Каһарман әдип

Каһарман әдип

Миңа ул вакытта 10-12 яшьләр булгандыр. Күршедәге дустым Фәргәп Мөхәммәтҗановларга кергәч, ул миңа калын гына китап күрсәтте. Анда авылдашым, кыю танкист, гвардия капитаны Бәдыги абый Хисамов турында язылган иде
Күренекле татар язучысы Гадел Кутуй Бәдыги абый белән дүрт тапкыр очраша. Аның сугышчан батырлыгы турында фронт газеталарында яза. Ә язучының «Тетрә, Берлин!» дигән очеркында якташыбыз турында мондый юллар бар: «Менә батыр танкист – гвардия өлкән лейтенанты Бәдыги Хисамов. Командирлар аның турында «Кыю, хәйләкәр егет», диләр. Мусатовлар, Сухаревлар һәм Хисамовлар белән бергә мәшһүр җырчы Җамбулның оныгы – атаклы танкист Кубис Җумабеков та Берлинга бара. Аның экипажында дүрт милләт вәкиле бар. Бу очраклы хәл түгел. Ерткыч гитлерчылар оясын туздырырга СССР халыкларының мәңге какшамас дуслыгы бара!»
Бу турыда минем язып чыккалаганым да булды. Инде менә Фәргәп дустым белән очрашуга 54-55 ел үткәннән соң, мин китапханәгә барып, язучы Гадел Кутуйның сайланма әсәрләр китабыннан «Тетрә, Берлин!» дигән очеркны эзләп таптым. Үзем дә белмичә, күпне күргән, сугыш михнәтләреннән, авырулардан 42 яшендә иртә вафат булган Гадел Кутуй дөньясына кереп чумдым. Авылдашым Бәдыги абый кебек, бу олы әдип тә миңа бик якын булып китте. Шушы елда язучы Гадел Кутуйның (Гаделша Нурмөхәммәт улы) тууына 120 ел тула икән. Ул 1903нче елның 28нче ноябрендә Саратов губернасындагы Татар Кынадысы авылында туган. Башлангыч белемне шунда алган. 
Һәрбер язучының таланты ачылып китүгә сәбәпче хәлләр була. Гадел Кутуй тормышында да бар алар. Аның әнисе Динә апа шигъри җанлы хатын булган. Бәетләр, җырлар чыгарган. Булачак язучы аларны тыңлап үскән. Аннары мәктәпләр: Татар Кынадысында туган телне, әдәбиятны өйрәнү, 1912нче елда әти-әниләре белән Алексеевск авылына күчкәч, андагы рус мәктәбендә Пушкин, Лермонтов иҗатлары белән танышу. 1917нче елда гаиләләре Самарага күчкәч, ул әдәби атмосфераның эченә үк килеп керә. Әдәбиятка омтылыш яшь егетне Казанга алып килә. Казанда Гадел Кутуйның беренче шигыре 1923нче елда басылып чыга. 
Моннан йөз еллар элек диярлек, үткән гасырның егерменче еллары бүгенге кебек үк үзгәрешләр, элеккедән ваз кичү, яңа кыйммәтләр, яңа мөнәсәбәтләр тудыру заманы булган. Яңа чор, яңа омтылышлар. Шул омтылышлар белән канатланган яшьләр Русиянең төрле почмакларыннан Казанга агылган. Алар арасында кабатланмас талант иясе, кулдан төшми укыла торган әсәрләр авторы Гадел Кутуй да булган. Аның яшәешенә һәм иҗатына да замана тудырган шартлар йогынты ясап торган. Җәбер-кимсетүләр, ахыр чиктә үзен һәлакәткә китергән фаҗигаләр кичерүенә карамастан, язучы дистәләрчә телләрдә, йөзләрчә басмаларда таралган «Тапшырылмаган хатлар» повестен, Бөек Ватан сугышының коточкыч дәһшәтле юлларын үтеп җиңү яулаган совет сугышчысының хисләрен йөрәкләрне тетрәндерерлек итеп тасвирлаган «Сагыну» нәсерен язган. Галимҗан Нигъмәти Гадел Кутуйны татар шигърияте күгендәге биш йолдызның берсе дип атаган. 
Мещанлыкны, эшләмичә генә матур яшәргә теләүчеләрне фаш итүе белән әдипнең әсәрләре бүген дә актуаль булып кала. Тик бүгенгеләргә алдашу, ялкаулык, оятсызлык өстенә чиктән тыш шәфкатьсезлек һәм комсызлык та өстәлгән. 
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк Гадел Кутуй сугышка омтылса да, анда китү 1942нче елның июнендә генә насыйп була. Фронтка киткәндә дә Кутуй язучы һәм журналист каләмен үзеннән калдырмый. 1944нче елның көзенә кадәр хәрәкәттәге армиядә хезмәт итсә дә, аның шигырьләре, хикәяләре, хәбәрләре, мәкаләләре тылдагы һәм хәрби газеталарда чыга, бөтенсоюз радиосыннан да яңгырый. 
Әдип сугышка гади солдат булып китә. Фронтның кырыс чынбарлыгы таләп иткән һәр тапшырылган эшне, һәр боерыкны намус белән үти. Гадел Кутуй сугышта һәрвакыт батыр һәм кыю, үзенең түземлеге, күңел күтәренкелеге белән башкаларга үрнәк була. Ул һәр сугышчан йөкләмәне нәкъ үз вакытында үти. 
Тәрбияче-оештыручы буларак, үзен сәләтле итеп күрсәтә һәм дивизия парторгы итеп сайлана. Ул фронтта үзен иҗат кешесе итеп таныта. Хатыны Галимәне, балаларын, гаиләсен, туганнарын, дусларын бик сагына, алар белән очрашу турында хыяллана. 
1944нче елның көзендә «Кызыл Армия» газетасына эшкә күчә, анда әйдәп баручы журналист була. Фронттан ике-өч айга ялга кайткан арада да «Рөстәм маҗаралары» дигән повесть иҗат итә. Әле аны мәдәният министры итеп тә куймакчы булалар. 
 

Бәдыги Хисамов

Бәдыги абый Хисамов турындагы «Тетрә, Берлин!» дигән очеркны Гадел Кутуй 1945нче елда Германиядә яза һәм ул шул елның 23нче февралендә «Кызыл Татарстан» (хәзерге вакытта «Ватаным Татарстан») газетасында басылып та чыга. 
Шулай булгач, Гадел Кутуй үзе кебек батыр сугышчы Бәдыги абыйны һәм аларның танк экипажын бик яраткан, юкка гына алар белән дүрт тапкыр очрашмаган, озын, газаплы сугыш юллары үтмәгән инде. 
«Без яшен тизлеге белән барабыз. Безнең кайбер подразделениеләребез бер тәүлек эчендә йөз илле километр юл узалар. Безне туктатырлык көч-куәт юк. Без Шверземга бәреп керәбез. Познань шәһәренә якынлаштык. Идел еракта калды инде. Висла, Нарта сулары да кичелде. Без Одер елгасына килеп җиттек. 
Мәскәү, Ленинград шәһәрләрен тупка тоткан немецларны хәтерләп, Берлинга килеп җиттек. Ул хәрабәләрне истә тотып:
– Тетрә, Берлин! – дибез», – дип яза Гадел Кутуй горурланып!
Әмма Туган илгә кайту, җиңү тантанасын туганнары, дуслары белән бәйрәм итү Гадел Кутуйга насыйп булмый. Аның һәлакәтенә ул вакыттагы тума билгеләреннән булган нәрсәләр – һәркемнән шикләнү, иң тугрылыклы, иң намуслы кешеләргә ышанмау сәбәп булды дисәң тә, хата булмас. 1944нче елда фронттан вакытлы ялга кайткан чагында аны мәдәният министры итеп кую фикере туа. Хәтта өлкә комитетына аны министр итеп раслауга да чакыралар. Алгы бүлмәдә көтеп утырган Кутуй КГБ кешесенең «ул бит җидегәнче» дигән сүзен ишетә. Әлбәттә, шул сүздән соң аны расламыйлар һәм Кутуй гаять төшенке күңел белән фронтка китә. Моңарчы гел алгы сызыкта булырга тырышкан Кутуй, кара сакал миннән калмый икән инде, дип, үзен бөтенләй сакламый башлый. Юка шинельдән килеш каты салкыннарда танк өстендә көненә бик күп километр юллар үтеп, бик нык салкын тидерә һәм бетмәс-төкәнмәс авырулар белән газаплана башлый. Ниһаять, госпитальгә эләгә, шунда инде сугыш беткәч, 1945нче елның 15нче июнендә Польшаның Згеш шәһәрендә 42 яшендә үпкә авыруыннан вафат була. Каты авыру хәлендә дә ул Берлинга һөҗүм башлангач госпитальдән качып чыгып, шул соңгы сугышларда катнашырга теләп, редакциягә кайта. Ләкин инде көч юк, хәл калмаган. Иптәшләре аны кире госпитальгә илтәләр. 
Гадел Кутуй хәзер дә әдәбият сөючеләр күңелендә. Аның иҗаты бик бай, кызыклы һәм үзенчәлекле. Ул безгә һәрвакыт, туган илне, кешеләрне, тормышны яратыгыз, яшәүнең кадерен белегез, дип әйтеп тора сыман!
Зөлфәт ХӘЙРУЛЛИН,
Казан шәһәре

Комментарии