Син кайсы яктан?

Син кайсы яктан?

– Син кайсы яктан идең? Исемең ничек?

– Кукмарадан. Хәертдин абыең булам.

– Без якташлар булганбыз бит. Мин Сабадан, Салих исемле. Каты барды сугыш. Исән калуыма үзем дә өметләнмәгән идем. Баласының чит җирдә ятып калуына әнием ничекләр түзәр икән инде?! Җан сөйгәнем, Гөлҗиһаным калды… Кемнәргә яр булды икән?! И-их-х!.. Беләсеңме, Хәертдин абый, мин аңа бер тапкыр да яратам сине дип әйтә дә алмыйча калдым бит!.. Ә синең кемнәрең калды?

– Хатыным һәм исемсез кызым калды. Их, энем, үз балаңны бер тапкыр да күкрәгеңә кысып сөеп ярата алмыйча кал әле! Күзләре нинди икән, яшелме, әллә минеке шикелле зәңгәрме? Чәче нинди икән, сарымы, әллә минеке шикелле карамы? Мин боларны беркайчан да белә алмаячакмын инде. Каһәр суккан сугыш!

Юк шул, алар сөйләшми. Бу минем уйдырма гына. Телләре булса: «75 елга бер тапкыр булса да, йөрәгемдәге, тәнемдәге яраларым хисабына минем хатыныма, әтисен бер тапкыр да күрмәгән балама нинди ярдәм булды? Мин ни өчен чит җирдә ятып калдым? Ни өчен мин үз туган җиремдә түгел?» – дигән сорауларын бирмичә калыр иделәрме соң? Юк шул, алар сөйләшми. Телләре булса, бик күпне сөйләрләр иде. Үзеннән инде бик күпкә карт кызының, ул вакытта әнисенең тилмергәннәрен елый-елый сөйләгәндә дәшмичә кала алыр идеме соң ул?!

Юк шул, алар дәшми, алар телсез. Сугыштан соң әтиләрен каршы алырга дип олы юлга чыккан балалар арасында аның да кызы бар иде. «Әтисе кайтмагач, нәүмизләнеп, эченнән сыкрап-елап кайтучы баламны ник юатмадыгыз? – дип әйтмичә калыр идеме?! – Без бит сезнең өчен, якыннарыбыз рәхәт тормышта яшәсеннәр өчен үзебезне корбан иттек. Ә сез «әти» сүзен әйтергә дә тилмереп үскән балама нинди ярдәм күрсәттегез?! Алар кадерсез кешеләр булып яшәсеннәр өчен без гомеребезне бирдекме?!» Юк шул, сөйләшмиләр. Дәшмәгәннәрен белгәнгә күрә без дә «дәшмибез»… Исән калган якыннары аша безгә ни әйтергә теләгәннәрен аңларга күптән вакыт бит инде, вакыт!!! Бүгенге көндә сугыш ветераннарыбыз да санаулы гына калды, Ул вакытта сугыш кырында ятып калган солдатларның балалары да инде 80 яшькә җитеп килә. Безнең тынычлык өчен корбан булганнарның рәнҗешләреннән куркасы, ялгышларны төзәтергә өлгерәсе иде. Их! Өлгерәсе иде шул, өлгерәсе…

Бүгенге язмам герое белән мин очраклы рәвештә генә таныштым. Юлдашым белән «Кукмара, Тырыш» дип сөйләшеп кайткан сүзләребезне ишетеп кушылды ул безгә. Гөлфания апа Вахит авылында туып-үскән. Бүген Казанда яши икән. «Әти» сүзен әйтергә тилмереп үскән сугыш чоры баласы ул. Үзенең аталы балаларга кызыгып, кимсенеп яшәгәнен сөйләүдән бигрәк, әнисенең күргән газапларын бәян итәсе килде аның.

Мөһминова Мәгьсүмә Гарип кызы (кыз фамилиясе Гарипова) 1913нче елда урта хәлле крестьян гаиләсендә дөньяга килә. Аның ике кыз һәм ике ир туганы була. Мәгьсүмә апаның әтисе ат җигеп, бер туганы белән Мәкәрҗә базарына барырга чыккач, Кара Елга авылы тирәсендә, байлар дип белеп, шушы авылның бер кешесе аларны атып үтерә. Җигелгән ат Малмыж районына килеп чыга. Аларны Йөрек авылы мулласы күреп алып, Малмыж зиратына җирлиләр. Әниләре 5 бала белән ятим кала. Балаларын ялгызы гына саклап кала алмаячагын аңлаган Бибикубра әби Мәгьсүмә апаны Сибәгать исемле байга балалыкка бирә. Әмма кыз ияләнә алмыйча, елап, кире өенә кайта. Баласы өчен йөрәге сызган ана кызын кире җибәрми. Аларны үстерер өчен кешеләргә керләрен юа, язын өйләрен юып бирә, җәен бәрәңге бакчаларын утый, төрле авылларга чыгып хәер дә сорашып йөри торган була. Туйганчы ашау күрмәгән, юньле кием кимәгән Бибикубра әбинең олы кызы Мөнәвәрә, 15 яше тулгач, бер ялгызы Казанга чыгып китә. Бераздан кече кызы Гөлчирә дә апасы янына барып урнаша. Кечкенә энеләре үсә төшкәч, Мәгьсүмә апа да туганнары янына шәһәргә китә. Өчесе дә мех фабрикасында эшлиләр. Тормышлары җайлана төшкәч, апасы белән сеңлесе бер-бер артлы кияүгә чыга. Инде авырлыклар артта калып бара дигәндә генә аларга тагы хәсрәт килә. Сабантуй көнне өйләре янып, бернәрсәсез калалар. Берсе артыннан берсе диярлек ике энеләре үлеп китә. Язмыш Мәгьсүмә апага да сынау әзерләп куйган була. Тырышып кына эшләп йөргән җиреннән, аягына суык тидереп, ревматизм белән больницага эләгә. Аягына баса алмыйча бер ел урын өстендә ятарга туры килә аңа. Үзен йөрерлек хәлгә китергән табибларга гомер буе рәхмәт укып яши Мәгьсүмә апа. Больницадан чыкканда 19 яшьлек кызга 2нче төркем инвалидлык бирәләр. Шушы яшемдә ничек инвалид булып йөрим, дип, ул аннан баш тарта. Авылга кайтып артельдә эшли башлый. Сугыш башланганда кызга 28 яшь була. Аны кырда тракторларга ягулык салып йөрүченең ярдәмчесе итеп куялар. Тракторда эшләргә кеше җитмәгәч, МТС директоры аңа тракторчылар курсына укырга барырга куша. «Буем кечкенә, педаленә дә аягым җитми», – дип, риза булмый ул. Тыңламаган өчен, директор ачу белән кызны окоп казырга җибәрә. «Алты ай эчендә анда күргән ачлык һәм ялангачлык газапларын тасвирлап бетерерлек түгел. Безнең яктан кеше күп иде, әмма авырлыкка түзә алмыйча качып беттеләр. Без өч кенә хатын-кыз калдык. Бер рус әбисендә фатирда тордык. Көнгә бер мичкә яга, безгә берәр бәрәңге тәгәрәтә иде. Шул бер бәрәңге белән караңгы төшә башлаганчы эшли идек. Ягарга утын юк, дип, кайтышка чәй дә куймый иде. «Ичмасам, ике бәрәңге дә тәгәрәтми», – дип үзара сөйләшеп ала идек. Айга бер кара мунча ягып керә идек. Киемнәрне таш өстенә какканда бетләр коелып төшеп, чытыр-чытыр яна иделәр. Бер-беребезнең арка чокырыннан берәр уч бет алып утка ташлый идек. Килгәндә киеп килгән галушларыбыз, чабаталарыбыз ертылып бетте. Көндез көнгә бер генә мичкә якканлыктан, кайтышка мич суынган була, икенче көнне тагын шул юеш киемнәребезне киеп окоп казырга китә идек. Берничә минутка соңарып килсәң, кич кешеләр кайтып киткәч, өстәмә эшләтәләр. Ул 40 градус суыкларга ничекләр түздек икән дә, ничекләр исән калдык икән?!» – дип, ул вакытларын әрнеп искә ала торган булган Мәгьсүмә апа. Август аенда юка яулык, юка күлмәктән окоп казырга киткән кыз кышкы суыкта башына бик каты суык тидереп кайта. Сөяккә калган кызын әнисе танымый. Селкенә торган булып калган баш белән бик озак җәфалана ул. Әнисе үләннәр белән дәвалап кына кызын аякка бастыра. Терелеп эшкә чыккан кызны барыбер мәҗбүриләп тракторчылар курсына укырга җибәрәләр. Бер класс белеме булмаган Мәгьсүмә апа кыска гына вакыт эчендә катлаулы машина белән идарә итү һөнәрен үзләштереп, 18 ел тракторчы булып эшли. Педальгә басарга аягы җитмәгәч, табан астына агач шакмак бәйләп куеп йөри торган була. Майга, тузанга батып трактор ремонтлауларын, аны кабыза алмыйча җәфалануларын, ачы тир, авыр хезмәттән тәмам эштән чыгып, кайчан сугыш бетә инде, кайчан ир-егетләр кайта инде, дип өзгәләнүләрен ачынып сөйли иде», – диде Гөлфания апа. Сабанчино авылында эшләгәндә сугыштан яраланып кайткан Хәертдин атлы егет белән таныша ул. 1943нче елда алар өйләнешә. Хәертдин абыйның яралары төзәлеп бетте дип, аны кабат сугышка алалар. Бу вакытта Мәгьсүмә апа кызы Гөлфания белән авырлы булып кала. Сугыш бетәргә инде күп тә калмаган була, 1945нче елның 24нче гыйнварында качып калган фашистлар Хәертдинне атып үтерә. Кызының исемен дә белә алмыйча, мәңгелеккә Герман җирендә ятып кала ул. Хатларын язганда һәрвакыт, исемсез кызыма, дип яза торган була. Җибәрергә өлгерә алмыйча кесәсендә калган соңгы хатын командиры алып кайта. Арча кешесе була ул. Сугыш беткәч, Мәгьсүмә апа ул хатны шуннан барып ала…

