Хәерчелек аркасында: әби кешегә бурычлары өчен оныкларын бирмиләр

Хәерчелек аркасында: әби кешегә бурычлары өчен оныкларын бирмиләр

Туучылар санын арттыру өчен ил башындагылар нинди генә программалар уйлап тапмый! Хәзер хәтта беренче балаңны табуга ук акча бирәләр. Шулай да, яшьләр бала табарга ашыкмый һәм курка. Чөнки дәүләт биргән ана капиталын акчалата ала алмыйсың. Аны куллануда чикләр бар. Хөкүмәт кашыклап бирә дә, сабы белән күзеңә төртеп куя. 466 мең сумны фатирга тотыйм дисәң, андый бәягә фатир мәңге табалмыйсың. Караңгы бер авылда йорт тия-тиюен, тик ул авылда эш юк. Димәк, шушы акчаны кертеп, ипотека алсаң гына. Ә ипотека да түләп торып, бала да үстерү җиңел түгел бу заманда чөнки бөтен әйбер дә акчага килеп терәлә. Бу бәяләр белән ничек җан асрарга?

ӘТИЛӘРЕ ЯРДӘМ ИТМӘГӘН

Казанда яшәүче 62 яшьлек Ирина Алексеевна Гаврилова моның ни кадәр авыр булуын үз җилкәләрендә татыган. Ул 9 ел буе ике оныгын һәм аларның әнисен – кызы Екатеринаны тулысынча үз пенсиясенә яшәткән. 10 яшьлек Мелисса һәм 4 яшьлек Машаның ач-ялангач йөргәне булмаган. Тик пенсионерның 15 мең сум акчасы шушы 4 кешедән торган гаиләне ашатып-киендереп тору өчен генә җиткән. Коммуналь хезмәтләр өчен түләргә калмаган. Нәтиҗәдә, берничә ел эчендә Торак-коммуналь хезмәт күрсәтү оешмасына 180 мең сум бурычы җыелган. Һәм карчыкның оныкларын гаиләдән тартып алып, балалар йортына җибәргәннәр.

…Ирина Алексеевна белән күрешкәч тә, тискәре фикер тумый. Пөхтә киенгән, бик әдәпле сөйләшә, тыйнак апа. Кулында ике хат – моны хәзерге вакытта Балык Бистәсенең «Акчарлак» ятимнәр йортында тәрбияләнүче өлкән оныгы Мелисса язган. «Исәнме әбием! Сиңа бу хатны сезне сагынганга күрә язам. Һәр көнне Аллага ялварам – мине тизрәк моннан алып китсәгез иде. Минем бик тә өйгә кайтасым килә!». Икенче хат: «Кадерле әниемә. Әни, син бу дөньяда булган иң кадерле кешем минем. Мин синең белән горурланам. Бу хатны өйдә булганда да үзеңнең яныңда йөрт, чөнки ул сиңа минем мәхәббәтемне биреп торыр». Хатларны укыганда күзгә яшь килә.

Ничек мондый хәл килеп чыкты соң, Ирина Алексеевна? – дим. Оныкларыгызны кайчан, нәрсә аркасында алып киттеләр?

– Ике оныгымны да биләүдә вакытларыннан ук үзем карап үстердем мин. Кызым ике мәртәбә кияүгә чыкты, икесендә дә уңмады. Беренче ире, олы оныгым Мелисссага 6 ай гына булган вакытта икесен дә куып чыгарды. Миңа кайттылар. Бу 2010нчы ел иде. Авырсынмадым, оныгымны карау өчен хәтта эшемнән киттем. Алты ел буе тормышны ничек кирәк алай сөйрәп барган идек. Бай яшәмәдек, тик кирәкле әйберләребез гел булды. Кызым эшләмәде (ни өчен икәнен әңгәмәдәшем кат-кат сорасам да әйтмәде – А. З.) шуңа күрә гаиләбезне алып бару тулысынча минем өстә иде. Кызымның, билгеле, үз тормышын җайлыйсы, кияүгә чыгып, бәхетле яшисе килде. Тик ул икенче иреннән дә уңмады. Икенче оныгыбыз Маша туарга тиеш иде – кияү кеше аны балалар тудыру йортына илтеп куйды һәм барып алмады. Бала әтисенә кирәкми дип, шунда калдырып чыгыйкмыни? Әлбәттә, барып алдым, Машабызны да үзем үстердем. Алла ярдәме белән әнә шулай итеп ике оныклы булдым. Аларны кече яшьтән чиркәүгә йөрттем, тәрбияләдем. Минем Казанның Дубравная урамында ике бүлмәле фатирым бар. Торыр җиребез бар, ягъни. Тик балаларга акча гел кирәк, бер тиенсез калган чаклар да бар иде, – дип сөйли ул.

Ике оныгының да әтиләре кызларының тормышы белән кызыксынмаган, ярдәм итмәгән. Хәтта алимент түләргә дигән суд карарлары чыкса да, бер тиен дә килмәгән. Ә суд приставлары аталарны имеш, таба алмаганнар, алиментлар әле дә түләтелмәгән. Әңгәмәдәшем әйтүенчә, кызы Екатерина берничә мәртәбә эшкә урнашып караган – тик алмаганнар. Кемнәрнеңдер өйләрен җыештырып әз-мәз акча алып кайткан. Тик бу да җитмәгән.

Изображение удалено.– Әле Машабызны имезергә сөте дә юк иде, ясалма сөт сатып алдык. Аның да кечкенә генә бер савыты 400 сум тирәсе тора. Акча нык кирәк иде. Бик авыр була башлагач, җыенып, Идел буе районы хакимият йортына ярдәм сорап бардым. «Авыр хәлдә калган, матди кыенлык кичергән гаиләләргә Татарстанда ярдәм күрсәтү бар бит, булышсагыз иде», – дидем. Берничек тә ярдәм итә алмыйбыз, диделәр. Ничек булдыра алдык, шулай яшәвебезне дәвам иттек. Ул арада коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгәнгә күрә, бурычларым җыела башлады. Әйе, минем акчам юк иде. 15 мең сум пенсия алдым. Ике бүлмәле фатир өчен кимендә 5 мең сум түләү килә. Аны бирсәм, 4 кешедән торган гаиләне ашатырга айга 10 мең сум гына кала дигән сүз. Ничек бу акчага ай буе яшәп була соң? Кибеткә бер тапкыр кереп чыгасың – 500 сумың «оча» гына. Ике көннән тагын керергә кирәк. Мин бит балалар авызыннан өзеп, аның кадәр акчаны торак-коммуналь хуҗалык идарәсенә биреп бара алмыйм. Миңа «Түлә, түлә!» – дип әйтә башладылар. «Ике баланы ашатам, түләү мөмкинлегем юк», – дидем. Шуннан соң бу бурычларны алу буенча судлар башланды. Бездә бит тәртипләр бик кызык. 9 ел буе ике балага бер атасы да алимент түләми – алардан акчаларны каерып алучы юк. Ә шул балаларны үстергән әбидән бурычны түләттергәндә тиз тоталар… – ди Ирина Алексеевна.

АНА ХОКУКЫННАН МӘХРҮМ ИТӘРГӘ!

Торак-коммуналь хуҗалык белән мәхкәмә утырышлары барган арада, Ирина Алексеевнаның башына тагын бер бәла килгән. Кызы Екатерина үз исеменә кара тап төшергән.

– Ул болай өйдә генә утыра торган кеше үзе. Тик бер мәртәбә, дуслары белән очрашкач, эчкәннәр дә, агуланып, больницага эләкте. Аны Сеченов урамындагы Наркология диспансерында бер ай буе системалар куеп дәваладылар. Шунда «Злоупотребление алкоголем» дигән диагноз белән чыгардылар. Тик кызымның беркайчан да баш югалтып эчкәне юк. Көн саен салып утырганы булмады. Бу диагноз безнең тормышта зур роль уйнады. Наркология диспансерында ятып чыкканнар айга бер мәртәбә тикшеренеп торырга тиеш икән. Кызым моңа әһәмият бирмәде, бармады. Өйдә шуның аркасында тавыш чыга башлады. «Бар, йөр, исәптән төшерсеннәр сине», – дип күпмеләр әйттем, тыңламады. Ул арада безнең өстән зарланганнар: имеш олы кызыбыз Мелисса мәктәпкә йөрми, имеш без тиешле тәрбия бирә алмыйбыз, әниләре начар тормыш рәвеше алып бара, эшләми… Безнең бу 180 мең сум бурычны да телгә алдылар… Идел буе районы прокуроры бу уңайдан мәхкәмәгә мөрәҗәгать итеп, кызымны ана хокукларыннан мәхрүм иттерде. Гадәттә бит мондый вакытта башта аналарга кисәтү ясыйлар – ярты ел вакыт бирәбез, тәртибең үзгәрмәсә, балаларыңа булган хокукларың бетерелә, диләр. Ә кызымны алай кисәтеп торучы да, ярты ел вакыт бирүче дә булмады. Прокурор ПДН һәм полиция хезмәткәрләренә оныкларымның әнисен һәм ике атасын хокукларыннан мәхрүм итәргә документлар җыярга кушты. Шунысы кызык, аталарын «хәбәрсез югалганнар» дип язып китерделәр, кызымны гына хокукларыннан мәхрүм иттеләр. Һәм суд карарында балаларны дәүләт карамагына тапшырырга дигән карар чыкты. 9 ел буе аларны мин үстердем, тик миңа опекага тапшыру турында ләм-мим. Туп-туры ятимнәр йортына җибәрергә, гаиләсеннән тартып алырга кирәк икән! – дип сөйли Ирина Гаврилова.

Кызы Екатерина ана хокукларыннан мәхрүм ителүе белән килешмичә, апелляциягә биргән. Генераль прокурорга кадәр барып җиткәннәр, хәтта Путин янына Мәскәүгә барганнар. Мәскәү бу гаилә мәсьәләләрен яхшырак карауларын сорап, Татарстан хөкүмәтенә мөрәҗәгать иткән. Гаиләгә Татарстан республикасының балалар хокукларын яклау буенча вәкил Гүзәл Удачина килгән. Аның хаты да бар. «Без бөтен материалларны да тикшердек. Мәхкәмәгә ана хокукыннан мәхрүм итү турындагы карар чыгаруын сорап мөрәҗәгать иткәнче, бу гаиләгә авыр хәлдән чыгу өчен ярдәм күрсәтелергә тиеш булган», – дип язылган анда.

– Чынлап та, Гүзәл Удачина үзе дә күрде: фатирыбыз бай түгел, ләкин пөхтә, кызымны сәрхуш дип күрсәтмәкче булалар да – өйдә бер генә шешә дә юк. Без ярдәм турында әллә кайчан сораган идек, игътибарга алмадылар бит. Шундый карар чыгарып куйдылар. Ә адвокатлар яллап, хокукларыбызны якларга акчабыз юк иде, – дип сөйли Ирина Алексеевна.

КАЙТАРЫРГА ӨМЕТЛӘНӘ

Балаларны ничек гаиләдән алып китүләре турында сөйләгәндә, әби кешенең кан басымы күтәрелде. Бу куркыныч бер төш кебек булды, дип искә ала ул. Суд карарына ризасызлык белдереп, апелляция бирелгән, Ирина Алексеевна балаларның опекуны булырга теләп гариза язган, тик әле бер генә мәсьәлә дә хәл ителмәгән килеш, сабыйларны алырга килгәннәр.

