Сталинның кара шәүләсе

Сталинның кара шәүләсе

Әй язмыш… Олыгая барган саен, күңел нечкәрә бара, узган мизгелләр кинодагы кебек күз алдыннан үтә. Миңа гомер юлымда ниләр генә күрергә туры килмәде. Инглиз драматургы Вильям Шекспир: «Һәр кабердә олы бер дөнья ята», – дигән. Әти-әниемне уйлыйм да, әлеге сүзләрнең хакыйкать булуына инана барам. Әтием Шәйхулла Миңнулла улы, әнием Сәкинә Хәсәнҗан кызы Апас районындагы Иске Әнәле авылында игенче гаиләсендә туганнар. Әти-әнием бергә тормыш корып 50 ел тигез гомер иттеләр. Шатлыкларын да, кайгыларын да уртаклашып, бик тату яшәделәр. Алар икесе дә чибәр, уңган, сөйкемле, ягымлы, сабыр холыклы, кешелекле иделәр.

Әтием беренче империалистик сугышта кан-тир түккән, яраланган. 1917нче елгы түнтәрелеш булганда ана 19 яшь тулган була. Мөгаен, ул большевикларның сугышны бетерәбез, игенчеләргә җир бирәбез, үз телегездә укырсыз, язарсыз, үз динегезне тотарсыз, дигән сүзләренә ышангандыр. Чөнки моңа кадәр халыкка андый сүзләрне әйтүче булмаган. Чыннан да, НЭП елларында халык бераз яхшырак яшәп алды. Ләкин бу озакка бармады.

1941–1945 еллардагы сугышта да әтием өч ел катнашты, Ленинград фронтындагы хәрби инженерлык батальонында сапер булып хезмәт итте, күп медальләр белән бүләкләнде. 300 йортлы авылыбызның 200ләп кешесе сугышта һәлак булган. Бәхетебез булгандыр инде, әтиебез 1945нче елның 5нче августында исән-сау кайтты. Без бик тә шатландык. Сугыштан кайткач ук, колхозда тимерче булып техника ремонтлауда эшли башлады. Ул вакытта авылда техника белгечләре юк иде әле. Әтиебезнең 70 төрле һөнәре бар иде, дисәм дә ялгыш булмас.

Без 5 бала идек, иң олысы – мин. Ул вакытта 10нчы сыйныфта чыгарылыш имтиханын биреп йөрим, Энем, үгез җигеп, Каратун тимерьюл станциясеннән колхозга керосин ташый. Сеңелләремнең берсе – 3, икенчесе – 5, өченчесе 8 яшьтә. Әниебез колхозда төрле эштә йөри.

***

Тәрәзәләргә аксыл яктылык иңә башлаган иде инде. Ниндидер шомлы сизенүдән микән, уянып киттем. Чаршау артында әтиемнең тирән итеп тын алуы ишетелә.

Кинәт тупас итеп тәрәзәне кактылар. Йөрәгем жу итеп китте – безнең авылда болай итеп беркем дә тәрәзә какмый бит. Хәтта бригадир Фарук абый да…

– Ачыгыз!..

Әтием авырлык белән урыныннан кузгалды. Ул арада ишектән хәрби кием кигән ике кеше килеп керде.

– Миңнуллин Шәйхулла? – дип сорады алдан керүчесе.

– Әйе… – диде әтием.

– Җыен тизрәк, контра!

Әтием, аңгыраеп, өй эчендә чәбәләнә башлады. Бераздан аны алып киттеләр.

Безнең өйгә көтелмәгәндә кергән кайгы авыл өстенә таралды: «Тимерче Шәйхулланы өтермәгә алып киткәннәр!»

Берничә көннән кире авылга алып кайттылар. Без дә аны күрергә бардык. Әтиебез янына хәтта безне – балаларын да якын җибәрмәделәр.

Район партия комитетының киңәйтелгән бюро утырышы булды. Район үзәгеннән дә 15ләп кеше килде ул утырышка.

Әтиебезне: «Колхоз техникасын вата, начар эшли, шуның өчен Себергә сөргенгә җибәрәбез», – дип гаепләп, беренче булып партия райкомының беренче сәркатибе Зәки Фәйзуллин чыгыш ясады. Аннан соң район башкарма комитеты рәисе Бари Мифтахов, район комсомол комитетының беренче сәркатибе Харис Заһретдинов һәм колхоз рәисе Галимулла Габидуллин сөйләде. Ахырда безнең гаиләне Себергә сөргенгә сөрергә дип карар кабул иттеләр.

Ни сәбәпле? Нинди «ерткычлык»өчен? Сталин элек сыналган алымын сугыштан соң да менә шулай кулланды. Республикаларга, өлкәләргә сөргенгә озату өчен разнарядкалар җибәрелә, диделәр. Авылның иң тырыш, һөнәрле кешеләрен ерак җирләргә озаттылар. Әтием кебекләрне сөргенгә озатуның «сере»«даһи Сталин»үлгәч кенә билгеле була: Себергә үзе теләп беркем дә күчми, чөнки яшәү шартлары, фатир һәм башкалар булмый. Ә Себер якларында хәрби сәнәгатьне үстерү өчен кешеләр таләп ителә. Сталин, гадәтенчә, мәсьәләне, үзенчә, җиңел хәл итә.

Икенче көнне без, яулыкка ризыклар төреп, Апас төрмәсенә киттек. Тик әтием белән күрешү насыйп булмады. «Аны инде Казанга алып киттеләр», – дип кенә әйттеләр.

…Әниемнең нигезгә ятып елаганы әле дә хәтеремдә. Ул авылдан бер тапкыр да читкә чыкмаган, шуңа күрә нигездән аерылуы аңа аерата авыр булгандыр. Барасы юлның никадәр сикәлтәле, дәһшәтле булуын без башыбызга да китермәгәнбез шул. Авылда бит безнең нарат бүрәнәсеннән төзелгән бик таза йортыбыз, сыерыбыз, башка мал-туар калды. Безең гаилә менә шулай туган җирне ташлап китәргә мәҗбүр ителде.

Казаннан безне товар вагоннарына төяп җибәрделәр. Вагон шыгрым тулы – барысы да Татарстанның төрле төбәкләреннән сөрелгән кешеләр… Эшелон көчле сак астында көнчыгышка сөйрәлә. Тимерюл станцияләрендә тоткыннарны жәлләгән халык вагоннарга якынлашырга тели: кайсысының кулында – пешкән бәрәңге, кайсысыныкында – икмәк сыныгы. Ләкин сакчылар аларны безгә якын җибәрми: сүгенү, бурзайларның ырылдавы колакны тондыра…

Бер ай шулай юлда үтте. Ниһаять, «Большой Невер»станциясендә төшереп, безне йөк машиналарына утыртып алып киттеләр. Автомат көпшәләренә карап, тын гына барабыз – елый-елый күз яшьләре кипкән иде инде. Безнең гаиләне Тында бистәсеннән 200 чакрым читтәге бер төбәккә урнаштырдылар. Бездән башка монда тагын берничә гаилә бар иде. Барыбыз да күзәтү астында яшәдек. Соңыннан белдем – бу җирләрдә яшәүчеләрнең барысы да сөрелгән кешеләр икән.

Әтием тимерчелектә эшли башлады. Ул авылдагы кебек үк алны-ялны белми намуслы хезмәт итте. Безнең гаилә архивында әтиемне мактап язган уңай характеристикалар әле дә саклана. Сеңлем Тында бистәсендәге интернатта торып укый башлады. Әтиемне, әниемне, туганнарымны бик сагына иде. Интернат торган җирдән 200 чакрым ераклыкта булса да еш кайтырга тырыша иде, чөнки әтигә аның янына барырга рөхсәт бирмәделәр.

Әлбәттә, дөнья көтү авыр иде. Ләкин йөрәкне иң тетрәткәне – үзебезнең гаепсез икәнне, нахакка рәнҗетелгәнлегебезне тоеп яшәү булды. Әтием гаепсезгә сөрелүебез турында берничә мәртәбә Казанга, Мәскәүгә язып карады, ләкин каршы җавап булмады. Сталин үлүен ишеткәч, әтиемнең йөзе яктырып китүе исемдә: «Түзегез, балалар, – диде ул, – болай булгач, чит җирләрдә интегүебез озакка бармас».

Әтиебезнең зирәк акыллы булуы һәрвакыт сокландыра иде. Бер көнне кайтты да болай диде:

– Милләттәшләрем чокыр казый иде. «Сталин үлгәч, нишләрбез инде?»– дип бик кайгыралар. Мин аларны: «Бер дә кайгырмагыз, патша вакытында да, Сталин чорында да татар халкы яхшылык күрмәде, сез бит һаман җир казу эшендә, шул эштә булачаксыз…»– дип тынычландырдым әле.

***

Еллар үтте. 6 елга якын Себердә торганнан соң, 1955нче елның мартында безгә сөргеннән китәргә, Татарстанга кайтырга рөхсәт иттеләр. Рөхсәт булуга ук, кубарылып, апрель ае башларында Казанга кайттык. И, Туган җирнең гүзәл көче… Ә бит күпме кан кардәшләребез чит-ят туфракта каберен тапты, күпмесе шунда төпләнеп калды… Безнең сагынуга чикләр юк иде…

Тик Иске Әнәле авылыннан тамырлар аерылган иде инде. Без Казанда төпләндек. Әтиемне, һөнәрләре күп булу сәбәпле, эшкә тиз алдылар, хәтта фатир да бирделәр.

***

Ирләрнең барысы да диярлек сугышта булганга, барлык авыр эшләр хатын-кыз җилкәсендә иде. Өстәвенә, һәрберсе 4-5 бала тәрбияли. Безнең әниебез кулында 4 бала, 75 һәм 80 яшьлек дәү әниебез һәм дәү әтиебез. 1941нче ел бигрәк тә хәтердә саклана. Кыш бик салкын килде ул елны – 45 градуска җитте. Авылыбыздагы хатын-кызлар окоп казырга йөрделәр. Әнием дә 5 чакрым ераклыктагы җиргә окоп казырга бара иде, бер генә көн бармасаң да төрмә белән янадылар. Сугыш вакытында колхозда эшләгән өчен бер грамм да бирмәделәр. Шундый авыр чакларда да әнием безне бер дә ачуланмады, рәнҗетмәде. Сүз уңаеннан шунысын да әйтү урынлы булыр: авылда балаларын рәнҗеткән, кыйнаган ир-ат, хатын-кыз гомумән юк иде.

Әти-әниебезнең изге теләкләрен, кушканнарын намус белән үтәдек. 5 баланың дүртесе югары белем алды.

Туганнарым турында бер-ике сүз: энем Хәтимулла Себердә дә, Казанда да төзелештә мастер булып тырышып эшләде, әмма 52 яшендә вакытсыз вафат булды. Сеңелләрем: Сәхәнә – табибә, Хәния – инженер, бүлек башлыгы. Кечкенә сеңлем Фәгыйлә гомер буе мәктәпләрдә инглиз телен укытты. Үзем институт тәмамлагач, халык хуҗалыгының төрле тармакларында җаваплы эшләрдә эшләдем.

Без әти-әниебезгә бер генә тапкыр да авыр сүз әйтмәдек, картлык көннәрендә ихлас күңелдән хөрмәт иттек, алар безне тәрбияләгән кебек карарга тырыштык, халкыбызның: «Исәннәрнең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел», – дигән әйтемен бер тапкыр да истән чыгармадык. Әтиебез – 73 яшендә, әниебез 89 яшендә Казанда вафат булдылар. Урыннары оҗмахта булсын.

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: җәмгыятебездә үзгәрешләр була торган саен, мөнәсәбәтләр төрледән төрлеләнә барганда минем фикерем әйләнә дә әниемә килеп тоташа. Шуңа гаҗәпләнәм: бу көннәрне ул алдан ничек күрә алды икән? Шуларны күреп, безгә яхшы тәрбия бирде. Кешеләрне ихтирам итәргә өйрәтте. Ул биргән киңәшләр әле бүген дә, яшәү кагыйдәсе шикелле, безгә – балаларына хезмәт итәләр. Мин боларның барысын да, васыять итеп, күңелемдә, йөрәгемдә йөртәм һәм тормышымда кулланам. Бүген халкым, милләтем өчен җанымны фида кылырга әзермен.

Әнием һәрнәрсәне тыныч кына, сабырлык белән кичерә алды, без аңа һәрчак сокланып карый, аннан үрнәк ала идек, аның тормышы безнең өчен бүген дә өлге. Әниебезне белгән бар кешеләр дә аны олы ихтирам белән искә алалар.

Дөрес, әниебезнең күкрәгендә Ленин ордены да, дөньякүләм билгеле галимнәр алган бүләкләр дә юк. Аның күкрәгендә фәкать олы һәм барыбызга җылы биргән тугры йөрәге генә бар иде.

Бүгенге көндә халыкның таза, яхшы тормышта яшәве, халык өчен әһәмияте булган яңадан-яңа төзелешләр, якташларымның ирешкән уңышлары сөендерә. Районыбыздан чыккан галимнәр, сәнгать, иҗади хезмәт кешеләре, олы шәхесләре белән горурланам.

Район үзәге Апаста «Хатын-кыз һәйкәле»ачылу тантанасында катнашуым йөрәгемдә тирән эз калдырды. Бу һәйкәлдәге хатын-кызны газиз әниемә охшатам. Мөгаен, газиз әниләрен сагынган һәркем аны шулай күрә торгандыр…

***

Мин тормышта уңышка ирешкән иң зур эшем итеп әтиемне аклауда үземнең дә катнашуыма сөенәм. Халыкка карата кулланылган кысулар, законсызлыклар һәм башбаштаклыклар нәтиҗәсендә гаепсезгә репрессияләнгәннәрне яклау башлангач та, әтиебезнең «эш»ен тикшерүне сорап, Татарстан Республикасы прокуратурасына мөрәҗәгать иттек. Беренче үзгәреш көннәрен әтиебез үзе генә күрә алмады, шунысы бик кызганыч. Әтиебезне нахакка гаепләгән «эш», 40 елдан соң, 1989нчы елда Татарстан Республикасы прокуратурасы тарафыннан яңадан тикшерелде. Гаделлек җиңде – ул акланды. Аннан алынган документта болай диелә: «Сезнең үтенечегез Татарстан прокуратурасы тарафыннан тикшерелде. 1898нче елда туган Миңнуллин Шәйхулла Миңнулла улының һәм аның гаиләсенең СССРның Апас районы, Иске Әнәле авылыннан Амур өлкәсенә мәҗбүри җибәрелүе прокуратура тарафыннан дәлилсез дип табылды».

Шулай итеп, бу коточкыч хәлләргә 40 ел вакыт үткәч, хакыйкатьнең тантана итүенә ирештем. Әтием, әнием һәм балаларының исемнәре сәяси репрессия корбаннарының «Хәтер китабы»на кертелде. Димәк, ул, дәһшәтле чор, газаплы көннәр, аерым язмышлар мисалында, тарихка кереп кала дигән сүз. Бу бүгенге көн өчен генә түгел, киләчәк өчен, ул көннәрнең яңадан кабатланмавы өчен дә кирәк. Ул язмышлар – тере хәтер, киләчәккә кисәтү…

Ике сугышта канын түккән, яраланган, биш бала атасына 52 яшендә туган җиреннән аерылып, әнә шундый кайгы-хәсрәтләр күрергә язган булган икән…

Сталин чорында нахакка җәзаланучылар турында хәзер күп сөйләнә. Күпме күренекле шәхесләрнең каны коелган, күпмесе лагерьларда һәлак булган. Сталин корбаннары арасында исемнәре билгесез миллионлаган кешеләр дә бар. Алар үзләре турында истәлек китаплары яза алмый. Шул хурлау-кимсетүләрне исән үтә алучыларның йөрәкләрендә мәңгелек яра…

Шушы язмыш адәм ышанмаслык михнәтләрдә дә намусын, туган җиргә мәхәббәтен югалтмаган якташларым һәм әтием – Миңнулла улы Шәйхулла хакында бер ядкарь булсын! Күңелдә олы теләгем бар: ул караңгы еллардагы гаделсезлекләр, вәхшилекләр, күз яшьләре кабатланмасын иде!.. Беркайчан да!

Сугыш һәм хезмәт ветераны, репрессия корбаны

Сәгъдулла ШӘЙХУЛЛА-ӘНӘЛЕ

Фотода авторның әтисе

Комментарии