Явызлыгы илгә сыймаслык

Җиңүнең 75 еллыгын күрдек, 80 еллыгын күрә алмабыз инде. Безнең ятимлек, әрнүле җаннарыбыз әле дә түзде. Минсаф туган, сине ат урынына арба тартып кайтырга мәҗбүр иткән Әһли безнең авылда да эшләде бит (№ 19, 13 май, 2020 ел, «Урман каравылчысы»). Аның кансызлыгы, оятсызлыгы илгә-көнгә сыярлык түгел. Ботак төяп кайтканда арбаны турау, йортка кереп, мичкә утын ягамы, тизәкме дип тикшерүе дисеңме. Сәке астын, базны ачып карый. Гарип-гораба ирләрнең чая хатыннарын «барлый».

Ничек итсә иттеләр, инәкәйләр безне яшәтер өчен көне-төне эшләделәр. 14-15 яшьтән абзыкайны күрше бабай чабата ясарга өйрәтә. Ә юкә урманда. Ничек кенә алып кайтырга? Инәй күрше Миңсылуттәй белән урманга курыска баралар. Бер төндә күтәрә алырлык юкәне әзерләп, үзләре табарлык бер билгеле урынга куялар, икенче төнне моны барып алып кайтырга кирәк. Төн караңгылыгында җилкәләренә күтәреп, кайтырга чыгуга, тарантас тавышы ишетелә. Инәйләр курысны юл кырыена куеп, урманга кача. Иртән эшкә барасылары бар, кача-поса гына авылга кайталар. Икенче көнне тагын килсәләр, курыс юк, Әһли алып киткән. Чабата ясаучы абзыкай, Фоат абыйлар барыбер җаен табып, оста чабатачылар булдылар. Ютазы базарында чабата саткан акчага ипи алып кайтырлар иде, рәхмәт яугырлары. Чабатага заказ бирүчеләр белән яшерен генә сату-алу эшләре алып барганнар инде.

Бездә Вагыйз исемлесе үз авылыбыз кешесе иде. Сугыштан соңгы авыр еллар димәде, табыныңа сабыйлар өлешен куясың, ул аны ашап чыгып китә иде. «Армиягә китәсе ел. Карт әтәй, инәйгә бер йөк ботак алып кайтканда, Вагыйз сбруйларны турады, атымның аягына балта белән чапты», – дип сөйләде ирем. Армиягә китәчәк егеткә, аның хөрмәтле әти-әнисенә карата бу оятсызлыкны онытып яшәде ул. Теге бәндә эчте, кешеләрне талап яшәде, хатыннары күп булды, гаиләсен рәнҗетте. Армиядән кайткач, ирем аның исенә төшерде. Күп иде андый явызлар. Вагыйз рәхәт күрмәде, картайган көнендә хатыны аерылып, икесе ике табыннан ашадылар. Әтиләре белән үсеп тә, балалары рәхәт яшәде дип әйтеп булмый.

Әйе, кеше сугышны күргәнме, юкмы – алар ветераннар. Ләкин кем генә булсаң да, кеше булып дөньяга килгәнсең икән, Кеше бул! Ә безне, сугыш чоры балаларын, барысы да рәнҗетте. Ә без яшәдек. Кырмыскалардай тырышлыгыбыз, әнкәйләребезнең дөрес тәрбиясе безне яшәтте. Явызлардан яклады, җил-яңгырлар тидермәде.

Райондашым Мансаф! Менә бит, замандаш, әле һаман яшибез Аллаһның рәхмәте белән. Сабый чакта рәнҗешне, авырлыкны күрсәк тә, безнең саф күңелләребез безне һаман яшәтә. Хикмәт кем булып яшәүдә түгел, Ә ничек яшәүдә бит.

Рәсимә ФӘРРАХОВА,

Ютазы районы, Кәрәкәшле авылы

Комментарии