Кеше гомере – 300 сум

Мин бу мәкаләне күз яшьләренә манып язам. Сугыш башланганда, миңа 5 яшь иде. Әти мине йокыдан уятып үпте дә: «Кызым, мин сугышка китәм», – дип чыгып китте. Гомерем буена бер тапкыр да күрә алмадым бит мин аны. Әнием икенче группа инвалид иде. «Әни, елама, утынны үзем кисешермен», – дип әйткәнемне беләм. Әни белән бергә уфалла арбасы тартып, утын, печән ташыдык инде. Үсә төшкәч, уфалла арбасы сөйрәп, урманга иптәшләр белән бергә барабыз. Зуррак малайлар минекен дә агач төпләреннән тартып чыгарып бирәләр иде. Хәзер аларны сөйләшергә берсе дә юк инде, бакыйлыкка күчеп беттеләр. Менә бер апайны беләм: ул, ачка үлмәсен дип, баламны Казанга алып барып, детдом капка төбендә калдырып кайттым, дип елый-елый сөйли иде. Ана йөрәге ничек түзгәндер.

Кешеләрне сугышка алганда аның ничә баласы кала икән, хатыны, ата-анасы каламы дип, берсен дә уйламаганнар бит. Хәзер кеше күп, аларга 300 сум табып булмый, диләр. Әтиләр гомерләре белән түләгәннәр. Әтиләр каны тамган тыныч җирдә балда-майда йөзеп яшиләр. Менә уйлап карагыз әле, кешене ничек итеп мыскыл итәләр. Сез тавышланмагыз, 70 еллыкка хөкүмәт сезгә бик зур бүләк әзерли дип, сабый баланы юаткан кебек, безне юатып яздылар, рәхмәт инде. Хәзер безгә 78 яшь, тагын 30 ел яшәмибез бит. Әле ул биргән акчаны да күрә алабызмы, юкмы?! Сугыштан соң да әйбәт булмады, ипине дә граммлап кына бирделәр, кеше башына 200 грамм шикәр, бер шакмак шикәрне 4кә бүлә идек. Кибеттә ипи саталар, анда чират үләрлек. Без сугышта булдык дип, өстән генә алалар иде. Күз күргән кешеләр, капчыклап алып, бозауга, сыерга ашатабыз, дип мактаналар иде. «Их, шушы ипине кыйбатлатсалар иде», – дип теләдем. Аллага шөкер, кыйбатланды, бер ипине ничек тә алып ашый алабыз.

Без шуның белән бәхетле, сугыш вакытында шомырт башыннан төшмәдек, миләшне утта пешереп ашадык, кузгалактыр, җиләктер безне яшәтте. Урманнан кайтканда, көпчәк эзенә җыелган суны яулыкка салып эчә идек. Аның асты ап-ак корт була иде. Хәзерге балалар аны эчмәсә дә авырыйлар. Без больницада ятмадык, ул вакытта агусыз бәрәңге, агусыз ашлык ашадык. Ашлыкны сугып алып кайткач, аның исе бөтен авылга тарала иде. Хәзер исе дә юк. Мәктәптә укыганда, бәрәңгесен әрчеми салып, арыш оныннан умач уып, аш пешерәләр иде. Әле дә шуның тәме телемдә тора. Хәзер Казаннан 2 кг лы арыш оны алдырам, бәрәңгесен әрчеп салам, арыш оныннан умач уып, аш пешереп ашыйм. Аны күрше әбиләренә дә ашатып карыйм. Әтиләребезнең каны тамган җирдә тыныч яшибез. Бүтән сугыш булмасын. Безнең оныкларыбыз сугыш күрмәсен. Без күргәнне алар күрмәсен. Әле монда бөтен күргәннәрне язып бетерә торган түгел. Менә без кабык арбада үстек. Кабык исе – юкә исе инде ул. Шундый тәмле ис бирә. Үзем яткан кабык арбаның исе әле дә борынымда тора. Үз балаларымны да, урманнан кабык алып кайтып, аны чистартып, үзем ясап, кабык арбада үстердем. Кулдан килгәч була. Аллага шөкер, балаларым авырып, больницада ятмады. Ул вакытта коляска юк иде. Булса да, химиягә катырган әйбер бит ул, чокыр-чакырдан йөрми. Ә менә уфалла арбасын үзем ясап, үзем тартып яшәдем. Кирәге чыгар дип әле дә саклыйм. Сәламәтлегең булса, тормыш арбасына бензин кирәкми.

Менә хәзер картайгач, беркая да чыга алмыйм. Күңелем белән, кырларга чыгып, саф һавада тургайлар сайраганын тыңлар идем, дип уйлыйм. Хәзер булмый шул. Җәяүләп барыр идем. Урманнарга барып, иртәнге чык белән агач арасыннан кояш чыкканын күзәтер идем. Ерак чит илләргә барасы да түгел, кабул итә белсәң, үз илебез дә оҗмах бит.

Мөнирә апагыз.

Арча районы, Яңа Кенәр авылы.

Кеше гомере – 300 сум, 5.0 out of 5 based on 1 rating

Комментарии