Авыр чакта татар кирәк

Авыр чакта татар кирәк

Аяз көндә боз яугандай хәбәрләр вә вакыйгалар арасында, соң булса да уң ич, дигәндәй, күңелгә хуш килердәйләре дә бар икән әле.

Ут күршебез Башкортстан үзенең башкаласы Уфада генерал-майор Ижбулатов Хаджи-Ахмет Исхакович, (татарчасы Ишбулатов Хаҗиәхмәт Исхак улы) хөрмәтенә бер урамга аның исемен бирде. Моңа кадәр туган авылы Йодрәк-Башта 2018нче елны бюст куеп, генералны хөрмәтләгәннәр иде инде.

Милләттәшебез 1851нче елны Йодрәк-Баш авылында «походный старшина третьего мещеряцкого кантона, участника Отечественной войны 1812го года» Ишбулатов Исхак Мөхәммәтрәхим улы гаиләсендә туа. 15 яшендә Ырынбурда кадетлар мәктәбен тәмамлый. Гомерен хәрби хезмәттә үткәрә, генерал-майор дәрәҗәсенә ирешә, 1908нче елда «отставка»га чыга. Озакка түгел. 1915нче ел. Беренче бөтендөнья сугышы башлана. Тагын татар кирәк. Җиденче дистәгә карап киткән генералны яңадан хәрби хезмәткә алып, 146нчы пехота батальонын тапшыралар. 1916нчы ел. Сугыш дәвам итә. Генерал – 152нче полк командиры.

1917нче ел. Революция. 1918нче ел башында ук аны тагын хәрби хезмәткә алалар, 1нче Мөселман бригадасын җитәкләүне йөклиләр, генерал-лейтенант дәрәҗәсе бирәләр. Ноябрь аенда ул Башкортстан хәрбиләре идарәсен җитәкли. 1919нчы елның 14нче февралендә үзе җитәкләгән Башкортстан хәрбиләре командасы белән кызыллар ягына күчә.

Сугыштан башы чыкмаган генерал Ишбулатов Хаҗиәхмәт Исхак улы 1921нче елда Стәрлетамакта вафат була. Илдәге коточкыч ачлык Раббыбыз кодрәте илә аның вафатына сәбәп булмагандыр дип ышаныйк.

Генералның нәсел дәвамчысы Ижбулатов (фамилиясен «ж» хәрефе белән яза иде. Р.И.) Мидхәт Резван улы шушы көннәрдә генә Казаныбызның Каравай бистәсендә кемнеңдер йортында «угловой җилец» буларак бакыйлыкка күчте. Мәркәзебезнең бер мәдрәсәсендә татар телен укытты. Кемгәдер нәрсәдер ошамаган булса кирәк, Халыкара педагогика академиясе әгъзасы, Халыкара журналистлар ассоциациясе әгъзасы, Русия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы журналистлар берлеге әгъзасы, «Генерал Ижбулатов», «Родной язык», «Шәҗәрә. Корни рода генерала Хаджи-Ахмета Ижбулатова и мурз-князей Абсалямовых-Карачуриных» әсәрләре авторы, татар телле мөгаллим Мидхәт Резван улы Ижбулатовны мәркәзебез Казанда эшсез дә, торыр урынсыз да калдырдылар. Яшәгән җирендә урын тар, йорт хуҗасы риза булмаганлыктан, китапханәсен бер танышына тапшырып өлгергән икән. Дөньялыкта булмаса да, җәннәттә булса иде урының, Мидхәт мөгаллимебез.

Рәүф ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии