, гел мактап кына торды, игътибарлы булды. Тәнзиләсенә карап: «Сез үзегезнең безгә никадәр кирәк икәнлегезне аңлап та бетермисез бугай, безне калдырып китә генә күрмәгез», – дип, әллә ничә кабатлады. Үзебез дә сәерсенеп калдык, барыбыз да исән-сау – нигә аның күңеленә мондый уйлар килде икән?
Без төшенкелеккә күнекмәгән, сөйләшәбез, истәлекләргә чумабыз. Сәгатькә игътибар итсәк, өч тулып узган. Тәнзилә миңа Шәмсия Җиһангированың шигырь җыентыгын бүләк иткән иде. Шунда бер шигырь минем халәтемә туры килгәндер, хәтеремдә калды. Анда мондый юллар бар: «Төннәр озы-ы-ын икән…» Ә бу төн шундый кыска булды. Ирләр икенче катка менеп киттеләр, ә без беренче катта йокларга яттык. Иртәнге алтыда Тәнзилә уянды да инде. Без аның белән икәү залда шыпырт кына сөйләшеп утырдык. Бераздан аяк тавышы ишетелде. «Гадел уянды, аның атлавы», – диде Тәнзилә. Дөрестән дә, баскычтан елмаеп Гадел төште. Барысы да уянды, ашап-эчтек.
«…Сөйләштек тә, серләштек тә, дуслар,
Әйтер сүзләр тагын калды әле…» – дип таралыштык.
Аллаһ язса, дүртенче декабрьдә Язучылар клубында Мөхәммәт Мәһдиевне искә алу кичәсендә очрашырбыз дип уйладык. Кичә сәгать биштә башлана, ә сәгать өчләрдә Тәнзилә шалтыратты. «Клара, гафу ит, без бара алмабыз, ахры. Минем хәл китте әле», – ди. «Тәнзилә, нигә гафу үтенәсең, кайткач, Аллаһ боерса, шалтыратып, барысын да сөйләрмен, даруларыңны эчә күр», – дидем.
Кичә беткәч, Алсу, Роберт автобуста кайтып киләбез. Тәнзиләнең сеңлесе Надия шалтырата: «Клара апа, апай киткән», – ди. Кая киткән, ник киткән?! Автобустан чыктык. Күз аллары караңгыланды, баш әйләнә, аяк астында җир убылгандай булды. Көчне җыеп, Тәнзиләләргә таба чаба башладык. Битне яндырып, ачы күз яшьләре ага. Без барып кергәндә, Тәнзилә яныннан табиблар да китмәгән иде әле. Гадел ничектер югалып калган, аптыраган, күз яшьләрен тыя алмый. Бу төндә «Ашыгыч ярдәм» машинасын берничә мәртәбә чакыртырга туры килде әле. Тәнзиләгә 16 яшь вакытта танышып, гомер ахырына кадәр гел җитәкләшеп йөргән бик тату, бик матур пар иде бит алар. Менә инде «…Төннәр озы-ы-ын икән…»… Шула-а-ай! Ул шигырь «…Иң читене – гомер уртасында ялгыз калу икән», – дип тәмамлана. Әйе, беләм, бик читен. Ә гомер ахырында?!
Менә шулай итеп без бик кадерле кешебезне, якын дустыбызны югалттык. Олыгайган саен, без аз авыру, җиңел үлем телибез. Ләкин мондый үлем безне шок хәленә куйды.
Югарыда телгә алынган шигырьдәгечә:
«Сагыш белән шатлык арасында
Бер кул сузым икән…»легенә тагын бер кабат инандык.
Тәнзилә безнең арада иң яше иде, ноябрьдә 74 яшь тулды. Ул – кечкенә генә авылда (ул авыл юк та инде, Биектау районы, Урал авылы) ишле гаиләдә туып-үскән кыз. Әтисе Хәсән, әнисе Рәхилә гомер буе колхозда эшләп, тугыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Тәнзиләнең ике абыйсы, өч апасы, өч сеңлесе, Аллага шөкер, исән-саулар әле. Балачактан чыныгып үсүе, кызыксынучанлыгы, үҗәтлеге аңа зур галимә булып җитлегергә ярдәм иткәндер дә инде. Әйе, безнең дустыбыз, Хәйретдинова Тәнзилә Хәсән кызы, татар сөйләшләре, татар халкының рухи һәм матди мәдәнияте буенча бихисап китаплар авторы, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының өлкән фәнни хезмәткәре, күп исемнәр яулаган атказанган галимә, фәннәр кандидаты иде.
Бигрәкләр дә ихлас күңелле, ярдәмчел, гадел кеше иде Тәнзиләбез. Менә шул көннән бирле күзләремнән яшь китми, җаным авырта, үзәкләрне өзеп сагындыра. Сагынмаслыкмыни! Тәнзилә миңа: «Клара! Син авырыйм дип әйтә күрмә! Ату безгә үләргә генә кала», – дип әйтә иде. Әйтми идем бит. Ләкин соңгы бер-ике ел бик авыр булды шул. Кеше үлгәч, якыннары йөрәгенә кырык шырпы кадалыр, шуның утыз тугызы әкренләп төшәр, берсеннән гел кан саркып торыр, дип укыганым бар иде. Берсе дә төшмидер аның, минемчә.
Миңа бик тә якын, Тәнзилә әйткәнчә, миңа терәк булган абыемның вафатына ике ел да булмады әле. Аның үлеменә бер ел булгач та, 47 яшендә улы китеп барды. Энемнең кырыклары узгач, Тәнзилә бакыйлыкка күчте. Болардан да авыр кайгы юктыр бит инде. Шушы хәлләрдән соң, авырыйм, дип әйтергә туры килде шул.
Дустыбызның безне калдырып китүенә ярты ел була. Аны 2015нче елның 5нче декабрендә Биектау районы, Ямаширмә авылында җирләдек. Аллаһыга шөкер, каберенә барып кайттык әле. Матур итеп чардуган куелган, истәлек тактасы да балкып тора, чәчәкләр утыртылган. Гаделе көн саен диярлек анда барып, чәчәкләргә су сибеп, җырдагыча: «Үзең киттең, ләкин өйдә син бар әле, елатырга, моңсу уйлар уйлатырга төрле чакта әйткән төрле сүзең калды», – дип, бердәнбере белән аралашып кайта.
Менә шулай яшьлекне, матур хатирәләрне искә алу җанга азрак җиңеллек бирә, ләкин йөрәк сыкраудан туктамый, күздә яшь кипми. Бу язмам белән исәннәргә сабырлык, хәерле озын гомер телим, бакыйлыкка күчкәннәрнең Аллаһ Раббыбыз гөнаһларын гафу итеп, урыннарын җәннәтле итсен, җәннәттә очрашырга язсын иде.
Клара ӘҮХӘДИЕВА,
Казан шәһәре

Комментарии