«Уфалла арбасы»

Җыр-моңның кешегә тәэсире турында күп сөйлибез, язабыз. Әйе, җыр ул яшәртә дә, яшәтә дә, җырлата, юата да. Нинди генә күңел халәте булмасын, кеше җырлап моңлана, борчу-сагышларын тарата. Җыр үткәнгә алып кайта, хатирәләрне яңарта. Менә минем дә соңгы араларда популярлашып киткән «Уфалла арбасы»н мисалга китерәсем килә. Габделфәт Сафин башкаруындагы әлеге җырны мин күз яшьләрсез тыңлый алмыйм. Клибы да күңелләрнең иң нечкә кылларына үтеп керерлек итеп төшерелгән. Клип геройлары – безнең әниләр, әбиләр һәм аларның балалары. Әнә шул арбаны тартып тамак туйдырды элек авыл халкы. Без 1960-1970нче ел балаларына да эләкте әлеге «михнәт арбасын» өстерәүләр. Елга кырыйларында, басудагы ерым тирәләрендә үскән печәнне җыеп киптереп, мал асралды ул чакта. Яз җитеп, беренче үләннәр күренә башлауга, капчык тотып, бозауга печән йолкып җыярга йөри торган идек. Җәй буе хатын-кыз, бала-чага басудан кайтып кермәде. Бер вакыйга йөрәгемә бигрәк тә тирән уелып калган.

Җәйге эссе көн. «Чишмә башы» елгасыннан бер «уфалла» печән чабып алып кайттык та, чәй эчкәч, печәнгә әни белән тау башына менәргә булдык. Үзенең дә көчле, сәламәт чагы булган, күрәсең, әллә печән ташырга күбрәк вакыт калсын дипме, әни тауга турыдан гына менәргә тәкъдим ясады. Мин дә куәтләдем. Бакча башыбыздагы «Керәч тавы» – бик текә, биек тау. (Өстәп шуны әйтим: хәзер шул тауга күтәрелеп тә карый алмыйм, башым әйләнә.) Арбабызны көч-хәл белән өстерәп менәбез шулай. Урта бер тирәгә менеп җиткәндә, тауның икенче ягына күзем төште. Җил-җил атлап, колхоз бригадиры Фатыйма апа килгәне күренә. Күңелгә килгән курку хисен әнигә җиткердем. «Без бит басуга кермибез, арыш кырыендагы каты-коты печәнне генә урабыз», – дип тынычландырды ул мине. Мең газаплар белән тау башына менеп җитеп, бер учма печән уруыбызга, Фатыйма апа (урыны җәннәттә булсын инде) килеп тә җитте һәм, аты-юлы белән сүгеп, кире кайтып китүебезне таләп итте. Елый-елый, бераз сөзәгрәк булган «Мәттин тавын»нан буш арбабызны өстерәп төшеп киттек.

Әйе, ул елларда хәтта чүп үләннәрен җыю да тыела иде шул. Колхоз рәисе яисә бригадирга очрасаң, башың бетте дигән сүз. Арба тәгәрмәчен салдырып алып китүләр, арбаны ватулар, чалгы, уракларны алулар – барысы да булды. Сыер саварга дип, бәрәңге басуыннан әрем җыярга барганда, очрамасалар ярар иде, дип тели идек.

«Уфалла арбасы»н тыңлаганда, ирексездән әнә шул көннәр искә төшә, борынга яңа чабылган печәннең хуш исе бәрелгән кебек тоела, һәм… ирексездән күзләрдән яшь ага башлый. Рәхмәт Сезгә, Габделфәт! Үткәнебезне чагылдырган искиткеч тирән мәгънәле җырыгыз белән өлкән буын кешеләренең күңелләрен кузгатуыгыз өчен рәхмәт. Киләчәктә дә иҗади уңышлар юлдаш булсын үзегезгә.

Сүз азагы. Әнә шулай «бөртекләп» колхоз милкен күз карасыдай саклаган элекке җитәкчеләр (аларның күбесе мәрхүмнәр бит инде) бүген таралып беткән хуҗалыкларны күрсәләр, нишләрләр иде икән? Җитмеш еллар дәвамында тупланган мөлкәт берничә ел эчендә юкка чыгып бетте шул. Монысына, әлбәттә, авыл халкының күңеле бик-бик әрни. Күпме көч әрәмгә түгелгән булып чыкты.

Зөлфирә САМАТОВА.

Мамадыш районы, Зур Өске авылы.

Комментарии