Күңелне тырнаган әйберләр күп

«Күңелемне ниләр тырный?» дигән язманы укыганнан соң («Б.Г.» № 7, 23 февраль, 2022 ел) минем дә күңелне тырнаган, татар буларак башка халыклар алдында йөзгә кызыллык китерә торган, истә калган берничә вакыйга турында әйтәсе килә.

2020нче елда экраннарга чыккан, ялгышмасам, Татарстан акчасына төшерелгән, татарны пычратып күрсәткән, «Зөләйха күзләрен ача» исемле нәфис фильм. Төп рольләрдә татар исемен йөртүче, татарча сөйләшә белмәгән актрисалар. Режиссерына килгәндә, мәктәп дәреслекләреннән чыгып, татарны бер кыргый күчмә халыкка санаучы, дигән фикер туа. Менә шулардан чыгып, алга таба Мәскәү режиссерлары татар халкына кагылышлы кино төшерәләр икән, алар татарның мең еллык мәдәнияте, ерак гасырларга киткән бай тарихы бар икәнен белергә тиештер, дим, һәм аларга бер генә күз белән булса да күз салырга тиешләрдер. Шулай ук татар милләтенең үзенә генә хас булган холкы, менталитеты бар.

Безнең телевидениедә 2022нче елны каршы алу турында тапшыру булды. ТНВ каналы миндә юк, минем истә калганы –ТНВ-Планета каналындагысы – өстәл өсте тулы рюмкалар һәм хатын- кызларыбыз рюмкаларын чәкештерә-чәкештерә шампан шәрабы чөмерә. Бу кадәр шампан шәрабы эчүне мин башка каналлар да, Мәскәү каналларында да күрмәдем. Ингуш, чечен каналларына да кереп карадым, аларда рюмканың эзе дә юк. Инде шул кадәр эчәсең килә икән, аны эфирга чыгармыйча гына эшләп булмыймыни? Бу бөтен мөселман халыклары алдында татар халкын хурлыкка калдыру өчен эшләнәме?

Инде хәзер Камал театры турында. Беренчедән, театр шәһәрнең үзәгеннән каядыр читкә күчәргә тиеш. Мин архитектор да, рәссам да түгел, ләкин пыяла ватыклары өемен хәтерләткән бу корылмада, әлегә татарны үзенә тартырдай, аның рухына туры килердәй, мәдәниятен хәтерләткән бер генә нәрсә дә күренми. Хәтта стенадагы орнаментлары да читкә этәреп тора. Чыннан да бу корылма татарныкы булырмы, татарны үзенә тартырмы? Шик бар.

Р. СӘГЫЙДУЛЛИН,

Тукай районы

Комментарии