Мин – кем?

Финнар белән сугышка безнең авылдан 3 кешене алалар, икесе генә әйләнеп кайта. Шуның берсе – минем әтием. Исән-сау әйләнеп кайтуына сөенеп, яши башлауга аны «уенга» чакыралар. Суслонгерга, ягъни Мари урманнары эчендә оештырылган концлагерьга эләгә ул. Ачлыкка тилмергәннәрен ишетеп, әтидән калган кирза итекләрне киеп, әни 50 чакрымдагы бу лагерьга әтигә дип ипи-бәрәңгесен илтә. Андагылар сугышка китеп кенә котыла, ә бер туганыбыз шунда ачтан үлеп кала.

5 ел сугышта йөреп, исән кайткач: «Бәхетең бар икән, синеке кайтты», – дип куанышалар. Әмма әти авырып кайткан була, әни аны, ат җигеп, Хәтнә больницасына илтә. Аннан Казанга алып китәләр. Казанда яшь практикантлар әтине электр белән дәвалаганда озаграк тотып, йөрәген куырттырып үтерәләр. Ике сугыш кичергән, фашист та үтерә алмаган әтине Казан табиблары үтерә.

Әти: «Сугыштан кайтып, өч кенә ел торсам да үкенмәс идем», – дигән булган. Аллаһы Тәгаләнең «Амин» дигән сәгатенә туры килгәндерме, 3 елдан, 38 яшендә үлә дә ул. Авыл Сабан туе көнне Хәтнәдән ат җигеп алып кайта әни әтине. Иске, кечкенә генә өйдә 5 бала һәм карт әби колхозда «таяк»ка эшләп йөргән колхозчы хатын җилкәсенә калдык. «Ичмаса, сугыштан кайтмаган булса, ике тамак ким булыр иде, налогын түләтмәсләр иде», – дип, әнинең елаганнары, ачка тилмергәннәр әле дә истә. Энем өч яшендә әбинең чебенгә дип куйган агулы гөмбәсен, коймак, дип ашап, үлеп китте. Өйгә кайтып үлгәч, 6-7 ел сугышып, чирләп кайтса да, әти өчен дәүләттән бер тиен дә ярдәм күрмичә яшәдек. Басудан, кача-поса, кул белән чүп утап, шуны күтәреп ташып, сыер асрадык, шул ачлыктан алып калды. Чыпта сугып, өй салып кердек. Әтиләре исәннәр җиңел яшәде, укыдылар, зур урыннарда эшләделәр. Хатыннары да, газапланмый яшәп, 85-95 яшенә җиттеләр. Хөкүмәт исәннәрне кайгыртып, үлгәннәрнең гаиләсенә бер тиен дә ярдәм күрсәтмәде. Сугышка да кермичә, берәр ай гына йөреп кайткан «сугыш ветераннары» зур пенсияләр алып, балаларына булышалар, балалары саен фатирлы, машиналы булдылар. Әле дә, мәчет кадәр йортлары булса да, оныкларына бушка фатирлар алып бирәләр, шуны оныклары талашып-сугышып бүлешәләр. Безгә, 4 ятимгә, әнигә, бер фатир да, ярдәм дә тиеш түгел микәнни? Сугыш булганга без гаепле түгел бит! Без дә сугыш аркасында ятим калып, газап чиккән буын балалары.

Әтиләрнең сугышта катнашканнары өчен хезмәт хакы түләнергә тиеш, дип, халыкны тилертеп яздылар бер заман. Аны алыр өчен судтан-судка йөреп, меңнәр сум акча тотып, күп кәгазь җыясы булгач, йөрүче булмады, ахрысы, һәрхәлдә, акча алдык, дигәнне ишетмәдек. Бу эшне законлы хөкүмәт үзе юллап тапшырырга тиеш иде бит, нигә эшләмәгән 70 ел буена? Чит илләрне кайгырталар, үз халкын кайчан кайгыртыр бу ил?