– 2017нче елның августы иде бу. Кичке сәгать уннар тирәсендә фатирда ут сүнде. Ни булганын белергә теләп, баскыч мәйданчыгы янындагы электрощитны карарга чыктым. Шул арада, 6-7 кеше фатирга бәреп керде. Амбал кадәр ике полиция хезмәткәре, 3-4 ханым – ПДНнан һәм опека бүлегеннән. Кулларымны каерып, мине бер бүлмәгә бикләп куйдылар. Ул арада берсе кызымның ана хокукыннан мәхрүм ителүе турындагы карарны укыды да, балаларны эзли башладылар. Кечесен – 3 яшендә булган Машаны йоклаган җиреннән алып чыгып киттеләр. Ә Мелиссаны таба алмадылар. Ул карават астына качкан булган. Беренчедән, минем фатирыма рөхсәтсез керергә ни хаклары бар? Икенчедән, суд карарында без балаларны дәүләт канаты астына үзебез тапшырырга тиеш диелгән. Ә рөхсәтсез кереп, балаларны төн уртасында мәҗбүри алып китәргә тиешләр димәгән. Бу бит аларга да күпме травма дигән сүз. Олы оныгым тегеләр чыгып киткәч кенә карават астыннан үзе килеп чыкты. Аны бер ел буе фатирда качырып яшәттек. Тик 2018нче елның октябрендә мин өйдә юк вакытта, кереп, барыбер алып чыгып киткәннәр. Кечесен бер ел буе Казанның 18нче больницасында яшәттеләр. Мин хәлен белергә барып йөрдем. Бер килүемдә Лаеш балалар йортына җибәрүләрен әйттеләр, ә аннан соң эзләр югалды, чөнки аны бала таба алмаган ирле-хатынлы гаиләгә асрамага биргәннәр. Әле бит безнең мәхкәмә эшләре дә тәмамланмаган, ә бала инде башка гаиләдә тәрбияләнә. Ә олысы хәзерге көндә Балык бистәсендәге «Акчарлак»та. Аның янына еш барып та булмый, чөнки бару өчен такси ялларга кирәк, автобус белән генә барып җитә торган җир түгел, – дип аңлата миңа әби кеше.

Шунысы да бар: ана хокукыннан мәхрүм итү алдыннан, гадәттә, килеп, балаларның нинди шартларда яшәвен тикшереп китәләр. Ә бу очракта андый хәл дә булмаган. Гүзәл Удачинадан башка гаиләгә килеп караучы башка кеше юк.

– Әле менә узган атнада гына килделәр опекадан. Бу – беренче килүләре булды. Балаларны опекун итеп тануларын сораган гаризам бар бит, әлегә шул мәсьәлә хәл ителә, – ди Ирина Алексеевна. Аңа бу эшләрендә Гүзәл Удачина да ярдәм итә икән. Коммуналь хезмәтләргә бәйле бурычына килгәндә, бер ел тирәсе инде карчыкның пенсиясеннән ай саен 7 мең сум акча алып калалар. Хәзер бурычның 100 меңе калды, ди ул.

Ирина Гаврилова оныкларының үзендә яшәвен тели һәм ахыргача көрәшәчәкмен, ди. 9 ел тәрбияләдем бит әле, бер дигән яшәдек, тагын тәрбияләрмен, ди үзе.

Менә шушындый мисаллар үзебезнең янәшәдә генә булгач, ничек курыкмыйча бала алып кайтсын яшьләр? Ә гаилә таркалып, атасы алимент түләмәсә һәм баланы ялгыз үстерергә калса? Ә шушылай коммуналь хезмәтләрең өчен йөзәр мең бурыч җыелган дип, баланы гаиләдән тартып алсалар? Бәлки бала алып кайтырга өндәгәнче, халыкның тормыш итү дәрәҗәсен яхшыртырга кирәктер?

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии