Егерме дүрт сәгать эчендә авылдан китәргә кушыла

Егерме дүрт сәгать эчендә авылдан китәргә кушыла

Рус халкында бер әйтем бар: авыл никадәр генә зур булмасын, чиркәве булмаса, иртәме-соңмы, барыбер тарала. Бу әйтем татар авылын да читләтеп үтми.

Безнең бала вакыт динне бик кысрыклаган вакытларда үтте. Безне «Хак Тәгалә юк», дип өйрәттеләр. Ләкин нинди генә кысрыклаулар булуга карамастан, дин бетмәде. Яшерен генә уразасын да тоттылар, яшьләргә никах та укылды. Корбан бәйрәмнәрен дә үткәрәләр иде.

Күп еллар үткәч, мине авылның соңгы дин әһелләре кемнәр булганы, аларның язмышлары кызыксындыра башлады. Чөнки совет чорында олы кешеләр дин турында күп сөйләргә яратмады, куркалар иде.

Олы апам Асия сөйләгән истәлекләрдән: «Мәчетебез авылның уртасына салынган булган. Указлы мулласы да, мөәзине дә булган. Ахшам намазы алдыннан мөәзин матур итеп азан әйтә дә, авылыбызның ир-атлары җыелышып ахшам намазы укый. Авылның бала-чагасы мәчет тирәсенә җыелыша. Тавышланмыйча гына, әтиләребезне, бабайларыбызны көтеп йөрибез. Намаз беткәч, бабайлар безне җитәкләп алып, өйләребезгә таралышабыз. Анда безне тәмле ашлар көтеп тора. Олылар кайтмыйча, берәү дә өстәл артына утырмый».

Минем туган йортымның уң ягында мөәзин Сәгъди бабай, уң ягында указлы мулла абзый яшәгән. Мулла абзый 42 яшендә вафат булгач, энесе Фәйзрахман абый мулла булып кала. Фәйзрахман муллага озак эшләргә туры килми, дин әһелләрен бик нык кысрыклаулар башлана. Кызганычка, авылыбызның мәчете яна. Шуннан соң күп тә үтми, авылның яртысы ук янып бетә. Калган яртысын авылдан 3-4 чакрым ераклыктагы урыс авылы кешеләре саклап кала. Халык зур югалту кичерсә дә, динне онытмый. Авылыбызның Җиһанша исемле күп балалы кешесе йортының бер бүлмәсен намаз укучыларга бирә. Шуның өчен аның үзен дә бөтен бала-чагасы белән мичсез бер бүлмәгә күчерәләр, мунчасын сүтеп алып китәләр. Боларны шул ук авыл кешеләре – сукбайлардан торган ярлылар комитеты башкара. Йортның зур өлеше комсомол комитетыныкына әйләнә. Җиһанша бабай соңгы көннәрен бик нык авырый, читен хәлдә дөнья белән хушлаша.

Мөәзин Сәгъди абыйның да язмышын беләсем килгән иде. Бәхеткә, аның оныгы – биш вакыт намаз иясе Әдибә апаны очраттым. Ул мине: «Рафаил, син бит минем ут күршем идең», – дип ачык йөз белән каршы алды. Без аның белән бик күптәннән очрашмаган идек. 3-4 сәгать буе сөйләштек. Әдибә апа әйтә: «Мин сине 180-185 см буйлы кешедер дип уйлаган идем, бик зур үсмәгәнсең икән». «Әдибә апа, черек бәрәңге белән бәрәңге кабыгы ашап кына бик зур үсеп булмый икән», – дип, балачакларны искә алдык.

Мөәзин Сәгъди абый зур тормышлы, укымышлы кеше, 11 бала атасы булган. Авылның активистлары аңа 24 сәгать эчендә авылдан чыгып китәргә боерык бирә. Себергә куылмавының сәбәбе: ярты авыл янганнан соң, мунчасын, келәтләрен зыян күрүчеләргә бирә. Ашлык саклый торган зур амбарын колхоз үзенә ала. Бу вакытта Сәгъди абыйның улы Габделхак армиядә хезмәт итә. Өйдә ике кызы, бүген-иртәгә бәбиләргә тиешле хатыны Сәлимә апа кала. Сәгъди абый иртә таңда үзе янындагы балаларын ияртеп, арба тартып, авылдан чыгып китә. Хәзерге вакытта аның 92 яшьлек Рашад исемле улы исән. «Авылдан киткәндә миңа 10 яшь иде. Арбага ябышып барганымны гына хәтерлим. Инде үтте-бетте», – дип, үткәннәрне искә төшерергә яратмый. Ул авылдан чыгып китүгә, авыл активистлары өйләренә кереп, нәрсә әйбәт күренә, барысын да җыеп алып чыгып китә. Габделхак абый сугышка китәр алдыннан, кайткач киярмен дип, яхшы костюм-чалбар тектереп, сандык төбенә салып калдырган була. Аны да алып чыгып китәләр.

Габделхак абыйның үзенең дә язмышы аяныч. Сугыш башлангач, аны разведка һөнәренә өйрәтәләр. Күп еллар разведкада эшли. Аларның төркемендә күрше мари авылы егете дә була. Бер разведкага баргач, алар әсирлеккә төшә. Сугыш беткәч, азат ителгән әсирләр Сталин лагерьларына озатыла. Габделхак абый теге мари егете белән соңгы көннәренә кадәр бергә була. Сталин үлгәннән соң, лагерьдагы солдатларны өйләренә тарата башлыйлар. Шулай да башта райвоенкоматлардан белешмә соратып алалар. Бу лагерьда авылыбыздан ике кеше, берсе – Габделхак абый, икенчесе Мәхмүт исемле егет була. Характеристиканы авыл советында эшләүче кызлар язып җибәрә: «Мәхмүт – әйбәт колхозчы, Габделхак – мөәзин малае». Габделхак абый атыла. Мәхмүт абый бик озак еллардан соң, сәламәтлеген югалтып булса да, туган ягына кайта ала. Габделхак абыйның соңгы сүзен, аманәтен исә гаиләсенә теге мари егете алып кайтып тапшыра.

Сәгъди абыйның барлык балалары да үзенә охшап, укымышлы була. Икенче улы Габделхәй сугышка кадәр укытучы булып эшли. Сугышта ике аягын да өшетеп кайта. Левченко бистәсендә йорт салып, гаиләсе белән шунда яши. Башка балалары Үзбәкстан якларына китеп, үзбәк балаларын укырга-язарга өйрәтә. Авылдан куылсалар да, юкка чыкмыйлар.

Сәгъди абый Казанга ничек килеп урнашкандыр, ул турыда сөйләргә яратмый. Үлгәнче авыл халкына рәхмәтләр әйтеп калдыра. Чөнки күрше авылларның муллаларын, попларын гаиләләре белән Себергә сөргәннәрен ишеткән булгандыр. Мулла булып хезмәт иткән Фәйзрахман абый да дүрт кыз баласы, хатыны белән Левченко бистәсендә гомер итә. Сәгъди абый исә Кабан күле янындагы мәчеттә ишегалды себерүче булып эшли, шуның ишегалдындагы кечкенә генә йортта яши. Тормышлар җайлангач, фатир алып чыга.

Гасырлар буе авылларны тәртипле итеп тоткан дин әһелләре авыл сукбайлары аркасында шушындый авырлыкларга дучар ителәләр.

Минем бу язмамда исемнәре аталган кешеләрне искә алуым аларга дога булып барып ирешсә иде. Урыннары оҗмахта булсын.

Рафаил БӘЙРӘМОВ,

Әтнә районы, Казак Үртәме авылы

Комментарии