Әтиле әтисезләр

Авылда, Рәхмәтулла үлгән икән, дигән хәбәр таралды. Кем ул Рәхмәтулла, безнең 28 хуҗалыклы гына авыл белән аның ни бәйләнеше бар? Яшьләр аның кем икәнен дә белми иде.

…Сугыш арты еллары. Авылга сугышны исән-имин кичкән фронтовиклар кайта башлады. Алар ил өчен көрәшкәндә үсеп җитеп, инде кияүгә чыгу яшеннән узып баручы кызларның, ирләре сугыштан кайтмыйча тол калган солдаткаларның күзләрен кыздырып, күңелләренә рәхәт бер ымсыну биреп, тормышны рәтләргә алынды бу ирләр. Ирсез хатын-кызлар күп, аларга өйләнердәй егетләр генә аз иде. Әмма табигатькә каршы торып булмый. Ул кызларның да ир белән яшәү бәхетен татыйсы, һичьюгы берәрсеннән бала алып кайтып, бала сөю куанычын тату хыялы иде күңелләрендә.

Рәхмәтулланың әнисе дә кияүгә чыгу өметен җуйса да, бала сөясе килү теләге бик көчле иде әле. Теләгенә иреште ул, фронттан исән-сау кайткан үз авыл егетеннән авырга узды. Ләкин тегесе генә башкага өйләнде, үзеннән туган улын бар дип тә белмәде. Рәхмәтуллага 8 яшьләр тулганда әнисе күрше авылга кияүгә чыкты. Малай әби-бабай янында калды, яңа гаиләгә сыймады. Әнисе күрше авылдан елга бер тапкыр килә алса – килде, килә алмаса – юк. Шулай ана назы да, ата назы да күрмичә, әтиле булып та әтисез килеш кагылып-сугылып үсте ул. Үз әтисе шушы авылда яшәп, көн дә күрешеп торсалар да, малай аңа әти дип әйтә алмады. Сигезенчене тәмамлаган егет читтәге бер туганнарына барып сыенды.

…Берзаман авылга ябык кына, ап-ак чәчле, 50 яшьләр тирәсендәге бер кеше кайтып китте. Бу – теге китүдән соң авылга башкача кайтмаган шул Рәхмәтулла иде. Әби-бабайсы үлгән, әнисе картайган. Яшьтәшләрендә, күршеләрендә берәр атна кунып йөри дә, тагын юкка чыга Рәхмәтулла. Инде менә соңгы хәбәре булып, үлде, дигән сүзе генә кайтып иреште.

Ул елларда андый әтиле әтисезләр күп туды. Нишләтәсең, кешенең табигате зәгыйфь. Тамак ягын, тормышын кайгыртып та чит ир астына кергән хатыннар булгандыр. Сугыш вакытында бригадир, амбар мөдире, колхоз рәисе булып хатын-кызлар эшләсә дә, фронтовиклар кайткач, ул вазыйфаларга ирләр алынды. Боларның кулында азмы-күпме ашлык, он бар. Сугышка кадәр туган балаларын ачтан үтермәс өчен, тол хатыннарга шулар янына елышмый чарасы булмагандыр. Менә берзаман алар да берәр-икешәр бала алып кайтты. Әтиле әтисез балалар чоры башланды. Әти бар, якында гына, көн дә күреп тә торасың, ләкин аңа әти дип әйтә алмыйсың, чөнки аның үз гаиләсе, үз балалары бар. Тормыш әнә шундый аяусыз ул. Нихәл итәсең, минем ул хатыннарны гаеплисем дә килми. Колхоз эшләгән өчен 1961нче елда гына акча түли башлады. Салымнардан, заемнардан шул вакытларда гына котылды авыл халкы. Тормыш итү шул кадәр авыр булмаса, бу әтиле ятимнәр булыр идемени?

Госман ХӘСӘНШИН,

Балтач районы, Норма авылы

Комментарии