Улым, бәрәңге ашарга төш!

Башкортстанның Октябрьск шәһәре янында 4-5 авыл бар: Таубаш, Төрекмән, Нарыш-тау, Заит һәм Мулла авыллары. Нарыш-тау авылында 1938нче елда нефть чыга һәм бу шәһәрнең үсешенә шул нефть чыганагы ярдәм итә.

1926нчы елда Нарыш-тауда тугыз балалы гаиләдә икенче бала булып, Гамбәрия исемле кыз туа. Ул бүген дә исән-сау, 92нче яше белән бара, зиһене күз тимәсен, намазын, уразасын калдырмый. Аның сөйләгәннәре аерым бер китап язарлык. Бик авыр елларны кичерде шул ул яшьтәгеләр. Мин сирәк кенә булса да аның хәлен белергә барам. Барган саен, ул тормышыннан бер вакыйга сөйли.

Гамбәрия апаның бертуган абыйсы Хәбибрәсүл 1924нче елгы була. Сугыш башланганда егетне авиакурсларга укырга җибәрәләр. Сугышта ул очучы булып катнаша. «Күршебездә Гыйльмениса исемле әби яши иде. Аның да ике улы сугышка киткән. Гыйльмениса әби безне шул кадәр ярата иде, аеруча абыйны бик яратты. Каз бәбкәләре сыман тезелешеп, аңа керә идек. Алдан, командир кебек, абый бара. Әби мичкә тәгәрәткән бәрәңге белән сыйлый. Хәбибрәсүлгә карап: «Улым летчик булачак, һавада очып йөриячәк», – ди. Гыйльмениса әбинең юраганы юш килә Хәбибрәсүл чынлап та очучы була. Тик кызганычка, сугыш чыга. Гыйльмениса әби Хәбибрәсүлне бик сагына. Авыл өстеннән һәркөнне бер вакытта самолет оча икән. Әби анда Хәбибрәсүл оча, дип ышана. Самолет килгәнче дип, мичтә бәрәңге тәгәрәтә, баскычка менеп, кулын маңгаена куеп «яраплан»ның килгәнен көтә. Беркөнне шул «яраплан» күренүгә, кулларын болгый-болгый: «Хәбибрәсүл улым, «ярапланыңны» зират тавына куй да, кайнар көйгә бәрәңге ашап чык, ярата идең бит кайнар бәрәңгене», – дип, бар көченә кычкырып кала. Тик самолет башка көннәрне ничек очкан булса, бу юлы да шулай очып үтә. Гыйльмениса карчык: «И улым, вакытың юктыр инде. Сугыш вакыты бит, син бит «вуенный», – дип, тынычлана. – Син дә сагынасыңдыр инде, шуңа безнең авыл өстеннән очасыңдыр». Әбинең шулай үз-үзе белән сөйләшкәнен урамда ике малай ишетеп: «Ул бит Хәбибрәсүл абый түгел», – диләр икән. Гыйльмениса әби дә бирешми: «Сез сагынуның ни икәнен белмисез. Сагына абыегыз, шуңа авыл өстеннән очып уза», – ди икән. Әбинең бу сүзләре бөтен авылга тарала, халык аны кызык итеп сөйли. Әмма никадәр генә сагынсак та, күккә карап, тилмереп көтсәк тә, газизләрдән-газиз, яратып туймаслык Хәбибрәсүл абый сугыштан кайтмады, япь-яшь килеш һәлак булды. 1944нче елда «хәбәрсез югалды» дигән хәбәре килде. Күз алдында мәңгегә шулай яшь, матур килеш калды. Гыйльмениса әби аның вафатына ышанмады, соңгы көненә кадәр көтте», – дип сүзен тәмамлады Гамбәрия әби.

Нәсимә ГАЛИӘХМӘТОВА,
Башкортстан, Октябрьск шәһәре

Комментарии