Әткәй байрагы

Әткәй байрагы

1942нче елның 7нче гыйнварында Казанда 146нчы укчылар дивизиясе оештырылу турында приказ чыга. (Аның штабы Дзержинский урамы, 17нче йортта урнаша, анда хәзер мемориаль такта тора). 12нче февральдә дивизиягә Татарстан АССРның шефлык байраклары тапшырыла. 16нчы февральдә генерал-лейтенант Новосельский дивизиянең хәрби бурычны үтәргә әзерлеге турында 0294нче номерлы актка кул куя.

Безнең әткәй – Азнакай районы, Урманай авылында 1921нче елда туган Шәрәфиев Габбас Габделихсан улы хезмәт итәсе 280нче артиллерия полкы 146нчы дивизия составында Биектау районының Ямаширмә авылында оеша. Коркачык станциясеннән эшелоннарга төялеп, фронтка китә алар. Әткәйнең сугыш еллары, фронт юллары турында хатирәләре Урманай авылы тарихында язылган. (Шушы көннәрдә бу китап дөнья күрәчәк дип өметләнәбез).

1942нче елның 12нче февралендә Бөгелмә районы хезмәт ияләреннән 280нче артиллерия полкына тапшырылган шефлык байрагының язмышы белән мин авыл тарихы өчен язмалар әзерләгәндә (Байракның рәсеме Интернет челтәрендә актарынганда килеп чыккан иде) кызыксына башладым. Биектау районының Ямаширма мәктәбе музее белән элемтәгә кердем. Музей турында шактый мәгълүмат алдым, ләкин байрак турында яңалык булмады. Ә баксаң, иң кадерле экспонатларның берсе булып, бу Җиңү байрагы Татарстан Республикасының Милли музее фондларында саклана икән.

Быел без бу Байракны күрү бәхетенә дә ирештек. Җиңү бәйрәме көннәре алдыннан мине ниндидер бер көч Милли музейга китерде. 4нче май иде. Башымда чуалган фикерләремне сорау итеп оештырып, музей хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иттем. Игътибар белән тыңладылар, телефоннар шылтырады, сораштылар, белештеләр һәм, озак та үтми, мин соравыма җавап та алдым.

Әйе, бу Байрак музей фондларында саклана, 6нчы май көнне Байракны чыгару тантанасы булачак. Миңа бу тантанага чакыру кәгазе дә бирделәр.

6нчы май көнне җыелышып музейга килдек. Безне зурлап каршы алдылар, Җиңү тасмалары беркеттеләр, фотога төшерделәр, тантана буласы урынга озатып куйдылар.

…Зал тулы халык. Марш яңгырый. Дөп-дөп басып, матур адымнар белән залга суворовчылар керә. Аларның кулында – Казаннан Берлинга кадәр барып җиткән Җиңү байрагы. Әткәй байрагы! Без аягүрә басып, Байракны каршылыйбыз.

Шушы кызыл әләм каршында тезләнеп, Ватанын сакларга ант бирүче 20 яшьлек солдат ул – безнең Әткәй булган бит. Аның өчен Ватан – ата-бабалары җирләнгән туган авыл туфрагы, хәер-фатихасын биреп, җил капка төбендә озатып калган газиз әнисе, туганнары, корасы оясы, туасы балалары, нәселе булгандыр. Безне сакларга ант иткән ул һәм бөтен барлыгы белән шул антына тугры калган. Ә аннан соң Ватан төшенчәсе СССР дип аталган зур дәүләт чикләренә кадәр киңәйгән. Җир йөзендә мондый афәтләр яңадан кабатланмасын, дип, Европа халыкларына азатлык яулаган, Берлинга барып җиткән. Шушы Байрак астында утлар-сулар кичкән. Шул дәһшәтле еллар шаһиты бу Кызыл байрак.

Әткәйнең рәсемен тотып, Байрак янына килдек. Гаҗәеп дулкынландыргыч минутлар иде бу. Тамактагы төерне йотып, берничә сүз әйтә алдым. Безгә бу Байракның никадәр изге булуын әйттем, балаларыбыз, оныкларыбыз, аннан соң килгән буыннар да онытмасыннар өчен мондый чаралар оештырылуның бик мөһим булуын әйтеп, музей хезмәткәрләренә, ветераннар советына рәхмәтемне җиткердем.

Байракны тотып карарга рөхсәт сорадым. Йомшак иде, җылы иде әләм. Җаны бар сыман иде аның. Яныбызда Әткәй дә басып торган кебек тоелды.

Соңрак музейның рәсми сайтында мондый хәбәр чыкты: «6нчы майда Татарстан Республикасының Милли музеенда 1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан Берлинны штурмлауда катнашкан 146нчы укчылар дивизиясе 280нче артиллерия полкының Бөгелмә районы хезмәт ияләреннән кабул ителгән Байрагын чыгару тантанасы булды.

Бу Байрак 1941-1945нче еллардагы Бөек Ватан сугышында совет халкының һәм аның Кораллы Көчләренең нацистлар Германиясен җиңүенең рәсми символы булып тора һәм Русия дәүләтенең Җиңү байрагы булып исәпләнә.

Бу истәлекле көндә биредә музей ветераннары һәм Шәһәр ветераннар Советы әгъзалары җыелды. Кунаклар арасында Бөек Ватан сугышын (1941-1945нче еллар) 146нчы укчылар дивизиясе 280нче артиллерия полкы Байрагы астында узган Шәрәфиев Габбас Габделихсан улының балалары, оныклары һәм туруннары да бар иде».

Музей хезмәткәрләренең шәһәр ветераннар советы белән берлектә оештырган бу чарасы безнең күңелләрдә озак сакланыр.

Фирдәвес ШӘРӘФИЕВА,

Казан шәһәре

Комментарии