- 05.02.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №05 (31 гыйнвар)
- Рубрика: Яралы язмышлар
«Безнең гәҗит»тә (№14, 5 апрель, 2017 ел) «Белсәгез, хәбәр бирегез!» дигән язма басылган иде. Анда 1920-30нчы елларда Азнакай районы Туйкә авылы биләмәсендә Шөгыр районы Сугышлы авылыннан берничә гаиләнең безнең җирлектә урнашып, Сугышлы авылы исеме белән яшәүләре, анда Советлар Союзы Герое Газинур Гафиятуллинның әтисе Гафиятулла абый белән шушы авылда яшәп, тирә-як авылларда көтү көтеп йөрүләре турында сөйләнде.
1930нчы елда Гафиятулла абый белән Газинур Бөгелмә районына, шулай ук Сугышлы дип аталган авылга –»Красногвардеец» колхозына кайталар. Әтисе – янгын сүндерүче, Газинур ат караучы булып эшли башлыйлар.
1934нче елда Газинур Гыйльмури исемле кыз белән кавыша. Гыйльмури апа Газинурга 1936нчы елда Сәмига исемле кыз, 1939нчы елда Мөдәррис исемле малай бүләк итә. Кече улы Әнвәр әтисе сугышка китеп 10 көн үткәч туа.
2018нче – Яңа елны бәйрәм иткән көннәрдә – 3нче гыйнварда Гыйльмури апа Гафиятуллинага 100 яшь тулды!
Бу юбилей уңаеннан мөрәҗәгать иткәч, Азнакай муниципаль район хакимияте дә бик теләп ярдәм итте. Район башкарма комитетының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Д.Р. Гыйләҗев җитәкчелегендә, Гыйльмури апаны юбилее белән котларга дип, Бөгелмә шәһәренә юл алдык. Юл уңаеннан геройның кече улы Әнвәр абыйны да алып, юбиляр апа яшәгән йортка киттек.
Гыйльмури апа заманча итеп салынган зур йортта кече кызы Римма һәм кияве тәрбиясендә яши. Алар безне бик ачык йөз белән каршы алдылар. Дамир Гыйләҗев Азнакай район халкы, район хакимияте башлыгы М.З. Шәйдуллин һәм депутатлар исеменнән Гыйльмури апаны 100 яшьлек зур бәйрәме белән котлап, аның иңнәренә ак шәл япты, хакимият башлыгының котлау хатын һәм күчтәнәчләр тапшырды.
Күз генә тимәсен, Гыйльмури апага һич тә йөз яшь бирмәссең, барысын да хәтерендә тотып, кешене җәлеп итеп сөйли белә. Ул истәлекләр белән уртаклашканда сокланып тыңлап тордык. Афәрин, Гыйльмури апа!
Газинур Гафиятуллинның улы – әтисен бер тапкыр да күрмәгән Әнвәр абый аны бары тик китаплардагы, журналлардагы рәсемнәре буенча гына күзаллый. Әнвәр абый әтисенең сугышчан юлы буйлап йөреп, ничек итеп аның каберен табуы турында сөйләде.
1961нче елда абыйсы Мөдәррис әтиләренең каберен табарга тырыша, Ленинград өлкәсе военкоматлары аша эзләп карый, ләкин таба алмый. 1965нче елда Әнвәр абый да әтисе каберен эзләп чыга, ул сугышкан Великие Луки якларында була, Иваново авылыннан Шербаков Павел Захарович белән очраша. Бөек Ватан сугышы елларында партизаннар отряды элемтәчесе булган 14 яшьлек Павел Овсищи авылын алганда һәлак булган совет солдатларын җыеп күмүләрен, амбразураны каплаган Газинурны кайда җирләүләрен күрсәтә. Шулай итеп, Әнвәр абый әтисенең беренче җирләнгән урынын табу бәхетенә ирешә.
Заманалар үзгәрә. Тарихта булган күп вакыйгалар хәтердән җуела бара. Хәзерге яшьләрнең күбесенә Газинур Гафиятуллин исеме берни турында да сөйләми. Ә бит гади авыл баласы, совет солдаты, үзенең гомерен аямыйча, үз тормышы бәрабәренә иптәшләрен саклап, гәүдәсе белән амбразураны каплый. Аңа бу вакытта бары 31 генә яшь була.
Газинур 1913нче елның 13нче гыйнварында Шөгыр районы (Лениногорск) Сугышлы авылында дөньяга килә, 1944нче елның 13нче гыйнварына каршы төндә Псков өлкәсе Овсищи авылын фашистлардан азат иткәндә һәлак була. Быел аның тууына 105 ел!
Шөгыр районы (Лениногорск) Сугышлы авылында туып, Бөгелмә районы Сугышлы авылыннан Бөек Ватан сугышына киткән Газинур Гафиятуллинның эзләре Азнакай якларында да калган. Габдрахман Әпсәләмовның «Газинур» романында да Азнакай яклары телгә алына.
Батырларның исемнәре, аларның батырлыклары күңелләрдә мәңге саклануына ирешсәң иде.
Ә Гыйльмури апа ике малае, ике кызы һәм оныкларның исән-сау булуына, көннәрнең һәм илнең имин булуына куанып, Бөгелмә шәһәрендә яшәп ята.
P.S.Туйкә авылы җирлегенә караган Сугышлы авылы зиратында җирләнгән әрвахларның исемнәре әле дә ачыкланмады.
Фаяз ЗӘЙДУЛЛИН,
Азнакай районы, Туйкә авылы
Газинур Гафиятуллин хатыны Гыйльмури апага 100 яшь!,

Комментарии