Рәхмәт Шәрифулла абыйга!

Адәм баласы гаиләдә, үзен әйләндереп алган мохитта тәрбияләнә. Шулар өстенә гомере буена үзен-үзе тәрбияли дисәм, каршы төшүчеләр, шәт, табылмас. Мохит дигәндә мин балалар бакчасын, мәктәп, махсус уку йортларын, егетләр өчен армияне һәм хезмәт коллективларын күздә тотам. Үзеңне-үзең тәрбияләү дигәнем яшәү дәверендә тормышка җитди анализ ясаулар аша уңай тәҗрибә туплау, әдәбиятка һәм сәнгатькә таяну, якыннарыңның төпле киңәшен тотып тәрбия алу дигәнне аңлата, минемчә. Шуңа күрә, адәмнәр гаилә җимеше генә түгел, җәмгыять җимеше дә, диясе килә. Әгәр тормышка ныклы игътибар белән карасак, күрербез: бик яхшы гаиләдә дә өтек бала үсүен, начар дип уйлаганында яхшы бала тәрбияләнүен. Бер үк гаиләдә аласы да була, коласы да була аларның.

Иң яхшысы, башка сыярлык түгел болар, парадокс бу диеп, фәлсәфәмне туктатыйм. Минем кайвакытта очраклы кешенең дә адәм баласының гомеренә җитәрлек тәрбия бирү ихтималына игътибарыгызны юнәлтәсем килә. Үз тормышымнан шуны дәлилләп бер мисал да китерәм.

Укып кайтып, мал табибы булып биш ел колхозда эшләгәч, мине КПСС райкомына инструктор итеп эшкә алдылар. Кая барсаң да хөрмәт белән каршы алалар, кунак итеп озаталар, борын чөелерлек хәл бит. Бервакыт чәч алдырыйм дип көнкүреш комбинатына керсәм, анда хәйран чират. Мин кыю гына алга киттем дә, ишек төбенә килеп бастым. Исәбем – чиратсыз керү. Шунда бер агай әйтеп куймасынмы:

– Энем син Аллаһның кашка тәкәсеме әллә, чиратка бас!

Өстемә салкын су койган кебек булды да, оялуымнан башымны аска иеп, тиз генә чыгып киттем. Бу сүзләрнең шифасы гомергә җитәрлек булды. Бервакытта да, шуңа охшаш мәгънәсезлеккә барганым булмады кебек. Хәйран еллар узгач, «кикрикне шиңдергән» әлеге Шәрифулла абый белән Иләбәр авылында бик яхшы күршеләр булып яшәү насыйп булды гаиләбезгә. Шунысы да укучыма мәгълүм булсын: шул төбәкнең абруйлы, колхоз рәисе, баш агроном булып хезмәт куйган шәхес иде мәрхүм. Кыскасы, аның тәнкыйте уңдырышлы җирлеккә туры килде. Чөнки гаиләдә начар тәрбия алганнар чутында йөрмәдем. Бер гадел сүз өчен дә алама кешенең гомерлек дошманы булып калучыларны күргәнем бар үземнең. Әнә шундый, гаделлек сагында торып, мәнсез кешеләрне тәрбияләүчеләр кирәк җәмгыятькә. Бихисап булсын иде алар.

Берничә ел элек хастаханәдә бер вакыйгага тап булдым. Бер хатын буза күтәреп, үзенә карата табиблардан тупас, ихтирамсыз караш тоеп, бөтен хастаханәне аякка бастырды. Нечкәлекләренә тукталып тормыйм. Кыскасы шул, тиешле кешеләрне «денгә» кертеп, язылып куелган кабинетлар аша үз сәгатьләрендә үтте ул ханым.

Бәлки, кайберәүләр җәнҗалчы бәндә булган икән, диярләр, Ә мин «молодец» дим, горурлыгын таптарга юл куймады. Максатына да иреште, каян чыкканнарын оныткан табибларга тәрбия сәгате дә үткәрде, күктән җиргә төшерде. Авырып килүчеләргә карата сак карашлары шактыйга җиткәндер. Ул хатынны, шөкер, хастаханәдән начар ярлык тагып, куып чыгарырга җөрьәт итмәделәр. Димәк, районның үзәк хастаханәсе баш табибының пациентларга ихтирамлы караш булырга тиеш дигән катгый таләбе бар, дип фаразларга була. Әгәр бу факт аңа барып ирешмичә, мәсьәлә уңай хәл ителгән булса, бигрәк тә әйбәт. Шулай булырга тиеш тә, чөнки күпме миллионнарча бюджет акчасы сарыф ителеп, шәһәрләр сокланырлык итеп төзелгән, райондашлар сәламәтлеге сагында торучы мәһабәт йорт бит ул. Әгәр, яхшы эш шартлары булып та, анда югары культуралы белгечләр үз эшләрен намус белән башкармасалар, аның кадере шул кадәр генә.

Медицина тармагы, хокук органнары кебек үк, бик үзенчәлекле тармак. Берсе синең иң кадерле байлыгың – сәламәтлегең сагында тора. Икенчеләре иминлегебезне саклап та, гадел эш итмәсәләр, гаепсез килеш, кешенең тагын бер кадерле нәрсәсе – иректән мәхрүм итәргә мөмкин. Табиблар ялгышлыгы белән мәрхүм булучылар, нахакка төрмәдә утыручылар турында сүзләр ишетелгәләп тора. Шуңа күрә әлеге өлкәләрдә эшләүчеләргә бер яктан хөрмәт белән, икенче яктан куркып карый халык. Һәркемнең үз бизмәне, күргәннәреннән һәм ишеткәннәреннән чыгып үлчәнә ул сыйфатлар.

Әнә шундый абруйлы юнәлеш булгангадыр, әлеге белгечлекләргә укырга атлыгып тора яшьләр. Аларны һәм ата-аналарны конкурслар да, коррупция булуы да куркытмый. Ярый әле, аеруча тырышып укыганнарга БДИ ярдәмгә килә. Бер танышымның әйткәне хәтердә: ул уку йортларында белем бирү белән беррәттән, коррупционер да ясап чыгаралар, ди ул. Аныңча, әгәр эшли башлагач тоткан чыгымнарын кире кайтару юлына бассалар, аларга әхлаки киртәләр комачауламый. Сүзе түләп укучылар, имтиханнарны акчалата бирүчеләр турында барадыр дип уйладым да, артык төпченеп тормадым.

Әлеге юнәлештәге кайбер белгечләрдә гражданнарга карата күрсәтелә торган кырыслык, мин-минлек, басым ясау, бәлки, нәрсәгә дә булса «өметләнү» белән бәйледер. Мин моны тиккә генә язмыйм, үземә юк гаеп өчен прокуратура юлын хәйран таптарга туры килде районның баш мал табибы булып эшләгәндә. Бу ситуациядә, җитәкче булу минем әхлагыма туры килми, дип, вазыйфамнан китәргә мәҗбүр булдым. Гомерен озайту хакына нинди түбәнлекләргә төшкәнен хастаханә юлында йөрүчеләрнең һәрберсе үзе генә белә. Сүз дә юк, әгәр моны үзе шулай аңласа. Әйтәләр бит, кеше үзенең кол икәнен аңлагач кына кол була, дип. Бер мәрхүм дустымның шулар хакында сүз чыккач: «Брат, сәламәтлеккә акча жәлләмәскә кирәк, үлсәң, барыбер хатынга кала ул», – дип әйткәне истә. Кызганыч, гомере генә кыска булды, хастаханә юлларында күп акчалар түгеп йөрсә дә.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: демократия булмаган, сәяси көндәшлеккә балта чабылган дәүләттә кыю, гаделлеккә омтылучы шәхесләр күбрәк булырга тиештер. Максим Горькийның «Безумие храбрых это есть мудрость жизни» дигән сүзләре искә төште. Чыннан да, миңа нинди зыяны булыр икән, дип, үзе турында уйламаучылар батырлык эшли ала бит. Сугышта гына түгел, гадәти тормышта да. Ә сүзен әйтергә куркып торган кешедән илгә дә, халыкка да файда юк. Ә андыйлар, кызганычка, зур күпчелек, шуларга таянып сайлаулар да «уңышлы» үтә. Хакимнәргә дә ил белән идарә итүе җиңелрәк. Йөзләгән еллар шулай булды, кан коеп «пар чыгарып» алабыз да, яңадан шул ук юлга басып, алга бара алмыйча таптана башлыйбыз. Академик Абел Аганбегянның 16нчы сентябрьдә «Бизнес онлайн» газетасында биргән интервьюсы да шуңа мисал. Аның сүзенчә, утыз ел эчендә ВВП Европада – 1,5 тапкыр, АКШта – 2, элеккеге социализм лагеры илләрендә – 2,5, Кытайда – 7 тапкыр, үсеп килүче илләрдә – 3-5 тапкыр, ә Русиядә фәкать 15 процентка гына арткан икән. Шулай ук микәнни дип, кат-кат укып карадым. Шунысы куандыра, әле ярый әлеге чорда ни хисабынадыр халыкның керемен 30 процентка арттыра алганбыз.

Озакка сузылган торгынлыкның иң начар нәтиҗәсе шунда – яшәүгә дәртле, үзгәртеп коруларга маһир шәхесләрне йөз ел буена җуя барып, без халкыбызны тискәре сайланыш (отрицательная эволюция) баткаклыгына алып кердек бугай. Муса пәйгамбәр яһүдләрне Мисыр дәүләтеннән коткаргач, коллык хисеннән арындыру өчен кырык ел буе чүлдә йөрткән, диләр. Ә безне куркаклык, таркаулык, караклык сыйфатларыннан арындыру өчен кем, кайда, ничә ел йөртер икән?

 Габит ФӘРХЕТДИНОВ,

Саба районы, Байлар Сабасы

Комментарии