Ничә елдан бирле сугыш чоры балалары, хәзер пенсионерлар, хөкүмәттән ярдәм сорый. Ә мин бер генә ташлама да таләп итә алмыйм. Сугыш аркасында, үзем эшли башлаганчы ипигә тамак туймыйча яшәсәк тә. Әни кайнанасын 25 ел карап, тәрбияләп озатты, әти өчен бер тиен пособие күрмәде. Әби өч улын сугышка озатты, алар Берлинга кадәр барып җитеп, җиңү яулап кайттылар, әби исә пенсия дә күрми үлеп китте. Ирсез газап чиккән әни дә озак яшәмәде. Тормыш япь-яшь абый-апалар җилкәсендә булды. 14 яшеннән Лаеш урманнарын кисеп өй салган абый да 37 яшендә бакыйлыкка күчте. Яхшы укыса да, белем алырга мөмкинлеге булмады. Кибетләргә нәрсәдер кайтса да, анысын да без ала алмадык, ветераннарга гына иде алары да. Без ятимнәрнең тамакларыннан өзеп җыйган, үзебез эшләп тапкан, фатир яки өй сатып алырбыз дигән акчаны да реформа үткәреп, юкка чыгардылар. Без 40 ел тамак ялына гына эшләгән XX гасыр коллары булып калдык. Бер тиенсез калгач, пенсия яшәргә дә җитмәгәнлектән, кабат эшкә урнашып, тагын 10 ел эшләргә мәҗбүр булдым. Намус белән 50 ел эшләсәм дә, балаларга калдырырлык байлык туплый алмадым. Приватизация чорында кулында дәүләт байлыгы булганнар бик ансат кына капиталистларга, миллиардерларга, бизнесменнарга әверелде, ә безнекен – гади укытучыларныкын – Татарстан мәгариф министрлыгы «Образование» фондына дип җыеп алды. Фонд башында министрлык билгеләп куйган Семин дигән аферист договорлар өләште. Ә үзе шул ваучерларга бик күп җирләр, биналар үзләштереп, Франциягә чыгып качты. Хәзер иң бай кешеләрдән санала. Нигә законлы дәүләт бер чара да күрми икән соң аңа каршы? Министрлык нигә үз укытучыларын талаганга түзеп торган, берәр чарасын күрмәгән? Шулай итеп, без XX гасыр хәерчеләренә әверелдек. Тагын нинди реформалар уйлап табып, халыкны алдап, талап, ачка үлмәслек кенә эш хакы түләп яшәр икән бу ил? Намус белән укып-эшләгәннәр кайчан кешечә яшәр икән соң? Бер телевизион тапшыруда, Татарстан нефтен саткан акча космосны өйрәнергә китә, дип сөйләделәр. Димәк, безнең нефть күккә очкан булып чыга. Гарәп Әмирлекләрендә нефть саткан акчага чүлдә җәннәт төзеп яшәп яталар, халкы оҗмахта яши. Моңа 40 елда ирештеләр, дип язалар. Ә безнең сугыш беткәнгә 70 ел, әле һаман да хәерчелектән чыга алмыйбыз. Шәһәрдә яшәгән кешегә торыр өчен фатир, ә авылда исә йорты булса, эшләр өчен эше юк. Ә бизнесмын хатыннары 150 миллион сумга күлмәк алулары, 30 мең сумга ирен кабартулары белән мактаныша. Нигә ул бизнесменнарга салымнарны күбрәк салмаска? Без эшләгәндә җитештерелгәннең 80-85 проценты бюджетка кала дип аңлаталар иде. Халык эшләп төзегән илне талап, урлап, баеп, чит илгә чыгып качкан күпме кешене язалар, ә шуларның берәрсенә чара күрелүе турында укыган юк. Безнең хөкүмәт чит илләрнең миллионлаган бурычларын түләтмәде, халкын жәлләп, булышып тора, ә менә үз халкы алдында бурычын түләргә аның һаман да акчасы юк.

Зөлфия әбиегез

Комментарии