- 02.05.2018
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2018, №17 (25 апрель)
- Рубрика: Яралы язмышлар
Күп еллардан бирле күзләрем белән интеккәч, Әлмәт шәһәрендәге офтальмология бүлегенә кереп ятарга туры килде. Урыным бер урыс әбисе белән янәшә туры килде. Тиз аралашучан, 80-85 яшьләрендәге әби иде ул. Үзен Аня дип таныштырды (исеме үзгәртелде). Монда Зәй шәһәреннән килеп дәвалана икән. Бераздан без аның белән бик якынаеп киттек, Аня түтинең дә балачагы бик катлаулы уза. Гаиләдә олы бала булгач, уку да эләкми: «Әнигә булышырга кирәк булды шул. Шуңа да 2 генә класс укый алдым. Әти иртә үлде, бөтен авыр эш әни белән миңа булды», – дип сөйли ул. Аня түти шпал салуда да эшли, рельслар да ташый. Гашыйк булучылар да була үзенә, кияүгә дә сорыйлар. Әмма ашыкмый ул. Зөя шәһәрендә завод төзелә башлагач, шунда килеп урнаша. Кадрлар бүлегендә аның 2 генә класс белеме барлыгын белеп, белемсез беркая да эшкә алмасар бит, әйдә, 7 класс дип язабыз, дип, белемен 7 класс итеп күрсәтәләр. Матур гына эшли, Николай исемле егет белән гаилә кора. Гармунчы егет була Николай.
Ташкентта көчле җир тетрәүдән соң, яшь гаилә шундагы җимерекләрне төзергә китә. Башта Ташкент, аннары Сәмәрканд, аннары Кыргызстан якларында юл салуда эшлиләр. Соңрак Ташкентта төпләнергә уйлыйлар. Яхшы эшләгәч, торак та бирәләр. Тормышлары шулай матур гына бара. Тик гармунчы чибәр иргә күз атучылар табыла шул. Ире бер хатын белән чыгып китә. Тик анда озак юанмый үзе, берничә айдан кире кайта. Әмма, бер тәмен белеп алгач, туктатырмын димә икән. Тагын икенче бер хатын башын әйләндерә моның. Бу юлы да кабат Аняның ишеген ялынып шакый. Бу шәһәрдә тыныч кына яшәп булмас, дип, алар туган якларына кире кайтырга булалар, кабаттан заводка эшкә урнашалар. Кызлары туа, эштән ике бүлмәле фатир бирәләр. Шулай гомер үтә. Кызлары үсеп, педагогика училищесын тәмамлый, кияүгә чыга. Әмма иреннән уңмый, көнләшеп үзәгенә үтә торган кеше була ул, эчәргә дә ярата. Гомере кыска була тагын үзенең, ике баласын ятим калдырып, үлеп китә. Кодагые бик әйбәт хатын була Аня түтинең. Килененә ике улын үстерешә, 3 бүлмәле фатирын сатып, киленгә дә өлеш чыгара. Ире үлгәч, Аня түтинең кызы тагын бер кат кияүгә чыга, фатирын сатып, Әлмәткә якын бер авылдан йорт сатып алалар. Хәзер шуннан Әлмәткә йөреп эшли икән.
Бүген Аня түти ялгызы яши. Кызы бик сирәк белешә хәлен. Ялгызына кыен Аня түтинең. Әле җитмәсә, бер сеңлесенә ышанып, чактан гына урамда да утырып калмаган. Килеп-китеп, булышкалап йөргән сеңлесенең кызы, нотариуска алып барып, аны-моны аңышмаган әбидән фатирын үзенә бүләк иткән итеп яздыртып куя. Аня түти нәрсә өчен кул куйганын да аңлап бетерми. Фатирга түләгән өчен субсидия килмәгәч, социаль яклау бүлегенә барса, шундый хәл. Үзен «кәкре каенга терәткәннәрен» шунда гына төшенә. Адвокат яллап, фатирны кире үзенә кайтарырга ирешә ул. Әмма ике кыз туган арасындагы дуслык юкка чыга. «Фатирың инде безнеке. Ачкычы гына синдә. Киемнәреңне җый да, картлар йортына олак!» – дип кычкыра аңа сеңлесенең кызы.
Сукыр булса да, үз көнен үзе күреп, шыпырт кына көн күрә ул. Ә күзе табиб ялгышы аркасында сукырая аның. Яшь вакытында теше сызлап, больницага килгән була. Табиб, чүкеч белән суга-суга, башта ике таза тешен ала, аннары кара керә башлаган тагын берсен суырта. Аня түти, авыртуга чыдый алмыйча, аңын югалта шунда. Күп тә үтми, аскы ияге шешә башлый. Яшәү өчен озак көрәшергә туры килә Аня түтигә. Ахырда шул тешне алдырган яктагы күзе дөм сукырая. Әбигә 2нче группа инвалидлык бирәләр.
Аның белән күпме яттык, хәлен белергә дип бер тапкыр да килеп карамады баласы. Белмим, миннән соң нишләгәннәрдер, Аня түтине башкача күрмәдем. Шушы бичара урыс карчыгы, аның бәхетсез язмышы һаман да күз алдымда тора. Газиз кешеләрнең исән вакытта кадерләрен белеп калырга да соң…
Рәсимә ХӘЙРУЛЛИНА,
Чирмешән районы, Туймәт авылы

Комментарии