- 02.05.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №17 (25 апрель)
- Рубрика: Яралы язмышлар
1946-1947нче еллар. Янгын сүндерү эше белән кызыксынган Газинурны депога эшкә алдылар. Теләгемә ирештем, дип сөенеп эшләп йөргән егетнең хыялларына балта чабучы тиз табыла. Колхоз рәисе булып эшләгән Чутай Шакиры Газинурга бәйләнепме-бәйләнә: «Мин син ата ялкауны колхоз эшенә чыгармасам, исемем Шакир булмасын!» – дип күкрәк кага. Эше буенча шәһәргә укырга китәргә канатланып йөргән Газинур өстеннән донос яза һәм эштән чыгарттыра. Үзен кулга алабыз гына дигәндә, «ФЗӨгә киттем, Шакир үлмичә кайтмыйм», – дигән кош теледәй язу калдырып, җилләр уйнап торган кесәсенә бер кыерчык икмәк кыстырып юкка чыга Газинур.
Еллар арты еллар уза. Вакыт бернине дә аямый, Газинурның әнкәсе баласы кайтканын көтеп җиткерә алмый, дөнья белән хушлаша. 1984нче елны энесе Гайсә дә авырып үлеп китә.
1986нчы ел җитә. Чутай Шакиры үзе дә үлем түшәгендә. «Шакир үлмичә, авылга кайтмыйм!» – дип антлар итеп чыгып киткән Газинур кайтып төшә. Кунакханәгә урнаша. Беренче эш итеп Шакир турында сораша. Аның үлем түшәгендә икәнен белә. Төшендә әнисе Саминә апа аңа: «Вәгъдәң үтәлде, балам, илеңә кайт, Коръән укыт!» – дигән иде бит. Илдән качарга мәҗбүр булганына да бер кеше гомере узып киткән ләбаса. Вакыт дигән бәрәкәтсез нәрсә сәгатьләрне, көннәрне, айларны гына түгел, елларны да ашыктыра-кабаландыра алга куа. Кайчагында артка борылып караган мизгелләрдә шуның кадәр гомерләр эчендә туган якларын сагынуга тешен кысып түзгәнлегенә хәйран калган ирне тик бер нәрсә тынычландыра – антының үтәлүе.
Кунакханә номерына урнашу белән, Рәбыйга абыстайның йортын таба, шөкер исән икән, сәдакалар биреп, дога кылдырып чыга. Авыл үзгәргән, бистәгә әверелгән: тирә якта төзек-таза йортлар, элек басу булган урыннарда яңа районнар калкып чыккан. Урамнарны әйләнеп, хәтер яңартып йөргәндә Газинур шунысына игътибар итә: җиргә яңа буын килгән, ул аларны танымый, аны да хәтерләмиләр. Зират капкасын ачып керә, белгәннәрен укып дога кыла һәм туган йортына юнәлә. Нигезләрендә таза кирпеч йорт, капкада йозак. Шулай да каршы йорттагы егеттән бу нигездә кемнәр яшәвен сораша. «Хуҗа моннан ике ел элек үлде. 3 кызы белән Фәния апа яши», – дигән җавап ишетә. Фәния апаның кайда эшләгәнен сораша, балалар бакчасында эшләвен, кызларының төрле оешмаларда эшләвен белгәч, җиңел сулап куя. Шөкер, колхозда түгел. Балалар бакчасын яхшы белә, Фәния апа белән күрешергә бара. Өйдә, чәй өстәле артында, Газинур узган гомер йомгакларын сүтә: «1947нче елда, Чутай Шакиры үлмичә кайтмыйм, дип ант итеп чыгып качкан җирдән ниләр генә кичмәде минем баштан. Кесәдә тиен акча юк, икмәк кыерчыгы яшь кешегә нәрсә генә… Ярый әле урысчам ярыйсы, тел йөртте. Тел белгән югалмый, гомерем буе хыялланган эшемдә, янгын сүндерү эшендә эшләдем. Өйләндем, балаларым буй җиткерде, телемә, динемә хыянәт итмәдем. Антымны үтәми илемә кайта алмавым гына җанымны әрнетә. Менә бер атна элек күргән төшем антымның үтәлүе, илгә кайту сәгате сукканын сиздерде. Ярый, килен, көн озын, мин балачак, яшьлек дустым Нәҗип янына керим», – дип, Газинур өстәл артыннан кузгалды.
…Нәҗип абый балачак дустын тавышыннан таныды, еллар үз эзен икесенә дә мулдан тамызган. Сөйләшеп утыра торгач, Газинур абый янә Шакир турында сорашасы итте. «Шакир абзый безнең каршы йортта гына яши. Тик ул бик каты авырый, үлем түшәгендә…» Дустын ярты сүздән бүлдерде Газинур: «Нәҗип, туктале, исәнлегендә әйтәсен әйтеп чыгыйм, күңелемдә калмасын», – дип кузгалган иде дә, капка келәсенә кулын куюга, аек акылы белән: «Үлем түшәгендә, диделәр бит, минем арттан өзелсә, мине гаепләрләр», – дип уйлап, кулын кире алды. Дусты белән саубуллашып, туган нигезенә кайтып барганда: «Чутай Шакиры үлгән», – дигән хәбәр ирештерделәр.
«Ничекләр кире киттем, янына кермәдем, нинди зур үкенеч буласы булган», – дип, соңрак Фәния апага сөйли ул. Туган нигезендә ир-ат заты булмаганга, кунакханәдә куна ул, көндезләрен туган-тумача, дус-иш белән күрешә.
…Газинурның да гомере чамалы була. Үзе киткәч, артыннан бер посылкасы, ике хаты килә. .Алты айдан хатыны ул авылдан алып киткән фотоларны кире сала…
Гөлзифа ГАБИДУЛЛИНА,
Мари иле, Бәрәңге бистәсе
Комментарии