Йөрәкләрдән китми кайтавазы…

Йөрәкләрдән китми кайтавазы…

1942нче ел, 22нче июнь. Мари АССРның 20 еллыгын бәйрәм иткән, Сабантуй, Пеледыш пайрем (мариларның Чәчәкләр бәйрәме) уздырган тантаналы көннең кояшлы күген кайгы болыты каплады. Фашист Германиясе Советлар Союзына каршы сугыш башлады. Бәйрәм шатлыгы кинәт кенә илебез иңенә төшкән хәвефле, шомлы борчу-хәсрәт белән алышынды. Дәһшәтле һәм канкойгыч сугыш китергән югалтуларны бернинди бизмән белән дә үлчәп булмый. Күпме гаиләләрдән икешәр-бишәр ир-егетне сугыш уты йотты, алар ил азатлыгы өчен яу кырларында башын салды. Батырлыклары легендага әйләнгән Советлар Союзы Геройлары Әхмәтсафа Гайсин һәм Хәким Хәсәнов, фронтовик шагыйрь Мансур Гаяз, җәлилче шагыйрь Гайнан Кормаш исемнәре мәңгеләштерелде, Бәрәңгенең урамнарына якташларыбыз исемнәре бирелде.

Яу кырында шәһит киткән, билгесез югалганнарның язмышы бигрәк тә аяныч. Барып баш ияргә кайберләренең каберләре дә билгесез. Яшьлекләренең иң матур вакытын сугыш урлаган, 18-20 яшьлек «сабый» солдатларның өсләренә сызгырып бомба-снаряд яуган, «әни», дип кычкырып, кая кереп качарга белми торган чаклары да булгандыр. Исән-сау кайтып, бүген имин гомер кичергән фронтовиклар әле дә саташып уянадыр…

Бөек Җиңүнең 69 еллыгын каршылаганда, тыл ветераннарын аеруча зур хөрмәт белән зурласыннар. Алар сугыш өчен нәрсәләре бар – барысын да бирделәр. Халык үзе ач-ялангач булды, әмма, авызыннан өзеп, фронтны азык-төлек, кием-салым, сугыш кирәк-яраклары белән тәэмин итеп торды. Өстәмә салым гына да, кабатлап язмыйм, үзе чал тарих, күпне сөйли. Фронтны тәэмин итеп торган карт-коры, яшүсмер балалар, аналар, ана булу бәхетен татымый ялгыз картайган кыз-әбиләр – тыл ветераннары истәлеген онытырга хакыбыз юк…

Ерак тылда иген-тары чәчеп, мал-туар асрап, үзләре өшегән черек бәрәңге, алабута икмәге белән тукланып кына да фидакарьлек күрсәтеп калмыйча, хатын-кызларыбыз бомба-снаряд шартлауларын да татыган, әмма сынмаганнар, сынатмаганнар, авырлыклар алдында җебеп төшмәгәннәр, һаман да киң күңелле, тыйнак, сөйкемле булып калганнар. Фронтовик хатын-кызларыбызның күпчелеге мәрхүмәләр инде. Алар буынына төшкән сынауларны бүгенге яшьләр онытмасын, һәрвакыт исендә тотсын иде…

Бөек Ватан сугышы 20 миллионнан артык кешенең гомерен өзде, бик күпләрне гарип, ятим, парсыз, бәхетсез итте. Кешелек дөньясы үз гомерендә байтак сугышлар, кан коюлар күргән. Шулай да масштабы, китергән зыяны буенча аларның берсен дә Бөек Ватан сугышы белән чагыштырып булмыйдыр, мөгаен. Дүрт ел буе барган сугыш безнең җиребезне яндырды, туганнарыбызны, якыннарыбызны арабыздан тартып алды, күпләрне туган туфрагыннан аерды, язмышларны җимерде. Фронт, тыл ветераннарыбыз күңелендә һәм туганнар каберендә бу елларның ачы, хәсрәтле кайтавазы сизелә, йөрәкләрдән китми…

Сугыштан исән кайткан фронтовикларыбыз районыбыз икътисадын күтәрүгә зур көч куйдылар, авыл хуҗалыгын үстерүгә өлеш керттеләр, төрле тармакларда тир түктеләр. Күп кенә фронтовикларыбыз яшь буынга тәрбия бирүдә көчен кызганмады. Кызганыч, барысын да исемнәре белән санап чыгу мөмкин түгел. Вакыт тарихи вакыйгалар шәһитләрен арабыздан алып китә тора. Аларның батырлыклары үлемсез!

Инде тагын Җиңү язы ишек кага. Фронтта һәлак булганнарның рухын рәнҗетмичә, хәтер-хатирәләрне җуймыйча, тормышның ямен табып яшисе иде. Уртак йортыбызга беркайчан да сугыш төсендәге үлем килмәсен!

Рәсемдәге яраткан бабайларым белән аралашып яшәдем. Һәрберсе легенда, тарих. Күпме истәлекләр алар хакында, язып бетергесез. Сулдан уңга: Әхмәт Вәлиев, Георгий Федорович Золотарев, Каюм Мөэминов, Габдулла Әхмәдуллин.

Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА.

Мари иле, Бәрәңге бистәсе.

Йөрәкләрдән китми кайтавазы..., 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии