Фатыйма әбинең күргәннәре

Фатыйма әбинең күргәннәре

11нче апрель – фашистлар тоткынлыгыннан азат итү көне. Хәзерге көндә Лесхоз бистәсендә яшәп, үзенең 93 яшен тутырган, яшьли немец әсирлегендә булган Фатыйма әби Минһаҗетдиновага багышлана.

2007нче елның май иртәсе. Казанда язгы матур, җылы яңгыр явып узды. Агачлар яшәреп киләләр, шомырт куаклары ап-ак чәчәктә утыра, яннарына килсәң, хуш исләрен иснәп туеп булмый. Мин иртәнге якта Казанда эшләремне төгәлләп, машинам белән кайту ягына борылдым. Үземә сөйләшеп кайтырга берәр кеше утырту теләге белән, Совет мәйданында тукталырга уйладым. Шунда яныма бер бәләкәй гәүдәле әби йөгереп килде:

– Сынок,сынок! Пожалуйста, довези до Богатых Сабов, – диеп, минем шул якка кайтасымны ишеткәч, машинама кереп тә утырды. Юл буе сөйләшенмичә кайтылды. Һәрберебез үз уена чумган иде. Сабага гына кергәндә әбием:

– Сынок, а как мне в Лесхоз проехать? – диеп сорап куйды, һәм мин аның Сабада беренче тапкыр булуын аңладым. – Если сможешь, довези меня до туда, пожалуйста, я заплачу за проезд, – диде юлдашым.

Әллә бу урыс әбиен жәлләүдән, әллә картларга гел яхшылык эшләү теләгеннәнме, бүген үземнең ял көне булуын уйлап, риза булдым. Юлда барганда әбинең кемгә кайтуын сорап куйдым, ә ул тыныч кына: «К своей знакомой еду, сынок, с города Пензы», –диде.

Лесхозга барып җитеп, әбигә хәерле көннәр теләп, машинадан төшәргә тәкъдим ясагач, әбием үзенең кайткан кешесенең кайда торуын белмәвен әйтте. Фамилиясе Зиннәтуллина, исеме Фения икән. Шунда урамнан узып баручы апайлардан 1923-25нче еллар тирәсендә туган Зиннәтуллина Фениянең кайсы йортта яшәвен сорадык, алар андый кешене белмәүләрен әйттеләр. Шулай да алардан олы яшьтәге карчыкларның кайсы йортларда яшәүләрен язып алып калып, шул йортлардан белешеп карарга булдык. Биш йортка кереп тә әбигә кирәк кешене таба алмадык. Алтынчы йортка кергәч, безне уртача яшьтәге хатын белән ир-ат каршы алды. Әби турында сорашкач, мондагы әбинең дә без эзләгән әби булмавы ачыкланды. Инде капкадан чыгып барганда гына ир кеше әнисенең кыз вакытта фамилиясе Зиннәтуллина булган бугай, диеп куйды, ләкин исеме Фения түгел, ә Фатыйма булуын әйтте. Шулай да әбине күреп чыгыйк инде дип өйгә кергәч, хуҗабикә чаршау белән бүлеп куелган урында ятып торучы әбигә дәшеп:

– Әнкәй, кунаклар бар әле бездә, – диде. Әби торып утырды һәм безгә үзенең матур күзләре белән тутырып карады. Олы яшьләрдә булса да үзенең яшьлек матурлыгын югалтмаган, диеп уйлап куйдым. Шул мизгелдә урыс әбием телгә килеп:

– Фения, Фения! Ты меня помнишь, я же Лара! – диеп әйтүе булды, татар әбием калтыранып куйды, йөзләре агарынды. Хуҗа хатын нәрсәдер сизеп, аңа дару белән су эчерде, тынычланып калгач, ике әби кочаклаштылар. Мин шунда гына үземнең нинди яхшылык эшләвемне уйлап, кирегә Сабага юл тотарга булдым. Хуҗа хатын белән ирнең чәй эчәргә кыстауларына да карамастан, кайтып киттем. Шулай да хатынның исеме Лида, ә ирнең Ринат икәнлеген белдем.

Бу вакыйганың тарихы шуның белән беткән дә булыр иде. Ләкин… Җәйнең бер матур көнендә, чәй эчеп утырганда кече улым, серле генә итеп елмаеп, үзенең өйләнергә исәбе барлыгын әйтеп куйды. Без хатыным белән каршы килмәдек, һәм ул безгә җәйге Сабан туеннан соң, үзенең булачак кәләшен алып килеп күрсәтте. Лесхозда яши, исеме Лилия икән. Кыз безгә ошады һәм, билгеләнгән көнне, кызның ата-анасыннан рөхсәт сорарга юл тоттык. Дөньяда тау белән тау очрашмаса да, кешеләрнең очрашуын мин шунда гына аңладым. Кызның ата-анасы шул теге вакытта Лара әбине калдырып киткән йортның хуҗалары Лида белән Ринат булып чыктылар. Без күптәнге танышлар шикелле кочаклашып исәнләштек, ә сентябрь аенда гөрләтеп туй ясадык.

Бер Лесхоз бистәсенә кодаларга кунакка баргач, Фатыйма әбидән: «Теге Лара әби кем иде ул, яшь вакытта бергә очрашкан идегезме, бергә эшләргә туры килгән идеме?» – дип сорап куясы иттем. Әбием кинәт кенә агарып калды һәм елап җибәрде, ә мин, гаепле кешедәй, берни аңламыйча басып тик торам. Шунда әбигә ярдәмгә килгән кодагыем әкрен генә: «И, кода, әнинең күргәннәрен Аллаһ башка беркемгә дә күрсәтмәсен», – дип куйды. Әби бераз хәл алгач, үзенең башыннан үткәннәрне сөйләде.

Ул үзе Казанчы-Бигәнәй дигән авылныкы икән. Яшь вакытында тормышы бик авыр була, шулай да әби ике класс белем ала. Әтисе үлгәч, әнисе Арташ ягына кияүгә чыга, үзе белән Фатыйманы да ияртә. Ләкин ул яңа гаиләгә сыймый һәм аны, ун яшьлек кызны, Казанга туганнарының балаларын карарга җибәрәләр. Фатыйма әби туганнарында 16 яшькәчә яши һәм, эшкә ялланып, Украинага китә, Сталин өлкәсендәге Караковстрой авылында эшли. Бу 1941нче ел була. Кинәт кенә сугыш башлана һәм немец илбасарлары Украинаны басып алалар, ә 1942нче елның май аенда 17 яшьлек Фатыйманы бер төркем украин кызлары белән Германиягә алып китәләр. Фашист лагерында ачлы-туклы берәр атна тоткач, дүрт кызны немец управляющие (ахырдан белдек) килеп, өч сакчы хатын күзәтүендә Штромберг фамилияле алпавыт басуына эшкә алып китәләр. «Аз гына эшең ярамаса да кыйныйлар иде, тамак ач, чак-чак кына йөрисең. Кичен лагерьга кире кайтаралар, ә анда инде солдатлар саклый, төнлә белән йокы бирмиләр, бездән көләләр, җитмәсә кыйныйлар иде. 1945нче елда совет гаскәрләре безне азат иткәннән соң, ноябрь аена кадәр тикшерү уздык һәм безне кирәкмәс кешеләр төсле кайтарып җибәрделәр. Гомер буе куркып яшәдем, чөнки безне тикшереп торалар иде. 1949нчы елда элеккеге Чүриле районы (хәзерге Арча районы) Сикертән авылы кешесе Тимерханга кияүгә чыгып, яңадан вербовкаланып итеп, Любян якларына китеп бардык. Урманда эшләдек, ахырда менә шушы Лесхоз бистәсенә килеп урнаштык. Ирем Тимерхан һаман да урман кисүдә, ә мин башта ботак чабуда, аннан соң балалар бакчасында эшләдем. Картымның үпкәсе авырый, Чәбия Чүрчи авылы янындагы тубдиспансерда яткалап кайта иде, – дип сөйләде әбиебез елау аралаш. Ә Лара – лагерьда вакытта немец алпавытында бергә эшләгән кызларның берсе. Ул минем Татарстаннан икәнне белә бит. Казандагы архивларның берсеннән минем документлар буенча кайда яшәгәнемне эзләп таба, үзе хәзерге вакытта Пенза өлкәсендә яши икән. Карты Бөек Ватан сугышында катнашкан, тик 1976нчы елда безнең арадан китеп барган. Балалары булмаган», – дип тын калды әбием.

Шунда кодагыем ярдәмгә килгәндәй: «Без үзебез дә бик аптырашта калдык, теге украин әбие Лара сөйләгәннәрдән соң нәрсә эшләргә дә белмибез, – дип әйтеп куйды. – Шуннан соң киңәшләшеп, әбинең документларын Татарстан Министрлар Кабинеты каршындагы тарих архивыннан соратып карарга булдык. Җавапта, дөрестән дә, әбинең 1942-45нче елларда немец әсирлегендә булуы язылган, хәтта бармак эзләре төшерелгән бите дә бар иде. Без бу бармак эзләре чыннан да Фатыйма әбинеке микән дип тикшертеп карарга булдык. Инде 69 ел гомер үтсә дә бармак эзләре әбинеке белән тәңгәл килә иде. Район тәэминат бүлегенә докуменларны тапшырып, чыннан да бу документлар әбинеке икәнлеген исбатларга тотындык. Немецчадан тәрҗемәсен ясатып, аны раслатып, бармак эзләре дә туры килгәч, күп архив юллары узып, әбиебезгә «несовершеннолетняя узница фашизма» дигән таныклык бирелде».

Беренче ире Тимерхан үлгәч, әби язылышмыйча гына Ринатның әтисе белән яши башлаган, балаларын үстерешкән. Берничә елдан икенче ире Зәкиулласы да вафат булгач, әбине үги улы Ринат үзләренә алып кайтып тәрбияли башлаган.

Әбинең беренче иренең дә язмышын беләсебез килде, Арча районыныкы булгач, ул як архивларында эзләнергә туры килде. Әбиебезнең хәтере начараю сәбәпле, хәтта кайсы авылныкы икәнлеген дә хәтерләми иде. Шулай да бу сер йомгагы да чишелде. Фатыйма әбинең беренче ире дә 1942нче елдан әсирлектә булган, бер иптәше белән аннан качкан, ләкин яңадан эләктергәннәр һәм Италиягә концлагерьга җибәргәннәр. Ул әсирлектән качып, Италия партизаннары составында сугышкан. Шулай ук совет лагерында тикшерү узган. Болар барысы да архив документлары буенча раслана. Фатыйма әби белән бергә бер-берсенең әсирлектә булганлыгын белмичә, бер-берсенә сөйләмичә, куркып гомер иткәннәр. Әбигә сугыштан кайтып үлгән ветеран гаиләсе әгъзасы дигән таныклык бирелде.

Фатыйма әби хәзерге көндә улы белән килене тәрбиясендә бәхетле картлык кичереп яши. «Рәхмәт шушы улым Ринат белән киленем Лидага. Алар минем өчен табиб та, тәрбияче дә, караучы да. Алар булмаса мин бу яшькә җитә дә алмаган булыр идем», – ди Фатыйма әби күз яше аралаш.

Муса АБДУЛЛИН,

Саба районы, Байлар Сабасы бистәсе

Комментарии