- 03.12.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №48 (28 ноябрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Авылыбыз – Казак Үртәме. Урыслар аны «Нуртяк» дип йөртә. Шул «Нуртяк»тан сугышка киткән күпчелек ир-ат кире әйләнеп кайтмады.
…Йорт, каралты-куралар таушалган. Утын булмагач, халык аларны да сүтеп яга. Немецны җиңдек. Хәзер кем ирен, кем әтисен, кем сөйгәнен көтә. Без, биш бала, әтине көтәбез. Берән-сәрән солдатлар да кайта башлады. Кайсының – аягы, кайсының кулы юк. Арада бик тазалары да күренә. Кайтып берничә көн үтүгә, алар авылның түрәләренә әйләнә. Берничә көннән үк эшкә дә керешәләр. «Без немецны җиңеп кайттык, сезне генә җиңәрбез!» – дип кычкыралар.
Халык иртә таңнан кара төнгә кадәр эштә. Черегән бәрәңге, үлән белән туклана. Колхоз эше хатын-кызлар, карт-коры һәм 10 яше дә тулмаган балалар өстендә.
Абыем да быел 3нче классны тәмамлый. Ул үзен олыларча тота. Мәктәптән кайта да, атлар янына – конюшняга китә. Олы апам да колхозның төп эшче көче. 13-14 яшьтә генә булуына карамастан, җир сукалый, ике ат җигеп, тимер юл станциясенә ашлык ташый. Яз җитеп, юл өзелгәч, шул ук станциядән аркасына асып орлык ташый. Станция бик «ерак түгел» – 50-60 чакрымда «гына». Ә күтәргән ашлыклары 20 килодан да ким түгел. Барып кайтырга ике кием чабата кирәк.
Менә шул елны сугыштан исән-имин кайткан бер агай-энебезне ферма мөдире итеп куйдылар. Абый хәрби киемнән, аягы җиргә тими, очып кына йөри. Чөнки кая карама – ирләре сугыштан кайтмаган хатыннар. Фермаларны яшь кадрлар белән тулыландырырга кирәк. Минем олы апам да сарык караучы булып китте. Әнинең апаны бер дә фермага кертәсе килмәгән иде. «Немецларны җиңеп кайткан» абыйларга каршы килеп буламы соң? Әнием алда ни буласын сизенгәндер, ахрысы. Миңа ул вакытта 3-4 яшь тирәсе. Кияргә кием булмагач, мине чүпрәккә төрәләр дә, бишеккә салалар. Анда җылы. Тик ашау ягы гына үзәкне өзә. Ашыйсы килә, дип еласаң, апалар каяндыр табып, чикләвек кадәр бәрәңгене әрчиләр дә, «үрдәк маена» (тозлы суга) манып, минем авызга тутыралар. Мин йоклап китәм. Озаграк йокласын дип, минем өскә мендәрләр өеп куялар. Мин төш күрәм: бүреләр икән, мин алардан качарга телим, ләкин кача алмыйм. Бу бүреләр берничә көн элек мәчебезне, этебезне, апамның ике сарыгын ашап киткәннәр иде. Әни бит миңа: «Улым, синең бишегеңә бернинди дә бүре килә алмый», – дигән иде. Менә бит, бүген алар тагын килгән… Дөрестән дә килделәр. Ләкин алар ике аяклы «бүреләр» иде.
…Апам комсомолка, сарык карый. Көне-төне эшли, йөзләгән сарык. Яшь бәтиләрне дә саклап калырга кирәк. Үлсәләр, түләтәләр. Апамның хезмәттәше – бөтен гәүдәсе уйнаклап торган Н. исемле 30 яшьләр чамасындагы хатын. Ире сугышта хәбәрсез югалган (хәер, Сталин үлгәч, кайтты ул үзе). Май башында сарыкларны көтүгә чыгардылар. Әле яшел үлән чыкмаган, алай да сарыклар җирдән нәрсәдер җыя. Көтү кайтканда, сарыкларны саныйлар. Баш исәбе җитмәсә, эзләргә чыгасың. Шунсыз көтүче дә, сарык караучы да өенә кайтып керә алмый. Апам үз эшен, терлекләрне ярата иде. Сарыклар да апамны таныйлар. Араларында ике зур сарык бар. Ашарга бик яраталар, әле безнең тамак туймады, дип, эскерт ягына таярга торалар.
Ул көнне апам һәрвакыттагыча өйдән иртәрәк чыгып китте. Эштә аны ферма мөдире күреп: «Сеңлем, бүген колхозга райкомолның фәләненче секретаре килде. Комсомоллар бүген җыелыш үткәрә. Син җыелышка соңга калма. Сарыкларыңны без Н. апаң белән ябарбыз», – ди. Соң гына җыелыштан кайткан апам, күңеле нәрсәдер сизгәндәй, ул төнне тыныч йокламады. Кояш чыкканны да көтмичә, фермага чыгып йөгерде ул. Анда теге ике зур сарыгының көтүдән кайтмавы ачыклана. Апам беркемгә бер сүз әйтмичә, әвенгә йөгерә. Анда сарыкларның аяк-тоягы һәм сөякләре генә калган була инде. Сарыкларны барлап ябарга тиешле Н. апа белән ферма мөдиренең печәнлектә үз «эшләре» катырак булган шул.
Көзләр җитте. Урак бетеп, хөкүмәт планы үтәлгәч, колхоз халыкка ашлык өләшә. Безнең гаиләнең хезмәт көннәре күп. Әни дә арба тартып бара. Тик складчы ведомостьны карый да: «Гарифә, сезгә дигән ашлыкны бүреләр ашаган», – дип, әнине кире бора.
Март ае. Капкабыз төбенә атлар килеп туктады. Чанадан чабата кигән зур-зур абыйлар төшеп, өебезгә керделәр. «Гарифә, син узган ел өчен салымнарыңны да, тагын ниндидер әҗәтләреңне дә түләмәгәнсең. Йортыгызда алырлык «ценный» әйберегез юк. Шуңа күрә идән астыңда күпме бәрәңгең бар, алып чыгып китәбез», – диләр. Әни идәндә елап утыра. Мин һәм кечкенә ике апам да аның тирәсендә. Әтиебез сугышта үлеп калды, әни, олы апа, абый көне-төне эшлиләр. Эшләгән өчен бернинди түләү юк. Актык бәрәңгене дә алып чыгып киткән абыйлар, бу гаилә ничек итеп көн күрер, дип уйлый белмәделәр микәнни? Аларны бит Мәскәүдән җибәрмәгәннәр. Әтием шушы кешеләр белән бер авылда яшәгән, эшләгән. Әни: «Без бит кызылармеец гаиләсе», – дип тә карады, тик алар ишетмәделәр. Шуннан әни торып басты да, башларыбыздан сыйпап: «Илдә чыпчык үлми», – диде. Үлмәдек, яшәдек.
Мин бу мәкаләмне күп еллар элек район гәҗитендә бастырган идем. Әни гаиләбез өчен бик авыр булган шул вакытта бер кешедән бер чиләк сөтне бер чиләк бәрәңге кабыгына алыштырып кайтты. Шул бәрәңге кабыгыннан аш пешереп ашап, барыбыз да агуландык. Мондый фаҗигагә тарган гаиләләр бер без генә булмаганбыздыр инде ул. Әйтәсе килгән сүзем шул: әгәр син яхшы җитәкче икән, кул астыңда эшләгән кешеләрне дә онытма. Кемгәдер җәза бирергә уйлыйсың икән, аның да балалары, гаиләсе барын бел. Таякның иң авыр башы гаиләгә төшәчәк.
Рафаил БӘЙРӘМОВ,
Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии