Рәхмәт әйтеп чигенү

1990нчы елларда башланып киткән үзгәртеп кору заманалары белән яши башлаган идек. Шул еллардагы демократик карашлы уңай үзгәрешләр, халык мәнфәгатен кайгыртып башкарылган законнар кабул ителгәч, мин үземне тулы хокуклы кеше итеп сизә башлаган идем. Андый бәхетле көннәр озын гомерле булмады шул. Үзгәртеп коруларның 2000нче елдан соң башланып киткәне халык файдасына булмыйча, Конституциядә язылган миллилек хокукларыбыз санга сугылмыйча, хакимият вертикале барлыкка китерелеп, законлы рәвештә кабул ителгән халыкчан булган законнар бер-бер артлы юкка чыгарылып, мәктәпләрдә балаларны ана телендә укытуны тыюга кадәр барып җиттеләр. Урыс булмаган милләтләргә каршы сугыш игълан иткән кебек булды бу. Конституцияне бар дип тә белмичә башкарылган җинаять кебек күренә түгелме? 2020нче елда үзгәртелеп кабул ителгән Конституциядә халыкларның миллилек хокуклары сакланып калуга карамастан, аның үтәлешен тыюны ничек аңларга икән? Конституциядә язылган законнар иң югары юридик көчкә ия булып, безнең таяну ноктасы була ала түгелме?

Үз вакытында көрәшеп алган хокукларыбызны юкка чыгарулар барганда, безнең җитәкчеләр каршылык күрсәтмичә, депутатлар бертавыштан хуплап утырганда нәрсә уйладылар икән? Бер тиен хезмәт хакы алмыйча, Конституция кысаларыннан чыкмыйча эшләүче милли хәрәкәт вәкилләре халкыбызның миллилеген һәм җитәкчеләрнең үзләрен дә яклап көрәшүче чын фидакарьләргә рәхмәт әйтәсе урында, 80-86 яшьлек өлкән кешеләрне суд юлларында йөртеп, штрафлар түләткәндә, аларны биналарыннан куалап чыгарганда да милли хәрәкәтне яклап сүз әйтүче булмады. Шул ук вакытта безнең җитәкчеләр башкаларга үзләренең рәхмәт сүзләрен яудырып кына тора. Рәхмәт сүзләре ашатучыга әйтелергә тиеш. Ни өчен дигәндә, алар безгә түгел, без аларга триллион сумга якын байлыгыбызны озатып торабыз. Үз халкыңа эшләгән изгелекләр булса, анысы гомердә дә онытылачак түгел. Ә болар? Сайлауларда иң күп тавышны җыеп, әмәлләп бирүләрдән безгә берәр төрле файдасы булдымы әллә? Рәхмәт әйтә-әйтә чигенүнең читенә барып җитәбез бит инде. Әле алдагы көннәрдә дә чигенүләрнең буласы күренеп тора.

«Безнең гәҗит»тә (№38, 29 сентябрь, 2021 ел) «Мәскәү Татарстанда президент атамасын бетерү өчен яңа канун әзерли» дигән мәкаләдә безне юк итүгә багышлап чыгарылган карарларны безнең җитәкчеләр каршылык күрсәтмичә үтәргә әзер булып торулары турында язылган иде. Татарстан Дәүләт Советы депутаты Рамил Төхфәтуллин әйтүе буенча, безнең миллилегебезне якларга тиеш булган бердәнбер оешма – татар конгрессы (Татар иҗтимагый үзәге түгел микәнни?) булуга карамастан, аның позициясе йомшак, күп мәсьәләләрдә үз фикерен белдерми кала. Югары җитәкчелек һәм Дәүләт Советында да үз фикерен әйтүчеләр бик аз, дигән ул. Дамир әфәнде Исхаков та, республикада президент атамасын якларлык иҗтимагый оешмалар да юк, милли хәрәкәтне үтермәгән булсалар, халык та үз фикерен әйтер иде, дигән. Чыдап булмаслык авыр шартларда булса да эшләп торган милли хәрәкәт оешмалары – Бөтентатар иҗтимагый үзәге һәм Татарстан Аксакаллар шурасының эшчәнлеге турында белмиләр дә микәнни дигән фикер туа. Фәкать милли хәрәкәт эшчәнлеге нәтиҗәсе буларак, Татарстанда гына шушы көнгә кадәр президент атамасы сакланып килде. Алар төрле югарылыктагы җитәкчеләргә, депутатларга язып, митинг, пикетлар үткәреп торуның уңай нәтиҗәсе булды бу.

Республика Конституция суды хөкүмәтнең бер тармагын бетерүгә һәм милләтебезгә карата мәрхәмәтсезлек белән кабул ителгән карарларга Бөтентатар иҗтимагый үзәге үзенең фикерен белдереп, югарыдагы җитәкчеләргә язып, митинг-пикетлар оештырып торуга карамастан, үзебезнең җитәкчеләрдән дә җылы сүз ишеткәне юк. 10 елдан бирле сорап йөреп тә, Татар иҗтимагый үзәгенең президентның кабул итүенә ирешә алганы юк. Чит төбәкләргә баргач, үзебезнең милләттәшләр белән очрашулар була бит. Ярдәм дә күрсәткәлиләр бугай. Үзебезнекеләрне нишләп якын итә алмыйлар икән? Гаҗәп түгелме бу? Безнең җитәкчеләр Якутиягә баргач, андагы җитәкчелек белән очрашканнан соң, аларның татар милли хәрәкәт оешмасына бина бирелүе турында язганнар иде. Ә үзебезнекеләрне булган биналарыннан да куалап чыгардылар. Үзеңне яклаучыга карата кылынган дошманлык була түгелме бу? Мондый гамәлләр өчен соңыннан үкенеп яшәрлек булмасын иде. Кемнәргәдер яраклашырга тырышып, үз халкыңны рәнҗетеп яшәү берәүне дә бизәми. Соңыннан сагынып искә алучы булмавы да бар бит.

Бездә президент атамасы сакланып калу гына түгел, гомумән, башка төбәкләрдән аермалы буларак, статусыбыз булырга тиеш. Ни өчен дигәндә, безнең үз дәүләтчелегебез булган.

Русия заманында Парижларны яулап алган, Германия белән Японияне җиңгән булуга карамастан, хәзерге вакытта алар барысы да мөстәкыйль дәүләтләр, дөньяның алга киткән илләре санала. Әгәр дә Икенче бөтендөнья сугышында җиңелгән булсак, урысларның үзләренең дә коллык хәлендә яшиселәре килмәс иде бит. Шулай булгач, үзеңә теләмәгәнне башкаларга көчләп тагу горурлык гамәле була алмыйдыр ул.

Алдагы көннәрдә дә безгә карата гаделсез гамәлләр булачагы күренеп тора. Миллилегебезне кыерсытып торганда да рәхмәт әйтә-әйтә артка чигенү күңелгә ятышлы гамәл түгел. Безгә артка чигенү түгел, тулы хокуклы халык булып яшәү өчен тырышырга кирәк.

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии