Самат алачыгы

Самат алачыгы

Сүзем авылдашым, авылыбызның мөхтәрәм картларының берсе – Самат Мөэминов турында. Самат – сугыш чоры баласы. Әтисе сугышка киткәндә 3-4 яшь була аңа.

Сугыш кырында ятып калган иренең, өрлектәй өч улының югалту ачысын татыган Шәкүрә әбинең 7 баласының берсе ул. Самат хәзер тормышыннан зарланмый, барына куанып яши. Сәламәтлегеннән дә зарланмый. Күтәртмәле чабатасы, Шәкүрә әби төн утырып ямап биргән ыштан-бишмәте аны салкын тиюдән саклагандыр. Ашказаныннан да зарланмый, алабута орлыгы, кычыткан, черек бәрәңге уалмасы бик күпләрне ач үлемнән алып калган кебек, аңа ярдәм иткәндер. Ул күргән авырлыкларны, сугышта һәм тыныч тормышта фаҗигале югалган туганнары турында язып, күңелен борчыйсым килми.

Үзенә дә күп авырлыклар кичерергә туры килде. Үсеп җиткән улы колхозда эшләп йөргән килеш ачыкланмаган шартларда үлеп китте. Әле күптән түгел 50 еллап бергә гомер иткән тормыш иптәшен җирләде. Аңа Ходай сабырлык бирсен.

Үзен белә башлаганнан бирле Самат колхозда. Ул тракторчы-механизатор. Күпме әнә шуның кебек тракторчы, шофер, терлекче, зоотехник, агроном, механик һәм оста, эшлекле, эш өчен янып йөри торган җитәкчеләр ярдәмендә колхозлар гөрләп барды. Бу юлларны язганда Самат эшләгән чорда хезмәт куйган барлык кешеләрне күз алдымнан үткәреп утырам. Сезнең һәрберегез турында роман язарга, һәйкәл куярга була. Рәхмәт Сезгә! Сезнең кордашлар космоска очты, чирәм җирләрен дә үзләштерде. Сезнең әниләрегез, әбиләрегез сука тартып, тырма тартып, җир эшкәртте. Аларның девизы: «Барысы да сугыш өчен!»

Сөйләшкәндә Сезнең дә әкрен генә, күпне өмет итмичә генә эчегез пошканны сизәм. Мин үзем дә сугыш чоры баласы. Дөрес, минем әтием исән кайтып, сугышта алган яралары сызлап, якты дөньяны күрүдән мәхрүм булып үлеп китте. Сугыш чоры баласына игътибар булмаганга, без гомер буе рәнҗеп яшибез.

Бөек Җиңүнең 65 еллыгына фатирлар, акчалата ярдәм, машиналар алдылар. Бик сөенечле. Кемнәр алды соң? Өйләнмәгән дә килеш китеп, исән кайтканнарның оныклары. Алар сугыштан кайтып, матур гына итеп өйләнделәр, тигезлектә балалар үстерделәр. Һәм шул оныклар хәзер фатир алдылар (яшьләй киткәннәр арасында да үлүчеләр, каты яраланып кайтучылар булды, алар мине гафу итсеннәр).

Шул яшьләр – оныклар белән сөйләшәм.

– Тормышлар ничек соң?

– Әйбәт, фатир алдык.

– Нинди фатир?

– Сугышта катнашкан өчен бирделәр.

– Кемгә?

– Әбигә, бабайга дип, без торабыз.

– Нинди сугыш соң ул?

– Әллә тагын… Җиңүнең 65 еллыгына…

Сугышка кадәр 7 бала тудырып, алар өчен көн-төн эшләгән (ул авырлыкларны шул чор әбиләре генә белә) Шәкүрә әби Бөек Җиңүнең 65 еллыгын күрә алмый. Шәкүрә әбинең ачлы-туклы килеш исән үсеп, туйганчы ипи ашауга өметләнеп, сөенеп яшәүче сугыш чоры балалары һаман игътибардан читтә кала.

Мин – укытучы, сыйныф җитәкчесе. Икмәккә хөрмәт турында сыйныф сәгате үткәрәм. Чыгышлар әзер. Ленинград ипие паегы үлчәп куелган. Ачтан үлүчеләр, шешенеп бер кабарлык ипи булмау аркасында үлеп киткән балалар, өлкәннәр турында сөйләшәбез. Килгән әти-әниләр, бабайларның күзендә яшь. Ләкин балалар (барысы да дип әйтмим) аңлап җиткерми. Арадан берсе сорый:

– Апа, ипи булмагач, прәннек кына ашый идегезмени?..

Исән кайтып, өйләнеп, тигез тормышта яшәп үскән балаларның балалары болар. Алар сугышта катнашканнар исеменә бирелгән машинада йөри, фатирда тора.

Сүзем Самат алачыгы турында иде бит. Пенсия яше җиткәндә, җитәкчесе Саматка ташландык тимерче алачыгын рәтләп, колхозга арба, чана, көрәк сабы һәм башка эшләрне башкарырга куша. Балта-пычкы белән эшли белгән Самат эшкә тотына. Иң беренче алачыкны рәткә китерә. Тәрәзәсен рәтли, ишек ясап куя.

Чанага тәртә, арбага тәгәрмәч кирәк. Самат шул алачыкта дәртләнеп эшкә ябыша. Пенсиягә чыккач та эшли әле, ләкин райсобестан (ул вакытта) искәртү килә. Күпмедер акча алып эшләгән (ул турыда хәбәр итмәгән) өчен штраф түләргә диелгән.

Бу нәрсә дә аны алачыгыннан аермый. Һаман арба тәгәрмәче, тәртә һ.б. кирәк-яракларны ясап тора. Аңа мөрәҗәгать итәргә туры килде. Чалгы саплап бирүен үтендем. Нишләп күптән әйтмәдең, китер, эшлим, ди.

Бардым, ясап бирде. Шунда алачык тирәсенә игътибар иттем. Инде ул булмаса, күптән өрәңге басып киткән кечкенә алачык авылның күрке булып утыра. Тирә-ягы агачлардан чистартылган, урман эчендәге аланлыкны хәтерләтеп торган болынның печәне чабылып, чүмәләгә өелгән. Тирә-яктагы агачлар, талларны кисеп, эшкә яраклыларын шомартып тигезләп салып куйган, ә эшкә яраксызларын утын итеп өйгән. Бу миңа авылдагы иң саф һавалы, күңелгә рәхәт, тәнгә сихәт бирә торган урын булып тоелды. Чалгым ясап бетерелгән булса да, китәсе килми, ул үзенең планнары белән таныштыра. Сүз арасында тәгәрмәчкә кыршау киертә торган җайланмасын күрсәтә. баласы булсам да, белми идем, тәгәрмәч бит овал формасында да, күппочмак формасында да булырга тиеш түгел. Ат дагалый торган җайланма да булган, үзәктәге тимерчелек янына алып киткәннәр, шунда беткән.

Аллага шөкер, колхозга (без шулай дип сөйләшәбез, агрофирма дип әйтә алмыйбыз әле) кирәгем чыгып тора, ди. Шулай да, күңелендә булган үпкәсен әйтте: быел 75 яшем тулды, туган көнең белән котлыйбыз, дигән бер кәгазь ташлап китсәләр дә, күңел булыр иде, ди. 15 яшеннән фермада сыер сауган хатыны үлгәч тә, кайгысын уртаклашып сүз әйтүче булмаган.

Авыл кешесе бер вакытта да күп хезмәт хакы алып эшләмәде, стажызур булса да, пенсиясе минимальдән аз гына артык икән. Ветеран да була алмаган, ул район җитәкчеләре алдында берничә мәртәбә сорап та карады. Орден, медальләре юк икән шул, тыйнак кеше ул. Менә карчыгымның пенсиясе зуррак иде, шуңа күчерергә дип йөри идем әле, ди Самат.

Сугышта катнашканнарга ихтирамы өчен җитәкчеләребезгә рәхмәт. Тик сугыш чоры балаларына да азрак игътибар булса, шатланыр идек. Сугыш чоры балаларының иң яшенә 70 яшь бит инде. Алар да дөньялыктан бакыйлыкка рәнҗеми күчсеннәр иде. Җитәкчеләр, ил башлыклары, көннән-көн азаеп барган картлар, карчыклар күзләрен мөлдерәтеп Сездән мәрхәмәт көтә, соңламасагыз иде.

Самат, алачыгыңны бикләмә әле, син колхозга да, безгә дә кирәк. Авылда картлар гына калып барабыз бит инде. Рәхмәт сиңа, әле килеп ярдәм сорарга син бар.

З. ХӘЛИЛОВА.

Кукмара районы, Кәркәвеч авылы.

Комментарии