Алты ай окоп казып кайтканнарга «сугышта булды» дигән белешмә бирелгән булган. Алар белән бергә барган кыз (өчесенә дә белешмәне шул кыз алган була), югалттым, дип, 1944нче елда әнигә шуны бирми калдырган. Яхшы эшләгән өчен «Отличник Социалистического сельского хозяйства» дигән значок биргәннәр. Укый-яза белмәгәнлектән, шушы исем биргән ташламаларның барлыгын да белми яшәгән әни. Кыю, горур хатын иде шул ул. Ташламаларның барлыгын белгән булса да, үзе сорап барган булыр иде микән? Юктыр. 19 яшеннән авырган әнием җәй – тракторда, кышын авылдагы тегү артелендә эшләгән: сугышка бияләйләр, бүрекләр теккәннәр. Куелган норманы тутырыр өчен бик тырышырга туры килгән. Тылдагы хезмәтне туктатмыйча, алар Җиңү таңын якынайткан. Бөек Җиңүдә тыл хезмәтчәннәренең дә көче зур булган. Алар сәламәтлекләрен, яшьлекләрен корбан иткән. Бүген аларны искә алучы да юк. Минем әнием – Мөһминова Мәгьсүмә Гарип кызы – сугыш чоры һәм сугыштан соңгы авыр елларны кичкән, ирен сугыш «йоткан» тол хатын, хөкүмәттән бернинди ярдәм күрмичә, «балам, сугыш афәтләрен сезгә күрергә язмасын», дип, 1994нче елда 81 яшендә «миңа күрсәткән игелекләреңне, сиңа да балаларыңнан күрергә язсын», дип, үзенең хәер-фатихасын биреп, бу якты дөньядан китеп барды. Инде менә миңа да – сугыш ятименә дә 76 яшь. «Бер генә тапкыр булса да «әти» сүзен әйтәсе иде дигән теләк тә онытылып бара. Гомерлеккә ятим калып, ачлы-туклы үскән балаларны да, илен яклап һәлак булган әтиләрне дә, тол калган әниләрне дә хөкүмәт онытты. Сугыш вакытында тылда эшләгән әниләрнең, балаларның, өлкәннәрнең бүгенгә кадәр бер җирдә дә исемнәре юк. Сугыш ветераннарының кадере бар, яхшы пенсия алалар, машина, фатир бирделәр. Җиңү көнен якынайтып, сугыш кырында ятып калган әтиләрнең балаларына берни юк. Күңел шуңа бик әрни, сеңлем», –дип сүзен тәмамлады сугыш ятиме Гөлфания апа.

Фәридә ХИСАМОВА,

Кукмара районы

Комментарии