Татарстан Конституциясе: югалтыр нәрсә калдымы?

Татарстан Конституциясе: югалтыр нәрсә калдымы?

6нчы ноябрь – Татарстан Республикасы Конституциясе кабул ителгән көн. 1992нче елдан башлап саныйбыз да бит, ләкин аннан соң республикабызның Төп законы 17 тапкыр туналды инде. Бүген 2002, 2004нче елларда үзгәртелгән Конституция буенча яшибез дип әйтү чынбарлыкка күбрәк туры килә.

Татарстан Конституциясен язу, аннары кабул итү катлаулы шартларда бара. Кызганыч, бүген боларны яшьләргә аңлатмыйлар, мәктәптә өйрәтмиләр. Шулай да тарих хәтерли әле. 1992нче елның 21нче мартында референдумда тавыш бирүчеләрнең 61,4 проценты Татарстан суверенитетын хуплаганнан соң, Конституция язу зарурилыгы туа. Шул елның маенда Татарстан Югары Шурасы утырышында Төп канунның беренче укылышы үтә. Халык депутатлары тарафыннан 500дән күбрәк төзәтмә карала. Ә 6нчы ноябрьдә Татарстанның Төп кануны кабул ителә. Ул 7 бүлектән, 167 маддәдән тора.

Моның белән генә бетми әле. 23нче ноябрьдә Мәскәүдә Русия Федерациясе Югары Советының милли дәүләт төзелеше һәм милләтара мөнәсәбәтләр комиссиясе һәм Конституция комиссиясе эшче төркеменең берләштерелгән утырышы уза. Көн тәртибенә бер генә мәсьәлә куела – Татарстанның яңа Конституциясен Русия халык депутатлары Съезды карарына чыгару. Республиканың Төп законына һөҗүм төрле юнәлештә бара. Бу хакта шул утырышта катнашкан Татарстан депутатларының берсе – Фәндәс ага Сафиуллин истәлекләреннән дә беләбез. Мәсәлән, Татарстан Конституциясе Русия Федерациясенекенә туры килми һәм ул республиканың федерация составыннан чыгуын белдерә дип коткы таратучылар була. Үзебездән сайланган Русия халык депутатлары В.Морокин белән В.Фәхретдинов яңа Төп законны Конституция судына бирү өчен имза җыеп йөриләр.

Ничек кенә булмасын, Татарстан Республикасы Югары Советының 1992нче елның 30нчы ноябрендә узган XIII сессиясендә «ТР Конституциясен гамәлгә кертү турында» Закон проекты карала. Монда да төрлечә аяк чалучылар, сессияне булдырмый калырга тырышучылар табыла. Мәсәлән, Русия Федерациясенең Конституция комиссиясе җаваплы секретаре Олег Румянцев бу сессияне Русиянең Төп законы кабул ителгәнчегә кадәр кичектереп торырга дигән таләп куеп карый. Татарстанның вице-президенты Василий Лихачевның моңа каршы әйткән: «Безнең үз акылыбыз бар», – дигән сүзләре акка кара белән басылган. Закон кабул ителә. Шулай итеп, Татарстан Русиядән бер елга иртәрәк үз Конституциясен булдыра.

Һәм шактый вакыт шул Конституция буенча яши әле. Беренче төзәтмәләр 1994нче елда кертелсә дә, тамырдан үзгәреш 2002нче елда була: республиканың Төп законын Русиянекенә яраклаштыралар. Бөтен нормалар да тәңгәлләштерелмәгән дип, 2004нче елда Русия генераль прокуратурасы судка мөрәҗәгать итә.

Татарстан Югары суды бу мөрәҗәгатьне өлешчә канәгатьләндерде. Шул рәвешле суверенитеттан колак кактык. Әйтик, «дәүләт әләме, гимны һәм гербы республика суверенитетын күрсәтә торган рәсми символлар булып тора» дигән маддә бетерелде. «Әлбәттә, Татарстан гербы, гимны һәм әләменең республиканың рәсми символлары сыйфатында яшәргә тулы хокукы бар. Әмма алар Русия Федерациясе субъекты атрибутлары буларак кына яши ала, берничек тә «суверенитет» төшенчәсе белән бәйле була алмый», – дип аңлаткан иде моны ул вакыттагы Татарстан прокуроры Кафил Әмиров. Шушы ук карар белән «Татарстан Президентына кандидат республикадагы ике дәүләт телен дә белергә тиеш» дигән маддә дә юкка чыгарылды. Дөрес, 2007нче елда төзелгән Шартнамәдә «Татарстан Президентына кандидатлар ике дәүләт телен дә белергә тиеш» дип язылган иде. Әмма бу федераль документ 2017нче елда үз көчен югалтты, Татарстан аны тагын 10 елга озайтырга дигән тәкъдим белән чыкмады.

