Ни өчен эшләп пенсиягә чыккан өлкән кешенең акчасына тияләр?

Ни өчен эшләп пенсиягә чыккан өлкән кешенең акчасына тияләр?

Тияләр, урлыйлар, аңлы рәвештә «ялгышалар». Рәис Якуповның «Мин – бай пенсионер» дигән язмасын укыгач («БГ», № 27, 14 июль, 2021 ел), кулыма каләм алмый түзә алмадым. Чөнки 1938нче елгы апамның субсидия һәм «юл акчасы»н(525 сум) ел башыннан бирмәделәр. Төрлечә юрадык: алты почмаклы өебез өченме, 25 сутый бәрәңге җиренәме – кая, нигә, дип аптыраштык. Ул 13 яшеннән эшли башлаган, торф чыгарып салкын тидерде, сарык көтүе көтте, икешәр гектар чөгендер эшкәртте, эшләү генәме соң – төяп озату, урнаштыру да колхозчы өстендә иде. Минималь пенсиясенә өстәмә булыр дип, автогараж җыештырды.

Депутат иптәшләр, социаль тармакта эшләүчеләр, пенсия исәпләүчеләр, уйлап карагыз: адәм баласы түзә дип, югары урыннарда эшләгәч, кешедән көлү, мыскыл итүегез бит бу.

83 яшендә бары 18 мең сум пенсия ала ул. Аның хәер акчасы кадәр генә өстәмәләренә кемнәр кул суза? 450 депутатның барысына да 20 мең сум пенсия бирегез әле, эшләсеннәр, яшәсеннәр шул акчага. Оят! Кайсы илдә хезмәт кешесен шушылай мыскыл итәләр? Ни өчен безнең буынны – сугыш чоры балаларын бу кадәр мәсхәрәлиләр?

Хөкүмәт җитәкчеләре без күргәнен күрмәгәннәр. Югыйсә сугыш чоры балаларына өстәмә түләү сорагач, Фәрит Хәйруллович Мөхәммәтшин: «Русиядә барлык халык сугышта катнашты. Ул (РФ) түләмәгәч, без дә түли алмыйбыз», – дип җавап бирде. Депутатларга ул кадәр хезмәт хакын кем түли? Ул бит халык акчасы. Бүлегез шуны урталай, түләгез сугыш чоры балаларына. Әле хезмәт хакыннан тыш депутатларның башка өстенлекләре дә баштан ашкан. Милекләре хатын, балалары исемендә, берсенә дә кагылырга ярамый... Әнә бәрәңге үстереп, базарда сатсыннар. Югыйсә сорты билгеле булмаган бәрәңге сатканга штраф уйлап чыгарганнар. Ветераннарга тиешле 525 сум акчага кагылмагыз! Аны да бит теләсә кемгә түгел, бүләкләнгән, грамоталар алган кешеләргә генә бирәләр иде. Бәрәңге җирләрен Хрущев заманында кистеләр бит инде. Ул кисентеләр чүп оясы булып ятты. Бүген дә авыл кешесенә бәрәңге үстерүе бик җайлы түгел.

Сайлаулар алдыннан зурдан кубып балаларга һәм пенсионерларга 10ар мең сум акча бирделәр. Ә бит 10 мең сум ул депутатның бер әбәд ашау бәясе генә. Кәүсәрия Мостафина сүзләрен кабатлыйсым килә: «әрнүләргә дәва булмас инде...»

Халык күпме түзә алыр?

Рәсимә ФӘРРАХОВА,

Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы

Комментарии