Ил күзеннән яшь ага

Ил күзеннән яшь ага

Әлеге язмалар – Рауза Заһидулла кызының көндәлекләреннән. Рауза апа белән без райондашлар. Ул 1921нче елны Олы Битаман авылында туа. Сугыш елларында укытучы булып эшли. 2002нче елда вафат була.

1943нче ел. 16нчы июль. Бүген Көектә уракка чыктылар. Тирә-як авылларда да шушы арада чыгарлар. Игеннәр өлгерде. Көннәр матур, ләкин сугышлар бик көчле.

1943ел. 17нче июль. Битаманга төштем. Ләкин беркая да бармадым. Бик күп төрле уй диңгезенә чумып утырдым да, «Ил батырлары» дигән китапны укып чыктым һәм бик каты еладым.

Уйлый күңелем, уйлый күңелем,

Уйлый да уелдыра.

Күп уйлаулар яшь гомернең

Чәчәген коелдыра.

1943нче ел. 11нче август.

Узган гомер

Уналты яшькә җиткәнче

Үз өйләремдә тордым,

Аннан соң Казанга китеп,

Мин укырга дип кердем.

Кооперативный курста

Укып бераз эшләгәч,

Авылга ялга дип кайттым,

Матур җәй килеп җиткәч.

Өсләремдә кызыл күлмәк,

Кара пута билемдә.

Ләкин озак торалмадым

Туган-үскән илемдә.

Торган чакта авылымда

Болыннарда күп йөрдем,

Дөбъязда бер ай укыгач,

Укытучы булып кердем.

Биш ел булды тагын минем

Авылдан киткәнемә –

Биш ел булды аерым яшәп,

Күп җәфа чиккәнемә.

Бу вакытлар эчендә мин

Бик күп күз яше түктем,

Бәлки алда рәхәт көннәр

Килер әле дип көттем.

Рәхәт көннәр күп көтсәм дә,

Алар бер дә булмады.

Башкаларга булган бәхет

Миңа кулын болгады.

Кузгалаклар җыя идек

Матур яшел болында.

Рәхәт кенә торсаң иде

Әти-әни кулында.

Кечкенә вакытларымда

Бик шаян бала идем,

Күп вакытта әниемнән

Кыен да ала идем.

Уйлый хәзер күңелләрем

Бер туктамый көн дә төн,

Элекке шаянлыкларым

Бетеп бара көннән-көн.

Языйм әле, сызыйм әле,

Монда калсын бер сүзем.

Бервакыт искә алырсыз,

Ләкин булмамын үзем.

1943нче ел. 25нче ноябрь. Минем Көекне ташлап, Рәс авылына күчәсе көнем. Иртән торгач Мәймүнә мәктәпкә төшеп китте. Мин өйдә ашыгып-ашыгып керләр үтүклим. Барлык әйберләремне җыйнап куйдым. Мәүҗидә бүген кызлар җыйнарга йөри. Ул Рәсләрнең бүген мине алмага килмәүләрен тели. Шулай ук мин дә, чөнки бер генә көн булса да якын дуслар белән торасы килә.

Теләгебез тормышка ашырылды. Мин дә китми калдым. Бу көнне Мәүҗидәләрдә бик күңелле итеп утырдык. Кодаш егетләре дә гармун белән менгәннәр иде.

1943нче ел. 27нче ноябрь. Иртә белән торып, ашап-эчкәч, кибеткә Юныс абыйны белешү өчен киттем һәм Юныс абый белән Рәскә киттек. Иске Рәстән бер башым уйланып киттем. Канцеляриядә 2-3 сәгать утырганнан соң председатель килеп, фатирга урнаштым. Шул ук көнне мәктәпне кабул итеп алдым. Ләкин мәктәптә бер дә рәт-баш юк, бер төрле план юк, күп фәннәр укытылмаган. Балаларның белемнәре бик түбән. Ни хәлләр итеп эшләрмен бу мәктәптә дип, бик кайгырам. Бу авылның кешеләре әле бар да ят, бер дә торасым килмәс ахыры.

1943нче ел. 19нчы декабрь. Зур Рәс авылына килеп эшли башлагач беренче мәртәбә «Сөеклеләр» исемле спектакль һәм концерт куйдык. Шушы ук көнне мин К. турында бер хәбәр ишеттем, хәерле булсын инде.

Мәк чәчәкләре коела

Аккош кагынган саен.

Мәк чәчәкләренә карыйм

Сезне сагынган саен.

Ай катында якты йолдыз,

Бик күп тордың, бат инде.

Чит илләрдә, бәгърем, бик күп йөрдең,

Сагындырдың, кайт инде.

1944нче ел. 21нче апрель. 20нче апрель көнне каникулга чыктык. Ләкин көннәр әле бик җылы гына түгел. Быел майга кар бетмәс ахыры. Мин каникулда Алатка апаларга барам дип торам. Авылга да кайтасым килә. Аяк аслары бик начар инде.

Каникулның беренче көнендә комсомоллар белән өмә үткәрдек. Көн кояшлы иде, ләкин бераз салкын. Һәм менә бүген 21нче апрель. Мин Алатка барам дип торам. Бүген төшемдә әнине күрдем, бик күңелсез иде. Белмим, нинди кайгылары бардыр. Алар өчен дә бик борчылам. Бүген йокыдан торгач та гел уйланып яттым.

Бәхетсез булуларым.

Җирдә – яңгыр, күктә – болыт,

Уф дигән сулуларым.

***

Бу юллар да Рауза апа язганнардан:

Аһ, әнкәем, мин бәхетсез,

Нигә таптың соң мине?

Башкайларым көн-төн уйлап,

Дивана булам инде.

Ачы салкын, буран белән

Узды быел декабрь.

Кайгысыз һәм хәсрәтсез

Яшәп булыр микән бер?

Сандугачым, каралгансың –

Күлләргә төшеп коен.

Сабакларыннан коелган

Чәчәктәй булдым быел.

Там, күз яшем, там, күз яшем,

Там, күз яшем, алдыма.

Там, күз яшем, ирек бирәм,

Таянып яңагыма.

Минем иркәм яуга китте,

Сары каеш билендә.

Йә үлгәндер, йә ранныйдыр,

Йә булмаса, пелиндә.

Иркәм китте, күрмәм инде

Бакчада йөргәннәрен.

Ул кайтмаса, мин күрмәсәм,

Артык ич үлгәннәрем.

Күгәрченнәр күкәй сала

Клуб ормауларына,

Диваналар булмам микән

Көн-төн уйлауларыма.

Көннәр буе туктамастан

Пыскып яңгырлар ява,

Пыскып яуган яңгырлар күк

Ил күзеннән яшь ага.

Габдерәшид ТУКТАРОВ,

Биектау районы

Рәсемдә: 1943нче елның 27нче сентябрендә төшкән рәсемебез. Заһидуллина Р., Гарипова М. Дөбъязда укытучылар конференциясенә баргач төшелде

Комментарии