Оптимизация түгел, «җимертизация»

Институтны тәмамлап, Әлмәт шәһәрендә бер еллап интернатура узганнан соң, мин Балык Бистәсе Югары Тегермәнлек участок больницасына эшкә кайттым һәм пенсиягә чыкканчы гел шунда эшләдем. «Безнең гәҗит»нең 42нче санында (27 октябрь, 2021 ел) Халисә Шәйдуллинаның «Роддом» дигән язмасы басылган иде. Аның язганнары бар да дөрес. Ул чорда барлык участок больницалары да шундый шартларда эшләгәндер дип уйлыйм. Мичкә утын ягып җылытабыз, суны да ташыйсы. Әле ул утынны коллективны эштән бүлеп әзерлисе дә. Шуңа да карамастан, зарлану юк иде. Коллективта бердәмлек, сабырлык булды. Больницабыз бер дә бушап тормады. Башта анда 25 койка иде. Бер чорда 35 койка булды. Аның бишесен бала табучы хатыннарга тәгаенләделәр. Алары да беркайчан да буш тормады.

Уйлап карасагыз, хәзерге көндә район үзәгендә бала тудыру юк бит. Бала тудыручылар өчен урыннар калдырмадылар, оптимизация йотты барысын да. Төптән уйламыйча, киләчәктә нәрсәгә китерер бу дип фаразламыйча, җимерделәр дә аттылар. Хәзер терсәк якын да, тешләп булмый. Кем уйлап чыгарды икән ул оптимизацияне? Бу бит илнең социаль өлкәсен «җимертизация» булды. Авыллар бөтенләй бушап калды, укырга керергә балалар юк кайсыбер авылларда. Ә Казанда әнә мәктәпләр җитми диләр. Бер класста кырыгар бала укыган мәктәпләр бар икән. Бәби табучы хатыннарны хәзер Казанга илтәләр. Бу бит күпме мәшәкать?! Ул хатыннарның хәлен белер өчен барырга, алып кайтырга гына да күпме юл чыгымы кирәк. Авылга югары белемле белгечләрнең килмәве дә шул оптимизация нәтиҗәсе. Шуның аркасында авылларда яңарыш юк, төпләнеп калырга яшьләр юк. Әйе, минем язганнарым беркем өчен дә яңалык түгел, беләм. Ләкин барыбер әйтәсе килә бит, җан чыдамый бу хәлләргә.

Кәүсәрия МОСТАФИНА,

Балык Бистәсе районы, Югары Тегермәнлек авылы

Комментарии