Үз кадереңне белмәсәң, кем белер кадереңне?

Тукаебыз нинди чорда яшәгән. Бер генә уңай, рәхәт тормыш күрмәсә дә, яшәү рәвеше, фикерләве, милләте киләчәге өчен хезмәт итүе соклангыч. Каләме белән дөнья бәясе торырлык фикерләр язган ул. Мин – хыялыйрак кеше. Ә нигә хәзер Тукайча фикерли, дипломатик сәләтле шәхесләребез юк? Әй мактанабыз, бай без, эшлекле без, горур без, дибез. Ни өчен соң 70 ел төзегәнне бер мизгелдә юк иттек? Илне таркаттык, милли күтәрелеп, көрәшеп алган суверенлыкны саклый алмадык. Үз халкына каршы карарлар кабул итә торган депутат татарларымызны горур халык дип әйтеп буламы? Мәктәпләрдә татар теле – Тукай телен вандалларча пыран-заран китерүчеләр «горур» татар түгелме? Ә түрәләр, дәүләт ни карый? Менә шулар турында миндә ике Рәсимә бәхәсләшә. Берсе Фәррахова, икенчесе Мөрәсова. Совет чорын сагынасызмы, ди берсе. Әйе, ди икенчесе, сугышта үлеп калган атам, тырыш әнекәем бөтен авырлыкларны җиңәрлек, көчле ихтыярлы итеп тудырганнар. Югары белем алдым, авариядә «үлгән» дигән хәлдән совет врачлары мине яшәрлек иттеләр. Ул табиблар фронтовиклар иде. Урыннары оҗмахта булсын.

«Коммунист, коммунизм төзедеңме», – дип бәхәскә керә беренче Рәсимә. «Ил байлыгын булдырдык, эшләмәгән эшем калмады, – дип җаваплый аңа каршы икенчесе. – Комсомолның лидеры булдым. Партия членлыгына лимит бар иде бит интеллигенциядән алырга. Һәрбер партия җитәкчесе кыстады. Көннәрдән бер көнне иртәнге сәгать сигездә Баулы райкомына чакырдылар. Нигә чакырдылар икән, дип борчылдым. Райком секретаре бик итагатьле генә итеп урын тәкъдим итте. Өстәлдә минем фотом ябыштырылган ниндидер кәгазь ята. «Рәсимә Инсафовна, сезгә партиягә алу өчен сынау срогы да куймыйбыз. Сезгә партия билеты тапшырачакбыз. Кул куйсагыз, эш бетә», – диде райком хуҗасы.

Кызык булып китте. Кешегә әйтеп ышанмаслык хәл. Мин үз җавабымны бирдем: «Коммунист таныклыгы кирәкми. Бер генә хөрмәт итәрлек коммунистны да күргәнем юк. Кайсысы карак, кайсысы рухи гарип, әхлаксызлар сафында буласым юк», – дидем. КПСС әгъзасы булмасам да, «Белем» җәмгыяте мандатын бик зурлап тапшырдылар. Кеше булып калу әһәмиятле булды минем өчен».

«Миллионер колхозым, дип мактана идең. Нигә колхоз, ил шушы хәлгә төште соң?» – дип карыша Фәррахова Рәсимә.

«Шул коммунистлар астыртын рәвештә эшләделәр, – ди Мөрәсовасы. – Кемнәр олигарх булды? Коммунист райком секретаре, миңа бизнес кирәкми, ди торган иде. Ул бүген шәхси банк хуҗасы. Ни әйтим? Безнең колхозны да шулай талап бетерделәр. Зур дуңгызчылык комплексы, сарык фермасы, ике катлы яшьләр йорты... Кая куйдылар, кемнәр баеды? Кирәкле кешеләр күп булган инде».

«Колхозыгыздан сезгә нинди өлеш тиде?»

«Бик яхшы ак он ясый торган тегермән бар иде. Арендага сорадык. Бирмәделәр. Югыйсә үзебез үстергән икмәкне 1, 2, 3нче сортлы итеп тарттырып, халыкка саткан булыр идек. Тегермәнне җимереп бетерделәр. Металлолом кыйммәт бит. Бәлки, боларның әһәмияте дә юк кебектер, шул ук җитәкчеләрнең эше булды. Бүген аларга ояттыр – әгәр намуслары булса».

«Халык нәрсә карады, ник каршы чыкмады?»

«Талауны сизми дә калдык. «Базарга җиңел керәбез», – диделәр бит.

«Колхозны бетерү аны төзүдән дә ныграк авырлыкларга китерде».

«Беренчедән, типсә тимер өзәрдәй ирләр эшсез калды. Ә гаиләне ашатырга кирәк. Кайсы Себергә, кайсысы көнлекчегә, кайсысы якын-тирә предприятиеләргә аз гына хезмәт хакына китәргә мәҗбүр булды. Иң аянычы татар мәктәбенә авыр булып төште. БДИ кертелү татар мәктәпләрен бетерергә сәбәп булды. 9нчы сыйныфны тәмамлап, бала чыгып китә икән, ул яңадан кайтмый инде».

«Укытучы методист буларак, бүгенге мәгарифкә мөнәсәбәтегез нинди?» – дип кызыксына Рәсимәнең Фәррахова дигәне.

«Иң элек укытучыларга авырлык төште, – ди икенче Рәсимә. – 90нчы елларда туганнарның балалары мәктәптә хезмәт тәрбиясе алмый, бу иң зур хата. Тәрбия планнарында үз-үзеңә хезмәт күрсәтү, сыйныфта гөлләргә су сибү, такта сөртү, идән юу кебек эшләр юк. Баланы ничек тәрбияләргә кирәк? Ата-аналар алдында укытучы хокуксыз бүген. Мәктәбебездә агроном (башлангыч), механизатор, сыер савучы һөнәрләренә өйрәттек. Бүген соңгы могиканнар – механизаторлар бетеп бара. Икмәк, сөт, яшелчәне кем үстерер? Булганны хөкүмәт, коммунистлар бетертте».

«Иң зур борчылуны нәрсә өчен кичерәсез?»

«Гомеремнең иң күп өлеше татарча сөйләшеп, алдагы көнгә ышаныч белән үтте. СССР какшамаслык, дип уйладык. Ә безнең илебезне таркату аның үз эчендә үк уйланылган булган инде. «Даллес планы» нигезендә әхлаксызлык тәрбияләү максаты куелган. Әдәбият уку юк, сәнгатьне әхлаксызландыру, сексны пропагандалау – барысы да башкарыла. Иң куркынычы – белемле халыкны надан калдыру. Буш сүз сөйләү, мактану... Бу план буыннан буынга күчеп, әхлаксызлык, эш яратмау, кешене күрә алмауны пропагандалый. Кеше кешегә дус, туган, дип тәрбияләнгән совет халкы бүген нәрсә күрә? Халыкның 1 проценты миллиардер, 10 проценты миллионер, халыкка алардан калганы. Уртача эш хакын 13 меңгә якынайттылар. Яшәп буламы болай? Әлбәттә, көтү-көтү хәерчеләр, эш эзләүчеләр, бомжлар. Менә ул бездәге демократия, байлык, горур халык!

Соңгы сүзем: өмет бар әле. Дин юлындагы татар байлары Тукаемны яшәткән. Инша Аллаһ, горур татар зыялылары һәм барыбыз да өметне өзмик».

Рәсимә ФӘРРАХОВА-МӨРӘСОВА,

Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы

Комментарии