Катнаш гаилә тамыры яралы гөл сыман

Статистика мәгълүматларыннан күренгәнчә, Татарстанда ел саен 25 мең чамасы яңа гаилә барлыкка килә. Республика шәһәр-авылларында 173 милләт вәкиле яшәвен исәпкә алганда, яңа кавышкан парларның һәр бишенчесе – катнаш гаилә төзүенә гаҗәпләнәсе дә юк.

Катнаш гаиләләрнең саны буенча татарлар ил буенча иң югары күрсәткечләргә ирешкән халык. Русия күләмендә алганда, катнаш гаиләләрнең 31,6 проценты – татарлар арасында. Ә иң аянычлысы – аерылышучылар саны катнаш гаиләләрдә бермә-бер күбрәк. Белгечләр раславынча, соңгы елларда андый күңелсез күренешләр тагын да арта төшкән. Катнаш гаиләләрдә кайсы дингә өстенлек бирү мәсьәләсендә аңлашылмаучанлык арта.

Танышларым арасында катнаш гаиләләр шактый. Бернинди каршылыкларга карамыйча, бәхетле яшәүчеләре дә аз түгел, әлбәттә. Әмма, тормышта башка төрле каршылыклар да очрый тора. Яңа туган балага исем сайлау, чукындыру яисә сөннәткә утырту, баланың милләте, нинди телдә аралашуы һәм башка күп кенә мәсьәләләрдә һәр як үз сүзен сүз итәргә тырыша. Олыгая төшкәч, ир белән хатын арасында кем кая – мәчеткәме, чиркәүгәме йөрисен хәл итә алмаган гаиләләр дә шактый. Ике арадагы мондый хәлгә ир белән хатынның туганнары, якыннары, балалары да кушылып китсә, вәзгыять тагын да катлаулана.

ТӘРЕ ТАККАНЧЫ ТҮЗДЕ

Югары Осланда туып-үскән Николай Самойлов бала чагыннан ук диңгезче булырга хыяллана. Җәйләре Иделдә узган егетнең Казан елга техникумына укырга керүе, аннан соң, армиядә диңгез флотында хезмәт итүе дә яшьлек хыялы белән бәйле.

Казан елга портына эшкә урнашып йөргән көннәрендә ул булачак хатыны – Казанның бер хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшләүче Алевтина белән таныша. Бер елга якын дуслашып йөргәннән соң, һәр ике якның ризалыгын алып, гөрләтеп туй итәләр. Тормышлары һәр яклап җитеш. Олы кызлары Светлана үз гаиләсе белән яши. Оныклары Алинага – 6, Альбертка 4 яшь. Үз яннарындагы уллары югары уку йорты студенты. Кыскасы, булганына шатланып, һәрнәрсәнең кадерен белеп кенә яшисе дә бит.

Казанның Вахитов районы ачык суд утырышы барышында, таза гәүдәле 44 яшьлек бу ир-атка карап, аның кеше үтерергә теләвенә ышанасы да килми. Югыйсә, гомерен яраткан хезмәтенә багышлаган ике бала әтисе. Эшеннән бирелгән характеристикадан күренгәнчә, хезмәт алдынгысы, төрле җәмәгать эшләрендә башлап йөрүчеләрдән санала. Төрле яклап яхшы яктан гына искә алынучы гаилә башлыгының мондый адымга баруына гаҗәпләнәсе генә кала. Чит кешенең күңеле кара урман, дип белми әйтмиләрдер шул инде.

Югыйсә, бердәнбер кызының ирен үтереп нәрсә исбатламакчы булган? Үзләре дә берсеннән-берсе кечкенә ике бала үстерүче киявенең берничә җирдән бугазын яралавы, тәненә тугыз җирдән тирән җәрәхәт салуының бик җитди сәбәпләре дә булырга тиештер бит инде.

Суд барышында мәсьәләнең башлыча хокукый ягы каралса да, анда гыйбрәт алырлык хәлләр шактый булды. Һәрхәлдә, суд узды дип, тынычланырга бик иртә икәнлеге көн кебек ачык иде.

Үзара ызгыш-талаш вакытында чактан гына исән калган Әмир Хисмәтуллинның әнисе кияү белән кайната арасындагы низагны да үзенчә аңлата.

– Яшерен-батырын түгел, Николай булачак киявен башта ук өнәп бетермәде. Яшьләр бер-берсен яраткач, без дә берни эшли алмадык. Светлана да әүлия түгел, әмма без яшьләр арасына кысылмадык. Кызлары тугач, исемне үзләренчә куйдылар. Кода белән кодагыйның Алинаны чиркәүгә алып барып чукындырып кайтуларын да соңыннан гына белдек. Юкса, безнең дә үз динебез бар. Улыбыз Әмир баштарак күп нәрсәгә юл куя килде. Кызының муенына алтын тәре таккач та түзде. Инде менә оныгыбыз Альбертны сөннәткә утыртырга каршы килүләренә чыдый алмады, ахры. Шуның аркасында әледән-әле тавыш чыга. Югыйсә, күпме кешедән ишеткәнем бар: катнаш гаилә – тамыры җәрәхәтле гөл сыман. Улым да чактан гына үлемнән калды. Ярый әле моның белән генә бетсә, – ди Әмирнең әнисе Язилә ханым күз яшьләре аша.

КУРКЫТЫРГА ГЫНА ТЕЛӘДЕМ

Николай Самойлов әйтүенчә, 19нчы сентябрьдә аларны кызлары Светлананың туган көненә чакыралар. Эш көне була. Соң гына киләләр. «Эштән соң иптәшләр белән бераз мәҗлес тә корып алган идек», – ди Николай. Баштарак матур гына утыралар. Сүз иярә сүз китеп, Әмир белән Светлана уллары Альбертны сөннәткә утырту мәсьәләсендә ызгышып алалар. Ир белән хатын ачуланышырлар да, татуланышырлар да. Әмма, ызгышка өлкәннәр дә кушылып китә. Әмир дә үз сүзен кистереп әйтә. «Кызымның башын бутадыгыз, инде хәзер улымнан урыс ясарга бирмим», – ди. Үзара тынычлык беткәч, өлкәннәр кечкенә балаларны алып, таралыша ук башлый. Өйдә бары тик Николай һәм Әмир генә кала. Хәлләр аеруча куркыныч төс алгач, мин улым белән ваннага кереп бикләндем», – ди Светлана.

Әмир кызганнан кыза баручы Николайны берничә тапкыр тынычландырырга тырышып карый. «Бу безнең гаилә эше. Үзебез хәл итәрбез», – ди. Әмма, кунакка килгәнче үк шактый кызмача Николайны тынычландыра алмыйлар. «Мин сине барыбер үтерәм», – дип янауларын күршеләр дә ишетә. Өч сәгатькә якын ызгыш-талашлар чактан гына үтереш белән тәмамланмый кала.

Полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, Девятаев урамында «пычак белән җәрәхәтләү һәм үтерү белән янау» турындагы хәбәр кичке 11дә алына. Полициягә хәбәр иткәнне белгәч, Николай өенә кайтып китә. Аны «Портовая» урамындагы фатирыннан «Япеев» полиция бүлегенә алып китәләр.

Тән ярасы әкренләп булса да төзәлә. Әмирнең бугазы тирәсендәге яралар да инде беленми диярлек. Суд барышында Николайның берничә тапкыр гафу үтенүе, Әмирнең исә «тәнемне үзем яраладым» диюе дә гаепләнүчене ирегеннән мәхрүм итмәсеннәр өчен әйтелде булса кирәк.

Гаепләнүченең моңарчы җинаять кылмавын, эш урыныннан уңай характеристика булуы, гаепләнүченең өлешчә гаебен тануын һәм каршы якның үтенечен исәпкә алып, Русия Федерациясе Җинаять Кодексының 307-309нчы матдәләре нигезендә Казанның Вахитов районы суды Николай Самойловны 1 ел 6 айга ирегеннән мәхрүм итү турында карар кабул итте.

Камил СӘГЪДӘТШИН,

Казан шәһәре

Комментарии

Чыннан да бик катлаулы тема. Яшь чакта уйламасан да, олыгайгач кыен, гаилэдэн дэ.читлэшэсен икэн. Яшьлэр башка миллэт кешесе белэн гаилэ корганчы мен кат уйласын иде. Бик тетрэндергеч итеп язылган.

06.02.2022 10:51