Хәзерге, ягъни 17 тапкыр туналган Конституциядә 126 маддә. Узган ел Русия Конституциясен яңартып язгач, Татарстан Дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин республиканың Төп кануны да үзгәртеләчәк дигән иде. Әлегә тавыш-тын ишетелми. Кат-кат төзәтмәләр кертмәс өчен, президент атамасы мәсьәләсенең хәл ителгәнен көтәләр булса кирәк. Гәрчә узган ел Фәрит Мөхәммәтшин: «Татарстан президент атамасын саклап калачак», – дип белдергән иде дә бит, ләкин бүген бу сүзләр бик ышандырмый инде.

2004нче елгы Югары мәхкәмә карарыннан соң, Конституциядә югалтырлык әйбер калмады, дигән идек. Бөтен нәрсә дә чагыштыруда беленә шул. Бар икән әле безнең югалтырлык әйберләребез, бар. Бүген инде «ичмасам, шуларын саклап калырга иде» дибез...

 

Республиканың Төп кануныннан алып атылган 7 мөһим маддә

1. СУВЕРЕНИТЕТ ҺӘМ ДӘҮЛӘТ СТАТУСЫ

1нче маддә:

Татарстан Республикасы – республиканың күпмилләтле барлык халкының ихтыярын һәм мәнфәгатен чагылдыра торган суверен демократик дәүләт.

Дәүләтнең суверенитетын һәм вәкаләтләрен халык билгели.

Дәүләт суверенитеты – Татарстан Республикасының төп билгесе.

(1992нче елның 6нчы ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе, 1нче бүлек, 1нче маддә).

Татарстан Конституциясенең беренче маддәсен үзгәртү – федераль үзәкнең төп таләпләрнең берсе булды. Татарстан җитәкчелеге исә Конституциянең беренче маддәсендә «суверенитет» һәм «дәүләт» сүзләрен саклап калуга ирешә алды. Ләкин тора-бара алар алып атылды.

Гамәлдәге Конституция:

Татарстан Республикасы – Русия Федерациясе Конституциясе, Татарстан Республикасы Конституциясе һәм [...] Шартнамә нигезендә Русия Федерациясе белән берләшкән һәм Русия Федерациясе субъекты булган демократик хокукый дәүләт. Татарстан Республикасы суверенитеты [...] дәүләт хакимиятенең (канун чыгару, башкарма һәм мәхкәмә) бөтен тулылыгына ия булуда чагыла һәм Татарстан Республикасының аерылгысыз хасияте булып тора. (1нче маддә)

2. ТАТАРСТАН ВАТАНДАШЛЫГЫ

21нче маддә:

Татарстан Республикасының барлык гражданнарына гомумтанылган халыкара хокук нормалары, шулай ук Татарстан Республикасының халыкара килешүләре нигезендә, Татарстан Республикасы Конституциясендә каралган хокуклар һәм ирек гарантияләнә.

Татарстан Республикасының читтә яшәүче һәр гражданына Татарстан Республикасының хокукый яклавы һәм ярдәме гарантияләнә. [...]

(1992нче елның 6нчы ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе, 3нче бүлек, 21нче маддә).

1992нче елгы Конституциядә Татарстан ватандашлыгы төшенчәсенә 5нче маддә (тулы бер бүлек) багышланган була. Гамәлдәге Конституциядә исә әлеге темага бер маддә генә бирелгән, анда Татарстан ватандашлыгының Русия ватандашлыгы белән тиң булуы аңлатыла.

Гамәлдәге Конституция:

1. Татарстан Республикасының үз ватандашлыгы бар.

2. Татарстан Республикасы территориясендә даими яшәүче Русия Федерациясе ватандашы Татарстан Республикасы ватандашы була.

3. Татарстан Республикасы ватандашы бер үк вакытта Русия Федерациясе ватандашы да булып тора. (21нче маддә)

3. ХӘРБИ ХЕЗМӘТ

58нче маддә:

Татарстан Республикасы гражданнары канун нигезендә хәрби хезмәт үтәргә бурычлы. Хәрби хезмәт Татарстан Республикасы территориясендә яки Татарстан Республикасының килешү йөкләмәләре нигезендә аннан читтә үтелә. [...]

(1992нче елның 6нчы ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе, 4нче бүлек, 58нче маддә).

1992нче елгы Конституциядә хәрби хезмәтне Татарстанда үтү мөмкинлеге турында әйтелсә, гамәлдәге Конституциядә моның турында сүз юк.

Гамәлдәге Конституция:

Татарстан Республикасында гражданнар, федераль канун нигезендә, хәрби хезмәт үтәргә тиеш (63нче маддә).

4. ХАЛЫКАРА КИЛЕШҮЛӘР

62нче маддә:

Татарстан Республикасы башка дәүләтләр белән мөнәсәбәткә керә, халыкара килешүләр төзи, дипломатия, консуллык, сәүдә һәм башка вәкиллекләр алмаша, халыкара хокук принципларына нигезләнеп, халыкара оешмалар эшчәнлегендә катнаша.

Гомумтанылган халыкара хокук принциплары һәм нормалары Татарстан Республикасы кануннарыннан өстенрәк санала.

(1992нче елның 6нчы ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе, 5нче бүлек, 62нче маддә).

Халыкара оешмалар, төрле дәүләтләр белән эш алып бару турында сүзләр хәзерге Конституциядә саклана, ләкин ул бераз башка төрле яңгыраш ала.

Гамәлдәге Конституция:

Татарстан Республикасы үз вәкаләтләре чикләрендә чит дәүләтләрнең субъектлары һәм административ-территориаль берәмлекләре, чит дәүләтләр белән халыкара һәм тышкы икътисади багланышларга керә, халыкара килешүләр төзи, вәкиллекләр алмаша, халыкара оешмалар эшчәнлегендә катнаша. (6нчы маддә)

5. ТАТАРСТАН ПРЕЗИДЕНТЫ

107нче маддә:

Татарстан Республикасы президенты – Татарстан Республикасында шәхес хокуклары һәм ирегенең, республика суверенитетының, Татарстан Республикасы Конституциясен һәм кануннарын, шулай ук Татарстан Республикасының халыкара килешүләрен үтәүнең гаранты.

(1992нче елның 6нчы ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе, 11нче бүлек, 107нче маддә).

Хәзерге Конституциядә Татарстан президенты «суверенитет гаранты» булудан туктый, аның вазифаларына исә «Татарстан белән Русия төбәкләре шартнамәләренең үтәлеше гаранты» өстәлә. Гомумән, бүген «Татарстан президенты» дигән төшенчә үк юкка чыгу куркынычы астында.

Гамәлдәге Конституция:

Татарстан Республикасы президенты Татарстан Республикасында кеше һәм граждан хокукларын һәм ирекләрен яклауны, Татарстан Республикасы Конституциясенең һәм кануннарының, шулай ук Татарстан Республикасының халыкара килешүләренең, «Русия Федерациясе дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Республикасы дәүләт хакимияте органнары арасында үзара эшләр бүлешү һәм вәкаләтләр алмашу турында»гы Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Шартнамәсенең һәм Татарстан Республикасы белән Русия Федерациясе субъектлары шартнамәләренең үтәлеше гаранты булып тора. (90нчы маддә)

6. ТАТАРСТАН ЮГАРЫ МӘХКӘМӘСЕ

144нче маддә:

Татарстан Республикасы Югары суды – Татарстан Республикасында суд эшләрен алып баручы һәм Татарстан Республикасы кануннары тарафыннан билгеләнгән тәртиптә гомуми вәкаләтле судлар эшчәнлегенә күзәтчелек итүче иң югары суд органы. [...]

(1992нче елның 6нчы ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе, 14нче бүлек, 144нче маддә).

Хәзерге төп канунда Татарстан Югары мәхкәмәсе турында мәгълүматны бер урында гына табып була.

Гамәлдәге Конституция:

Татарстан Республикасы Югары мәхкәмәсе, район (шәһәр) мәхкәмәләре һәм хәрби мәхкәмәләр – гомуми юрисдикциядәге федераль мәхкәмәләр. (110нчы маддә)

7. ТАТАРСТАН ПРОКУРОРЫ

154нче маддә:

Татарстан Республикасы прокуроры, Татарстан Республикасы президенты тәкъдиме белән, Татарстан Республикасы Дәүләт Шурасы тарафыннан билгеләнә, ул аның алдында җаваплы һәм хисап бирә. [...]

(1992нче елның 6нчы ноябрендә кабул ителгән Татарстан Конституциясе, 15нче бүлек, 154нче маддә).

Хәзерге Конституциядә прокурорны билгеләү тәртибе тулысынча үзгәртелгән.

Гамәлдәге Конституция:

Татарстан Республикасы прокуроры, Татарстан Республикасы президенты һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Шурасы белән килештереп, Русия Федерациясе баш прокуроры тарафыннан билгеләнеп куела. (114нче маддә)

Чыганак: «Азатлык» радиосы (ят агент)

 

Фәнзилә МОСТАФИНА әзерләде

Комментарии