Соңгы хат эзеннән

Бөек Җиңүнең 77 еллыгы якынлашканда, минем кулыма латин графикасында 1944нче елның 23нче февралендә язылган хат килеп керде.

«Үзебез укый алмыйбыз, олы яшьтәгеләргә биреп караган идек, алар да укый алмадылар», – дип мөрәҗәгать итте күп еллар элек миндә укыган Зөһрә Салихова.

Чыннан да хат бик таушалган хәлдә иде. Ни әйтсәң дә, хат язылганга 78 елдан артык вакыт үткән бит. Бу хатта язылганнар түбәндәгеләрдән гыйбарәт иде: «Исәнмесез! Сезки ерак туган илләрдә яшәүче кадерле Әниемә безки Кызыл Армия сафында хезмәт итүче улың Фатихтан сагынычлы булган ялкынлы кайнар сәламнәремне җибәрәм.

Түтәй белән Раиф энемә, сеңлем Нурсамага миннән сагынычлы булган бик күп сәлам, һәм кечкенә энем Миннәхмәткә бик күп, бик күп булган сәламнәремне язам. Аннан соң Гөлмәзинә түтәй белән Муллахмәт энемә, сеңелләрем Әминә белән Нураниягә күп сәлам. Фәриха түтәйгә, Мәлиха белән Рәкыягә һәм Нигъмәтҗан энемә күп сәламнәр. Шулай ук апа белән (Разыя. Р.Г.) Нәкыйп энемә, сеңлем Мөршидәгә миннән бик күп сәлам. Шулай ук Вәгыйзә түтәйләргә, Гаишләргә (Шәфыйкова. Р.Г.), Тимер күршеләргә (Зәйнетдинов. Р.Г.), Фәизләргә һәм Фатыйма апаларга күп сәлам. Язылмый калган күрше-күләннәргә, кардәш-ыруларга, мине белгән яшьләргә һәм кызларга миннән күп сәламнәр. Рәшит энемә дә хат язганда миннән бик күп сәлам әйтеп языгыз! Сәламнәрем тәмам.

Алда язылачак сүзләргә күчәм. Барыннан да элек Сезне безнең данлыклы Кызыл Армиябезнең барлыкка килгәненә 26 ел тулу көне белән тәбрик итәм. Үземнең хәлгә килсәк, хәзергә бер көе ятам. Тормыш яклары бер үк хәлдә. Бүген сезнең 8нче февральдә язган хатыгызны алып укыдым. Сезнең тормышыгыз белән таныштым. Үземне соңгы көннәрдә госпитальдән алгы линиягә фронтка озатырга уйлаганнар иде дә, нигәдер хәзергә калдырдылар. Минем тормышта бер төрле дә үзгәрешләр юк. Ләкин мин сездән ничә мәртәбәләр Нурый белән Вәлинең, Рәшитнең адресларын сорасам да, сез миңа хатта язмадыгыз. Бәлки мине озакламый алгы линиягә озатырлар. Шулай да хат языгыз! Рәшиткә минем адресны җибәрегез. Ул да миңа адресын җибәрсен. Аннан соң, барыннан да элек, үзегезнең тормышыгыз хакында әйтеп языгыз! Ашарларыгызга бармы? Мал-туарлар исәнме? Барын да аермачык языгыз. Авыл арасында нинди яңалыклар бар? Кызлар ни хәлдә? Кемнәр армиягә китте, кемнәрнең үлгән хәбәрләре килде, яраланып кемнәр кайтты? Кәнсәләр тирәсендә кемнәр эшли? Түтәй кайда эшли, балалар ничек укыйлар? Барысын да әйтеп языгыз. Биредә авыл хәлләре бик кызыксындыра.

Хәзергә язар сүзләрем тәмам. Сәлам белән, хатыгызны көтеп, Фатих.

Бу язылган хатта кемнәр турында сүз бара соң? Түбәндәгечә аңлатма биреп үтәм: хат Салихов Фатих Салих улы тарафыннан 1944нче елның 23нче феврале көнне язылган. Бу аның соңгы хаты. Ул 1923нче елда районыбызның Яңа Комазан авылында туган, яшәгән, клуб мөдире булып эшләгән. 1940нче елда бер төркем авылдашлары белән (Гарипов Салих, Рәхимов Сабир, Рәфиков Фәйзелхак һ.б.) Киев шәһәрендәге ФЗӨ мәктәбенә укырга китә. 1942нче елда Киев шәһәр хәрби комиссариатында сугышка мобилизацияләнә, гвардия сержанты, 7 гвардия укчы полкы, 29 гвардия укчы дивизиясе. Фатих абый 1944нче елның 16нчы мартында каты бәрелешләрнең берсендә һәлак була. Псков өлкәсе Путошкино районы Ореховка (Гультяи) авылында җирләнгән. Урыны оҗмахның түрендә булсын!

Әтисе – Сабитов Салих Сабит улы (1890), Әнисе – Галимәбану Зәйнулла кызы (1893-1957). Зираттагы ташта аның турында болай язылган: «Бу кабердә күмелде Галимәбану Зәйнулла кызы. Вафат 1957нче елның 6нчы мартында. Салих Сабит улы хатыны. Ташны куйдыручы кызы Нәгыймә». (Биредә түбәндәге аңлатманы язып үтәргә кирәк дип саныйм: Галимәбануның беренче ире – Сабитов Шәех Сабит улы. Гражданнар сугышында һәлак булган. Аннан туган балалары: Шәехов Талип Шәех улы (1910). Ул 1941нче елның 20нче июлендә Мамадыш район хәрби комиссариатында сугышка мобилизацияләнә, шул ук елның декабрендә Смоленск өлкәсендә һәлак булган. Хатыны Разыя Закир кызы (1917), балалары: Нәкыйп (1937), Мөршидә (1939)).

Шәехова Нәгыймәбану Шәех кызы (1913-1996). Беренче ире – Сәхабиев Закир (1909-1942). Аннан баласы юк. Нәгыймәнең икенче ире турында алда язылачак. Өченче ире – Дәүли Вилданов (Иске Комазан авылыннан), кызы Миңнур (1950). Галимәбану ире үлгәннән соң, аның энесе Сабитов Салихка кияүгә чыга. Аннан туган балалары: Фатих (1923), Рәшит (1926), Раиф (1928), Нурсама (1930).

Фатих абыйның энесе Рәшит Салихов (1926) турында да бераз язам. Ул 1944нче елда Мамадыш районыннан армиягә алына. Хәрби өйрәнүләрдән соң, фронтка китә. Рәшит абый 1945нче елда, аяклары яраланган хәлдә, култыкса таякларына таянып, авылга кайтып керә. «Вилком» колхозында башта склад мөдире, соңрак авыл Советында бухгалтер булып эшли. 1947нче елда аның гомере бандитлар тарафыннан өзелә. Хатыны – Мөслимә, кызы Гүзәлия. Илленче еллар башында Урал ягына китәләр.

Сабит кызы Фәриха (1884-1968), ире Әхмәтша, балалары: Мәлиха (1915-1973), ире Мөхәммәтхан Шәяхмәт улы, уллары Нигъмәтҗан (1941-1976), Рәкыя (1925-1996).

Сабит кызы Гөлмәзинә (1907-1981), ире Фәйзрахманов Мирзахан (1909-1942), балалары: Муллахмәт (1929-2000), Әминә (1937), Нурания (1940-2022).

Хатта сүз Вәли белән Нурый турында да бара. Алар – Фатихның якын дуслары. Гәрәев Әхмәтвәли (1923 -1992), Әхмәтов Нурулла (1924-1992).

Алга таба сүз Нәгыймәнең икенче ире Галиев Тимерханнан (1909- 1993) булган улы Миннәхмәт (1936 –1986) турында барачак. Хатыны Хаҗия Исхак кызы (1936-2018). Хаҗия һәм Миннәхмәт Салиховлар 6 кыз үстерәләр: Гөлнур (1959), Зөһрә (1962), Гөлфия (1963), Минзилә (1965), Минзәлия (1972), Минзәлифә (1972). Бүгенге көндә кызларның һәрберсе үз гаиләләре белән яши.

Өч баласын сугышта югалткан Галимәбану Зәйнулла кызының урыны оҗмахның түрендә булсын, Аллам!

 Рәим ГОБӘЙ,

Мамадыш районы, Яңа Комазан авылы

Комментарии