Онытылырлык шәхес түгел

Берәүләр әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә үзләреннән соң зур мирас калдыра. Кайберәүләр андый зур мирас калдырмаса да, бер генә әсәре белән дә тарихта урын ала.

Хәбиб Фәтхуллин үзенең кыска гомерендә «Күзләр» дип аталган бер генә пьеса яза. Шул пьесадан «Рәйсә җыры» һәм «Хуш, авылым» (аларга Салих Сәйдәшев көй язган) җырлары халык күңелендә мәңгелек урыннарын таба.

Кем соң ул Хәбиб Фәтхуллин? Шундый сәләте була торып та, ник соң ул драматург булып китмәгән?

Хәбиб Фәтхуллин 1916нчы елны Арча районы Яңа Кенәр авылында туа. Урта мәктәпне тәмамлагач, район үзәге булган Арчадагы медицина училищесына укырга керә. Яшьтән үк йомшак күңелле, шигъри җанлы кеше була. Әти-әнисе белемле кешеләр булмаса да, улларын белемле итәселәре килә. Арча медучилищесын тәмамлагач, Хәбиб үз авылларына фельдшер булып кайта. Аннары югары белем алу өчен Казанга юл тота, медицина институтына укырга керә. Студент тормышы җиңел генә бирелми аңа. Тормышын ничек тә алып бару өчен институт котельныена кочегар булып урнаша. Шул ук вакытта үзешчән сәнгатьтә катнашу җаен да таба. Шигырьләр дә яза, музыкаль белеме булмаса да, рояльдә яхшы гына уйный.

«Күзләр» пьесасын да студент елларында яза ул. Әлеге әсәр 1939нчы елда Г. Камал театры сәхнәсендә куела. Шул рәвешле драматургиягә юл ачылса да, аңа башкача язарга насыйп булмый.

Финляндия белән сугыш башлангач, табиб буларак, аны да сугышка озаталар. Аннан кайткач, Югары дипломатия мәктәбенә укырга җибәрәләр. Дипломат буларак, төрле илләрдә эшләргә туры килә аңа. Читтә озак эшли, төрле дәрәҗәле урыннар били, әмма гел туган ягын сагынып яши. Пенсиягә чыккач, Татарстанга кайтып яшәү, иҗат итү турында хыяллана. Әмма Мәскәүдә үз-үзенә кул сала. Аңа нибары 53 кенә яшь була әле. Үлеменең сәбәбе билгеле түгел. Хәбиб Фәтхуллинның якты истәлеге булып, татар халкына әнә шул «Күзләр» пьесасы һәм «Рәйсә җыры» белән «Хуш, авылым» җырлары гына кала.

Язмам ахырында шуны әйтәсем килә. Арчада әдәбият-сәнгать музее бар. Шунда Хәбиб Фәтхуллинга багышлап бер стенд булдырасы иде. Драматург булуы бер хәл, ул бит күренекле дипломат та булган кеше. Татарлар арасында бу өлкәдә эшләүчеләр юк дәрәҗәсендә. Хәбиб Фәтхуллин СССР Тышкы эшләр министрлыгының Көнчыгыш бүлегендә зур эшләр башкарган. Аның дипломат булуы гына да татар халкы өчен зур дәрәҗә.

Рафаэль САЛЬМУШЕВ,

Казан шәһәре

Комментарии