- 02.08.2016
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2016, №30 (27 июль)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Сугыштан соңгы авыр елларда әтием колхозда авыр эшләрдә эшләде. Бик гади, гадел, эшчән кеше иде, хәтта Мәскәүгә алдынгылар җыелышына да барды. Әти дүрт абыйсы белән колхозга да беренчеләрдән булып керәләр.
Минем 4нче класста укыган вакыт. Әти керәшен ягында ат белән җир сөрә. Ул миңа Пучыга барып, бер кием чабата алып кайтырга кушты. Рүфәт Заһидуллин белән базарга барып, чабатаны алып кайтырга чыктык. Ашыйсы килүдән хәлләр бетте. Алдан гына күршебез Салихян абый кайта. Без якынрак булыр дип, Бажана елгасы аша чыктык. Язгы суның шәп аккан чагы. Ярга җитү белән, чабатаны җиргә ыргыттым. Ә чабата тәгәрәп суга да төште агып та китте. Нишләргә белмичә, Салихян абыйга кычкырдым. Ул йөгереп килеп, яр буйлап чабата артыннан йөгерде. Байтак баргач кына тотып алды һәм минем кулга тоттырды. Ул вакытта минем сөенүләремне күрсәгез, рәхмәтләр әйтә-әйтә өйгә кайтып кердем. Әти белән әни эштә, өйдә ашарга бернәрсә дә юк. Бер кәлҗемә ашап, 4 км ераклыктагы басуга илтә киттем. Әти мине көтеп тора иде. Ул вакытта бер кием чабата ике көнлек иде. Әткәй үзе дә чабатаны бик матур, чыдамлы итеп үрә дә бит, әмма аңа бик күп вакыт кирәк. Юкәсен урманнан алып кайтырга төнлә генә бара идек. Урман каравылчысы күрсә, түләп бетерә алмаслык штраф сала иде. Менә шулай безнең бала чакларыбыз интегеп үтте.
Мөҗәһидан МОРТАЗИН,
Мөслим районы, Исәнсеф авылы
Комментарии