Авыр еллар хатирәсе

Авыр еллар хатирәсе

 

Иртәгә 2022нче елның 30нчы марты, ә мин әле һаман моннан 92 ел элек булган 30нчы март кичендә утырам. Кулымда – Шиһап бабаемны йортсыз-җирсез калдырган документ. Кем булган соң ул 62 яшьлек авыл карты? Бар гаебе – колхозга кермәгән, зирәк күңеле барыбер ул колхозларның киләчәктә тузасын аңлагандыр. Камалетдин бабам 17 авылга барып, тикшереп йөргән. Үзе олыгая башлагач, син башлы, укыган, дип, Шиһапны калдырган. Бабайны кайсы авылга кирәк – шунысына килеп алганнар, законнарны ул караган. Ә аның писаре (сәркатиптер инде) Зур Боерган авылыннан Иван Юркин булган. Бабайның кулак дип төрмәгә ябылырлык артык байлыгы да булмаган, хезмәтче дә тотмаган, үз куллары белән җитештергән урта куллы авыл ире булган ул.

Камалетдин бабай белән Фәхрия әбинең бер кызы Миңлебикә, аннары алты улы – Хисаметдин, Җамалетдин, Таҗетдин, Шиһап, Сәләхетдин, Шәрәфетдин булган. Барысы да булдыклы, таза булганнар. Ул чакта алты малайга алты чыбык җир бирелгән. Иренмичә эшләгәннәр, игене булгач, терлеге дә булган. Гаилә корып, берничә килен дә тату булып яшәгәннәр. Аннары төп йорттан ерак китмичә генә, бер-берсенә булышып йорт корганнар. Иң кечкенәсе Шәрәфетдине генә авыл кызына өйләнеп читкә киткән. Калганнары, колхозлар оеша башлагач, колхозга кереп, дәүләтләрен саклап калганнар. Бабайны урыныннан төшерү дә сәбәп булгандыр инде, ул кермәгән. Янында өйләнгән улы ялынган: «Әти, керик инде», – дигән. Тыңламаган. Шул 30нчы март көнне килеп, протокол язып, бабайны төрмәгә алып киткәннәр. Мостафа хатыны Зинура, 2 яшьлек сабые белән саубуллашып, арт ишектән чыгып киткән, шуннан күрүче булмаган. Зинура баласы белән әниләренә киткән. Әби ике кызы белән бер йортның иске мунчасына кергән. Кешеләр кертергә курыкканнар, үзләрен гаепләүләре мөмкин. Ә бит колхозга керү-кермәү ирекле булган. Сабыйларның киемнәренә чаклы алып китәр өчен таш йөрәкле булу кирәк булгандыр. Инде алар өчен җавапны Хак Тәгалә хозурында бирерләр. Ә бит аларны шулай кулак дип авылдан сөрүне читтән килүчеләр оештырмаган. Шул ук авыл кешеләре, аларның булдыклы булуыннан, матур итеп яши алуларыннан көнләшүчеләр оештырган. Кем эшләми, шул ашамый дигән мәкаль дә бар бит. Хәзерге заманда да ялкаулар уңганнардан көнләшеп яши. Әби уңган, чибәр булган, матур яшәгән алар. Әби белән бабайның 11 баласы туган, шуның алтысы сабыйдан үлгән.

Сүтеп алынган йортларын елганың теге ягындагы мәктәп янына илтеп төзегәннәр. 7-8 кашыклы гаилә яшәгән йорт диярлеге дә юк иде инде. Ике бүлмәле гади генә йорт, икесенең дә ишеге чоланнан керә торган. Аның бер ягында мәктәп директорлары яшәде, бер ягында килгән укытучылар. Шкафлары мәктәптә иде. Келәтләрен елганың бу ягында колхоз кирәк-яраклары саклана торган склад ясаганнар. Әни генә шунда төшкән саен моңсулана иде. Әле еллар үткәч, ул мәктәпне сүткәндә, бабайның йортын да сүттеләр. Ирем тракторчы иде, берничә тактасын алып кайтты. Әни сыйпап-сыйпап елаган иде. Берсендә бишек эләргә каккан тимере дә бар иде. Кайбер йортларда бишекне матча астына элмәгәннәр бит. Авылда кияүдә булган кызларының да язмышы бик ачы булган. Алар кулак балалары бит, советка каршы баручылар, дигәннәр.

Хафаза

Хафазасының ире Нурулла Нургали исемле улы белән Ленинградка китеп эшли торган булган. Бабайларда шул хәл булгач, кайтырга да курыкканнар. Бер тапкыр гына кача-поса кайтып киткәннәр. Ул чакта Хафаза йөкле булган. Янында 7 яшьлек Сәүдә һәм 9 яшьлек Рәшидә генә булган. Нурулла, бала туса дип, әйберләр дә алып кайткан булган. Куштаннар Советларга аларның кайтып киткәнен җиткергән. Хафаза апа Нуретдинен тудырып яткан гына булган, ирләрен эзләп, тәрәз каерып кергәннәр, кыш булган бит әле. Шуннан Хафаза аңын югалткан, 9 яшьлек Рәшидәсе куркып күршеләрне чакырган. Йортта булган әйберләрне алып чыгып киткәннәр. Баланы әни караган, шуннан озак тормый Сәүдәсе үлгән. Хафазаның башы сызлый торган булып калган. Колхоз эшендә дә йөргән. Бик матур тегә иде ул, үзләренә яшәргә дә кирәк, дәүләткә дә түләргә кирәк, бөтен нәрсәгә налог бар, түләп бетерерлек түгел.

Шуннан сугыш башлангач, ире дә, улы да һәлак булганнар. Тик сугышка Буа районыннан алынмагач, бернинди дә ярдәм булмаган. Качып китүчеләр генә булып саналганнар. Сугыштан соң Рәшидәсе кияүгә чыкты, Нуретдине өйләнеп, балалар үстерделәр. Кадере дә бар иде, тик шул баш авыруы 54 яшендә алып китте аны. Әле ул чакта әби исән иде. Авылда җылы караш булмагач, Нуретдин дә эш эзләп Донбасс шахталарына киткән. Өйләнгәннән соң да кайтып-китеп йөрде. Икенче кызы туганнан соң гына кайтып эшкә урнашты. Дөньялар тынычлана башлаган иде инде. Аны бригадир итеп куйдылар. Бер бәхетсез мең бәхетсез диләр бит. Гөр килеп дүрт кыз, бер малай үстереп ятканда, юк кына яра аркасында бот төбеннән бер аягын кистеләр. Сыңар аяк белән дә эшләп йөрде әле. Хатыны Тәнзилә дә 55 яшен дә тутырмыйча китеп барды. Шөкер, балалары ташламады. Улы Марс төп нигездә оя корды. Кызлары шәһәргә китеп урнашты.

Һәнүзә

Бабайның икенче кызы чая булган. Бабай үз тирәсендәге кешегә кияүгә бирергә җыенгач, үзе теләгән егете Кәримгә ябышып чыккан. Бабай бик гарьләнгән, бер ел буе китермәгән, әбине дә аралаштырмаган. Әле ул чакта еллар тыныч, бабай үз эшендә эшләгән. Кызының беренче кызы Зәйтүнә үз кызларыннан (минем әнидән) 10 гына көн алдан туган. Шуннан бабай ризалашып, килеп йөрергә рөхсәт биргән. 21нче елгы ачлыкларны да исән-сау кичергәннәр. Эшкә батыр, уңган булганнар шул. 1921нче елда кызы Банат, 1927нче елда Сәет туа. Сәете агач башыннан егылып төшеп аксак булып кала. Аннары шул колхозлашу еллары башлана. Бабайның гаиләсенә алдан ук теш кайраучылар була шул. Кәрим колхозга керә, кызлары да хәлләреннән килгән эшкә йөриләр. Аннары сугыш башлана. Сугыш вакытында Кәримнең атына күршеләре утырып кайта. Алар иген урлаган булганнар, күп тә булмаган инде ул. Тик каршыга тикшерүчеләр чыккач, икесе дә сикереп төшеп калган. Кәримне төрмәгә алып киткәннәр. Олы кызы Зәйтүнә кияүдә, аның ире сугышта булган инде. Кәримне атаклы Севярск төрмәсенә алып киткәннәр. 20 яшьлек кызы Банат окоп казый, инде кыш җиткән. 14 яшьлек Фатыйхын ФЗУга укырга алалар. Өйдә гарип Сәет һәм тагын 2 яше тулган кәкре аяклы Фаязы. Әнүзә апа, йөри-йөри, иренең гаепсезлеге турында шаһитлардан кул куйдырып, декабрь аенда чана тартып ирен алырга китә. Йөри алмыйм, шешендем, дип хәбәр җибәргән була. Бата-чума мең бәла белән барып җитсә, ире үлгән, каядыр җирләргә алып киткәннәр. Бичара хатын чана эзеннән барып карый, әле киткәннәр генә, диләр, тик җәяүле буран юлны күмә. Аның елый-елый сөйләгәне истә:

«Кар явадыр, явадыр,

Ак юлларга саладыр.

Севярский төрмәсендә

Салкын сөягем каладыр.

Кайтыр идем илләремә,

Буран күмә юлымны.

Туйганчы кайтып күрәлмим

Ике сабый улымны...»

Фатыйхны ФЗУдан соң армиягә Одессага җибәрәләр. Сугыштан соң инде бу. Буа военкоматында иптәш солдатының әнисен очратып, икәү Одессага барырга җыеналар. Кайда җәяү, кайда поездларга утырып бара алар. Күмер төягән бер вагонга менеп утыралар да йоклап китәләр. Кая җиттек, дип карасалар – вагонны бер койма эчендә ычкындырып калдырганнар. Укыган кешегә бу әкият кебек тә инде, тик хак шул. Анда йөргән кешеләрдән сорашырга әле бит русча да белмиләр. Алай да рәхимле кешеләр була, бер поезд машинисты белән сөйләшеп, утыртып җибәрәләр. Эзләп табалар бит. Солдат абыйның (мин шулай дия идем) исе китә. Аның кызыклары күп инде. Кайтканда ничек кайтканнардыр. Фатыйх абый армиядән Казанга кайтып урнашты, Мөнәвәрә апа укытучы иде, ул әле исән, шөкер, тик абый күптән юк инде. Агач башыннан егылып төшеп аягын гарипләткән Сәете өйләнеп, Кустанай далаларына чирәм җир эшкәртергә китеп бардылар. Бер-бер артлы өч кызлары, уллары өлгергәч, туган авылга кайтасылары килде. Тик Карт апалар йортны сатып Казанга китеп урнашканнар иде, үзләренә кечкенә генә йорт алдылар, анда яшәделәр. Бервакыт уллары аны Илһам Шакиров концертына алып барган. Бик бирелеп җыр тыңлап утырганда карасалар, әниләре сәхнәдә Илһамны кочаклап басып тора.

Сәет абыйлар Кустанайдан (ул чакта Астана иде инде ул) Карлыга Җәмилә апа туган авылга кайттылар. Тик кызларның өчесе дә казах егетләрен пар итте, уллары Илфат кына Казанда яши.

Өченче малайлары армиядән кайтып электрчы һөнәренә укыды да Казанда калды. Мин укыганда гел аларга барып йөри идем. Бүлмәләре шундый кечкенә булса да, Әлфия апаның күңеле киң иде. Әле беренче тапкыр килгәндә Һади Такташ урамы, 149нчы йорт, 8нче фатир дип эзләдем, ул киресенчә булган икән. Аннары 3 бүлмәле фатирга да күчтеләр, тик Фаяз абый гына китеп барды.

РАБИГА

Өченче кыз Рабига – минем әниемнән дә артык яраткан Зур апам. Бабай аны колхозлар оешу, кулга алулар кебек хәбәр чыгуга, ирексезләп, хатын аерган олы кешегә кияүгә бирә. Миңа никах укымагыз, бәлешкә укыгыз, дип, апаларына китеп бара. Әле бит башта бабайларны бөтен гаилә белән җибәрәләр дигән сүз чыга. Шуңа күрә урнаштырып калдырырга теләгәндер инде бабай. Беренче хатыны түзә алмыйча киткәч, 18е дә тулмаган кызга яхшы булмаган инде билгеле. Беренче баласы үле туган, икенчегә 1930нчы елгы Гаяз, 1941дә Роза туган. Карт дип ирен сугышка алмаганнар алуын, урман кисәргә алып киткәннәр. Кызы тугач, күреп килим дип, юлга чыккан, кайтып өенә кереп җитә алмаган – төрмәгә алып киткәннәр, шунда үлгән. Кулак кияве бит анысы да. Бик ачлыкка йөдәгән Зур апа. Әби сөйли иде, яз көне кеше бакчаларын басып, чыккан бәрәңгене җыя иде дип. Ирләре сугышта үлүчеләргә әз булса да пособие булган. Безнең күрше Гөлфия апа һәркөнне колхоз ашханәсенә аш алырга төшә иде, әтисе сугышта үлгән башка балаларга да булгандыр инде ул. Зур апа да колхозда эшләде, апасы кебек тегүче дә иде. Гаязы армиядән авылга кайтмады, читтә өйләнеп яшәде, бер кайтып киттеләр дә шуннан хәбәре булмады. Тәүфигы 4 елга якын армиядә булып кайтты да, ике айдан соң поездга тапталып үлде. Безнең авыл аша поезд юлы үтә бит, күп кешене юк итте ул, терлекләрне әйтәсе дә юк. Җиденче классны тәмамлап дуңгыз фермасында эшли башлаган Розасы, кияүгә чыгып, Әлмәткә китеп барды. Дуңгыз фермасындагы эшнең авырлыгына түзә алмыйча киткән Роза анда барып Кәләйдә пилорамада эшләде, менә сиңа җиңел эш!

Аннары кайнатасы үлгәч, авылга кайттылар, ә дуңгыз фермасын ул урамның башына күчереп салганнар иде. Шунда эшләде, язмышларыбыз гына түгел, аның белән фамилияләребез дә бер төрле безнең. Аның да ире үлеп, кайнанасы белән яшәде, минем кебек. Шөкер, икебезнең дә балаларыбыз яныбызда. Үзебезнең әниләрне дә, кайнаналарыбызны да озаттык матур итеп.

РӘКЫЙГА

Ул минем әнием була инде. Бабай үзләренең Себергә җибәрәселәрен белгәч, 16 яшьлек кызын Яңа авылга танышларының улына никахландыра. Ул егет әти-әнисе карт булганга армиядән калган була. Өйләнүен белүгә армиягә алып та китәләр. 7 елга бит әле. Анда әни кайнана-кайната янында яши. Армиядән ял бирмәгәннәрдер инде. Бер кайтып китә бугай. Әни колхозда эшләп йөри. Бабайларга советлар килгәндә ул кунарга килгән була әле. Ара якын бит. Әби ялгыз калса да, әни ирен көтеп яши, кайтмый. Ә 1937нче елны ниндидер сугыш чыгып, ире шунда һәлак була. Әни әби янына кайта. Тик ирексезләп Тәтеш районы Монастырево дигән авылга тракторчылыкка укырга җибәрәләр. Ачлы-туклы ерак арада йөреп укып бетергәч, Буа МТСына җибәрәләр. Сугыш вакытында да төрле авылларда Буа кушуы буенча эшләп йөри хатыннар. Тракторы ЧТЗ буламы, ХТЗмы – ачык кабиналы. Кар яуса да, яңгыр яуса да эштән калырга ярамаган. Тракторын кабыза алмыйча үксеп елаган чаклары күп була.

Кыш көне МТСта ремонт ясаганда колхоз фатирында яшәгәннәр. Әби җәяү аларга ашарга ризык төшерә торган булган. Сугыш беткәч, әти булган кеше яраланып кайткан була. Өйләнешеп, әби янына кайталар. Бабай төрмәдән кайтып, мунча кадәр генә йорт салган була. Үзе 1941нче елның ноябрендә үлә.

Мин Альших авылында 27нче апрельдә чәчү өстендә вакытсыз туганмын. Ул чакта бала бер айлык булгач 12 метр ситсы бирә торган булганнар. Мин инде бер ай яшәрлек булмаганмын. Шуннан Суыксуга кайтып, 3нче апрельдә туган, дип, ситсыны алалар. Карага манып әтигә – ыштан, кызылга манып әнигә күлмәк тегәләр. Тик мин яшәгәнмен. Әтинең өендә ике энесе, сеңлесе, әнисе була. Энеләре урнашкач, әтинең әби янында яшисе килми. Әни китми, әбине ташламый. Әтинең сеңлесе Зөһрә апам кияүгә чыга. Тик ире бик усал кеше була. Кыйнавына түзә алмыйча аерылып киткәч, чәнчеп үтерә. 8 айлык улын сабыйлар йортына алалар. Әти өйләнә, балалары булгач, минем барлыгымны оныта. Туганнарым минем барлыгымны да белмиләр бугай. Әти белән аралашмадык.

ФАКИЯ

Иң кечкенә кыз әнисе белән кеше мунчаларында кунып йөри. Өстенә киеме, аягына кияргә юк. Кансыз советлар барысын да алып киткән булалар. Кызны колхозга эшләргә чакыралар, каршы киләлмисең. Бабай салган шул кечкенә өйгә дә шатланып яшиләр инде. Окоп казырга баргач, аякларын туңдыра. Шуннан озак яшәми, үлә.

Бабайның кызларының язмышлары шулай тәмамлана. Минем әбием бик укымышлы, башлы карчык иде. Белмәгән әйбере юк иде. Кешеләрне дә дәвалау сәләте бар иде. Анысы миңа күчмәгән шул, язу сәләте генә күчкән. Мине беренче класска әби илтте. Ярлы идек бит. Рабига апа үзендә фатирда торган рус кызларының тузган күлмәкләреннән бик матур күлмәк тегеп бирде. Аякта галуш. Укытучы апам Наҗия бик әйбәт каршы алды. Әби мине Камалетдинова Динә дип яздырды. «Онытма, кызым, укы, надан булма», – диде. «А» хәрефен өйрәнгәнче гарәп хәрефләрен, догалар өйрәтте. Төннәр буе «Бүз егет»ләрне, «Кисекбаш»ларны, мең төрле кыйссаларны сөйләп ятты. Акыл бирде, әрләгәндә дә: «Әй, йөзең ак булгыры», – дия иде бит ул. Урыннарың җәннәттә булсын, әбием.

Баштагы язмамнан читкә киттем. Юк, алар бер-берсенә тыгыз бәйләнгән. Әгәр бабай да кеше кергәндә колхозга кереп, дәүләтен саклап калса, балалары да мондый ачы язмышка дучар булмаслар иде. Ишелгән йортка килеп кермәсә, әти дә китмәгән булыр иде, мин дә әтисез үсмәгән булыр идем. Хәзер минем дөньяда барлыгымны да белмәгән сеңелләрем, энем миңа, апа, диярләр иде. Ирем дә бабайлы кияү булып, кемнеңдер игътибарын тоеп яшәсә, шулай иртә китмәгән булыр иде.

Тартып алынган дәүләтне хөкүмәтебез кире бирмәкче булгач, архивларга барып, кәгазьләрне җыйдык. Акланганга да белешмә бирделәр. Безгә 1997нче елда 7300 сум акча түләделәр. Миллионнар заманы бит бу, 73 суммы, әллә 7 сум 30 тиен буладырмы, аны бит 1998дә генә ала алдык. Әни елады гына, ул чакта миндә яши иде.

Күпме муллаларны Себергә сөреп, мәчет манараларын кисеп, динне юкка чыгарырга теләделәр. Рамазанда ураза тоткан балаларның авызына су каптырып, «2»ле куйдылар. Шул заманда үстек без. Шөкер, хәзер авылда 6 мәчет, намазга йөрүчеләре генә бик аз. Ике елдан бирле бу зәхмәт авыру да мәчет ишекләрен иркенләп ачып керергә иркенлек бирми.

Инде колхозлар да тузып бетте. Авыл халкы барыбер яшәргә тырыша әле. Элек, спекулянтлар, дип, үзләре теккән, бәйләгән әйберләрне сатучыларны милиция тотып китә иде. Алар хәзер эшмәкәрләр, дип атала. Бер кибеттән алып кайтып, бәясен арттырып сатучылар бит алар. Яңгырдан соң үскән гөмбәләр кебек, бөтен нәрсәгә налоглар, бәяләр үсеп тора. Бигрәк андыйларга ирекле заман килде! Кая барып чыгарбыз? Элек тугандаш булган илләрдә снарядлар шартлый. Авылларда яшьләр калмый. Берзаман кешесез авыллар гына калырмы? Әллә, колхоз оештырган кебек, тагын бер нәрсә уйлап табарлармы?

Колхоз вакытында бакчаларны рәттән сөрәләр иде, бәрәңгене дә трактор утырта иде. Хәзер барысын да акча түләп эшләтергә кирәк. Ул чагында күрше белән күрше бер буразна бәрәңге өчен әрләшә иде. Хәзер бакчаларны карасаң, кыр шикелле, бәрәңге җирләре аз гына. Хәзер бәрәңгесен дә терлек асраган кешеләр кенә тутырып үстерә. Элек бәрәңге ала башлаганчы авыл советы капчык тарата иде инде, бармы, юкмы – бакчаңның сутыена карап тапшырырга тиеш идең. Әле мин авыл советында эшләгән 1968-78нче елларда да урам буйлап йорт саен кереп, чиләк белән йомырка, ат белән сөт, йон җыеп йөрдек. Хәзер кирәкми инде.

Кызык икән бер гомер көзләренә кергәч, үткәннәргә кайта-кайта яшисең икән. Бу юллар шул уйланулардан язылды. Бәлки үзләре дә шундый язмышка дучар булучылар бардыр, кемгәдер кызык та булмас.

Ә миңа бәхетне Хак Тәгалә гомер көземә калдырган булган. Сабыйлыкта ятимлекнең бөтен авырлыкларын тоеп үссәм дә, Аллаһ гел ярдәмен биреп торды. Казанга китеп урнашырга мөмкинлек бирсә дә, әниемне ташламадым. Бар эшләгән хезмәт хакымның тиенен дә туздырмыйча, әнине теләгенә ирештереп, алты почмаклы, җиде тәрәзәле, верандалы йорт төзедек. Әни теләгәнчә – нараттан! Кичке мәктәпне тәмамлап, КГУга, ул чакта бик дәрәҗәле булган Ленин укыган университетка кердем.

Тормыш корып, күп итеп әтиле балалар үстерү теләге белән авыл егетенә кияүгә чыктым. Әни бик риза булды. Кызым тугач, 4нче курстан соң укый алмадым. Барыбер укып бетерсәм дә, ул эштә эшләмәгән булыр идем инде. Авылда редакция юк бит. Язуын барыбер гомер буе яздым.

Әтиле балалар үстерү дә насыйп булмады, ирем үлеп китте. Өч бала һәм ике әни белән калдым. Авырлыкны бергә җиңдек. Барып ярдәм сорарлык бер генә туганым да юк иде шул. Ул чагында Нуретдин абыйның да үз хәле хәл, сыңар аякта иде. Авырлыкны бергә җиңдек. Әниләрне озаттык. Балалар үсте, барысы да авылда калды. Шөкер, тормышлы, балалар үстерәләр. Янымда кече улым, әтисе үлгәндә 9 яше тулган гына иде. Оныкларым буй җиткән. Раббым бәхетләрен генә бирсен. Мин бүген бәхетле, шөкер!

Инде дөньялар гына тыныч булсын. Ил-көнебездә гомер итәргә насыйп булсын. Изге Рамазаннар хакына Раббым дөньяларга тынычлык урнаштырсын иде. Үзебез, балаларыбыз төзегән йортларга чит кешеләр урнашмасын. Авылларда азан тавышлары яңгырап торсын. Бабайлар язмышы кабатланмасын!

 Динә КАМАЛЕТДИНОВА,

Буа районы, Иске Суыксу авылы

 

 

 

Комментарии