Ирекле кабалада

Адәм баласы һәркөнне белеп-белмичәме, ирекле-ирексездәнме, егерме тапкыр алдый һәм алдана. Бу минем фикер түгел, бу – галимнәрнең тикшеренү нәтиҗәсе.

Дөрестән дә шулай. Иртән торып күзне ачсаң, телефонда ташламалы, түбән процентлы кредитлар тәкъдим иткән смслар, телевизор кабызсаң, мавыктыргыч реклама, хөкүмәт «бәхетле тормыш» вәгъдә иткән закон-проектлар. Кибеткә, сәүдә урыннарына керсәң дә шул ук хәл: йомшак җәеп, катыга утырта торган, алдауга корылган гамәлләр.

Сүз башы шүрәле, дигәндәй, еракка китмичә, үземнең гаилә мисалында бер очрак турында язам. 2020нче елның башында Ринат улым ипотека буенча фатир алырга уйлады. Килен белән икесенә кулларында 150 мең сум акчалары бар иде. Ә беренчел взнос 400 мең сум. Аларга ярдәм йөзеннән, хатын белән банктан кредит алырга уйладык. Рекламаларда җиңел генә бирелә торган кредитны алуы аһ-һай авыр икән. Минем эш хаклары күчерелә торган банклар булгач, ВТБ һәм «Альфа Банк»ка мөрәҗәгать итәргә булдык. Икесендә дә төрле сораулар биреп аптыраталар да, кире кайталар, имеш, минем кредит тарихы юк икән. Инде иң ышанычлы саналган Сбербанкка киттек. Анда да кире бордылар.

Башыңа төшсә, башмакчы булырсың, бик ашыгыч кирәк булгач, кредитны хатын исеменә алырга булдык. Сбербанкта аның кредит тарихы чиста икән. Үткән елларда кредитка йорт җиһазлары алган булган. Мин икенче сменага эшкә киттем, банк хезмәткәрләре ничек көйләп-сөйләп юмалаганнардыр, хатын бер кеше белән дә киңәшмичә, еллык түләү 16 процент белән кредит алып кайтты. Нәтиҗәдә, еллык процент, страховка-иминиятләштерү белән, 250 мең урынына 360 мең сум буласы икән. Банк хезмәткәре җайлаган: шушы суммадагы акчаны өч елга бүлгән дә, хәзер ай саен хатынның пенсиясеннән 10 мең сумны тотып калалар. Ә пенсиясе ким дә, артык та түгел, нәкъ Русиядәге яшәү минимумы күләмендә, ягъни 11700 сум. Бу акыртып талау түгелме? Сбербанк та шулай оятсыз кылангач, башка, вак, шәхси микрозайм банкларда мәхшәр хәлләрдер инде.

Хәзер улымның ипотекасына күчәм. Бу әле «черновой» фатир. Тышкы тимер ишеге дә, балкон ишеге белән тәрәзәләре генә куелган. Ни электр чыбыклары юк, ни су торбалары сузылмаган. Буш тартма. Шушы фатир өчен улым 11 процент белән 15 ел түләргә тиеш. Айлык түләве 24 мең сум. Әле бит бу фатирны ремонтлыйсы, җиһазландырасы бар. Күпме яшь гаиләләр банкларга кредит, ипотека кабаласында. Кайберәүләр әйтергә мөмкин: кыйбат булгач, нигә фатир алырга? Хәзер яшь гаиләләр ата-анадан аерым яшәргә тырыша. Элек кенә ул ишле гаиләләргә килен дә, кияү дә сыйган, дус, тыныч яшәгәннәр. Дәүләт, хөкүмәт банк эшчәнлеген кырыс контрольдә тотса, яшь гаиләләр таркалмас, тормышлары күпкә җиңелрәк булыр иде.

Туры килеп тора бит: шушы язмамны тәмамлаганда телефонга смс җибәргәннәр. Сбербанк 60 айга 16, 8 процент белән 858 мең сум кредит тәкъдим итә. Бер айга түләү 21 232 сум. Санап чыгарсам, 858 меңгә өстәп, тагын 400 мең сум түлисе. Рәхмәт, Сбербанк, шулай «шатландырган өчен».

Наил ӘХМӘТҖАНОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии