- 03.12.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №48 (28 ноябрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Авылларны карап, төзекләндерү өчен, «кыргый капитализм» вакытында авыл җирлекләрендә референдумнар үткәреп, үзара салым җыю шаукымы башланды. Демократиягә чыккач та бу салым бетмәде. Бер сумга дүрт сум кушып бирү финанс пирамидасына охшап китә. Белоруссия президенты А.Лукашенконың, бушлай сыр капкында гына була, дип әйткән сүзләре искә төшә. Алдан, 2017нче елга авыл урамнарын яктыртып бетерергә, дигән дәүләт программасы кабул ителгән булса да, үзара салым акчаларына товарларын күпкә кыйммәткә сатучы энергетиклардан электр баганаларына өстәмә чыбыклар тарттырып, яктырткычлар элеп чыктык. Урамнардагы юллар каралмагач, авылда яшәүче халык үзара салым акчасына үз акчасын кушып, юлларны каратты. Эшсез, акчасыз авыл халкыннан сорый беләләр анысы.
Дәүләт программасы вакытында үтәлде, берничә ел алдан сузылган гади чыбыклар урынына изоляциялесе тарттырылды, баганаларына санагычлар куелды, яңа трансформатор станциясе пунктлары урнаштырылды.
Референдум комиссиясенә бюджетта эшләүчеләрне җәлеп итү гадәти хәл. Сайлаулар, референдумнар уңышлы үткән чакта аларга акчалата премияләр бирелүен һәм өстән басым ясалу мөмкинчелеген дә исәпкә алсаң, халыкта референдумның үтү-үтмәве хакында шик тумас өчен, комиссия һәм халык контроле составы авыл җыенында расланырга тиеш. Бу таләпләр авыл җыенында каралмаса, референдум нәтиҗәләрен кире дә кагарга була. Авылларда халык контроле эшен көйләп, җайлап җибәрергә күптән вакыт. Ул кечкенә генә бүлекчә күп мәсьәләләрне чишәргә сәләтле.
Утыз Имәндә «Чиста су» программасы буенча суүткәргечләр яңартылды. Өстәге урамда яшәүче 30дан артык шәхси хуҗалык сусыз калды. Проектың шикле булсын, инженер кагылмасын, ярты-йорты белемлеләр сузсын да, ул система ничек дөрес булсын?! Сусызлар урамында яшәүче авыл җирлеге башлыгы җәйләрен, суга үтә дә кытлык вакытта, суны яшелчәләргә бик чамалап сибәргә чакырып, ярсып-ярсып чыгышлар ясап кына тора. Акчасын түләп, су сибү өчен рөхсәтен алган кеше күпме кирәк булса, шулай сибә инде. Җыенда глава үзен тупас тотып, янап, суларыбызны тартып алып, Чирмешән коммуналь хуҗалыгына тапшырды. Менә ничә ел инде ул урам халкы сусыз утыра, тик халык зарына игътибар бирүче генә юк.
Быел ел башында үткән авыл җыенында халыкны борчыган су мәсьәләсе тагын күтәрелде. Суны куллану өчен хуҗалыклар белән рәсми килешүләр булмавы хакында да әйтеп үтелде. Анда район прокуроры ярдәмчесе дә катнашты. Район прокуратурасыннан «2018нче елда Утыз Имән авылында яшәүче халыктан Чирмешән коммуналь хуҗалыгына һәм авыл җирлеге үзидарә органнарына су белән тәэмин итүдән зарланып язылган шикаятьләр булмады», дигән җавап килгән иде миңа. Ач күзеңне, дөнья бу! Аңлашылды, чукрак үз өстеннән җаваплылыкны төшерде.
Авыл җыенында үзара салым мәсьәләсе каралган вакытта районнан эшем кешеләре кебек килеп, тыкшынып йөрмәсеннәр иде. Рөхсәтсез түреңә менеп утыралар да, бәйләнчек чебеннәр кебек тинтерәтеп, үзара салымны күбрәк җыярга үгетлиләр. Алар алдында авыл кешесе югалып кала, сүзен әйтергә гайрәте җитми. Үзара салым җыены ул – безнең җыен. Килеп тыгылмагыз, безгә иркенләп сөйләшеп, үз мәсьәләләребезне үзебезгә чишәргә мөмкинлек бирегез.
Авылны карап, төзекләндереп тору нигездә авыл халкы җилкәсенә төшә. Җитәкчеләребез район бюджетының сайлыгына сылтап, авылларга ярдәм күрсәтмиләр. Киресенчә, аңардан сыдырып алырга җай гына эзлиләр. Район үзәгендә күләмле төзелешләр башкарырга акча табалар үзе.
Глава узган ел җыенга «свитасы» белән килеп, үзара салым суммасын халык белән килештереп киткән иде. Озак та үтмәде, кабат җыен җыеп, беренчесендә килешкән сумманы азсындылар. Быел район бюджеты 600 миллион сум. Өстәвенә, 1 миллиард сум төрле төзелеш эшләре башкару өчен каралган. Димәк, акча бар. Авылны тулысынча сулы итүдә финанслау мәсьәләсе тормый. Мәсьәлә шунда гына – күпме бирелсә дә, алардан артмый.
Быел үзара салым акчасына зиратларыбызның коймаларын төзекләндерү, андагы карт агачларны кистерү, кабер казу коралларын һәм җеназа җыю җиһазларын саклау биналарын төзү эшләре каралган иде. Авыл җирлеге җитәкчесе зираттагы картайган зур агачларны кисәргә махсус техникалы тәҗрибәле белгечләр киләчәген әйтте. Килделәр, тик махсус техникасыз. Татарча аңламаучы, аракыны яратучыларга зиратка керергә рәисебез рөхсәт итте. Агачлар киселеп, кабер ташлары, чардуганнар өстенә аударылды. Юан агачларны тракторга бәйләп тарттырганда, каберләр ерылып, канау булып калды. Аларның эшләрен күзәтеп торырга тиешле контроль булмады. Ул «специалистлар»ның зират өстендә нәрсә кыланганнарын күз алдына китереп була. Анда сүгенү дисеңме, тәмәке тарту, йомышларын шунда итү дисеңме… Кыскасы шул, үз акчабызга икенче мәңгелек йортыбызны мыскыл, мәсхәрә итүгә юл куелды. Бу четерекле эшне авылдашларга бирмичә, читтән килгән сукбайларга төртү үзләренә файдалы булгандыр инде.
Суның җитәрлек булмавы, су өчен түләүнең артык кыйммәт булуы, үзара салым белән талаулары халыкның моң-зар чиләген ташытып чыгарды, күрәсең. Хатыннар корбан ашларында быел референдумга бармаска киңәшләшкәннәр. Алар дилбегәне үз кулларына алгач, шулай булачагына шик юк. Узган елны районыбызның ике авылында референдум үтмәде, берсендә халык катнашмады, ә икенчесендә халык салым түләүгә каршы чыкты.
Халыкны алдап-йолдап, гел савып торсаң, борчыган сораулары, булган проблемалары еллар буе чишелмәсә дә, аның да үз карашын, үз фикерен үзгәртергә хокукы да, хакы да бар.
Самат РИЗВАНОВ,
Чирмешән районы, Утыз Имән авылы
Комментарии