Зиратта

Зиратта

Безнең авылның зиратлары юл читендә, икесе ике якта, капма-каршы урнашканнар. Көн дә ике зират арасыннан узып китүче машиналар руль төймәсенә басып, сигнал биреп китә. Иске зиратта хәзер якыннары янында урын алып өлгергәннәр генә күмелә ала, анда аяк басарга да урын юк, ә яңасы... Күптән түгел яңа зиратны ясап кына куйганнар, һәм анда бер генә кабер дә юк иде. Без әле кечкенәрәк идек ул чакта, классташларыбыз белән яңа зират территориясен җыештырырга баргач, «зират шундый зур, монда безнең бөтен авыл сыя бит» дип гаҗәпләнгән идек. Бүгенге көндә зиратның яртысы диярлек каберләр белән тулган. Кечерәк вакытта без ялгышканбыз, бакый дөньяга олыгаеп, вакытлары җиткән әби-бабайлар гына түгел, гөрләтеп, җир җимертеп яшәрлек, вакытсыз арабыздан киткән яшьләр һәм хәтта яңа гына тәпи йөри башлаган нарасыйлар да күчә икән. Аллаһ кемгә нинди язмыш әзерләгән бит.

Авылга кайткан көнне озын күлмәгемне киеп, яулыгымны бәйләп, таныш каберләрне зиярәт итәргә, рухларын шат кылу нияте белән, дога кылып кайтырга булдым. Алдан искесенә кереп, әбием белән әткәемне сәламләп чыктым. Ишеге иске булгангамы, бар хәленә сызгырып, сызланып ачылды. Күптән түгел генә һәр кабер янында кимендә икешәр агач үсеп утыра иде, кызу вакытта үзенә бертөрле рәхәтлек биреп, күләгә ясап торалар иде алар. Ә менә хәзер зират өсте ятим булып, ялангач калган. Агачларның яшен-картын зур тау сыман читкә өеп куйганнар. Агач кискәндә ничә чардуган җимерелеп, күпме кабер ташына зыян килгәнен сөйләп тә торырга кирәкмидер, мөгаен. Дөресме-юкмы, белмим, әмма танышларыбыз сөйләве буенча, төнлә машиналар бертуктаусыз узып йөри торган федераль трассада, ике зират арасын тутырып ак киемле кешеләр утырган, узып китәргә дә куркыныч иде, дип сөйлиләр. Авылдашларыбызның төшләренә кереп, бармак янаучы мәетләр дә булган, тынычлыклары бозылу бер дә ошамаган аларга, күрәсең. Зиратны агачлардан арындыручыларны да аңлап була, соңгы вакытта күпме кеше өстенә агач төшү сәбәпле харап булды бит. Үч иткәндәй, киселгән агач төпләренә ябышып ук яңа үсентеләр күтәрелеп килә. Озакламый зират яңадан яшеллеккә күмелер, тын гына тезелеп яткан каберлекләр арасында, яңадан кара күләгә ясап, яшь агачлар урын алыр.

Шулчак күзем ишек төбендә генә күмелгән солдат каберлекләренә төште. Алар арасында минем абыем да бар. Бу егетләрнең һәркайсы «үз илемә хезмәт итәм бит, ике ел бик тиз узып китә, мин дә, вакыт җиткәч, исән-имин кайтып җитәрмен», дип киткәндер. Газиз балалары турында, «хәрби хезмәт вакытында үз иле өчен вафат булды!» дигән хәбәр китергәч, әти-әниләренең ниләр кичергәннәрен бер генә минутка да күз алдына китерүе авыр. Әбием безгә: «улыбызны цинк табутта алып кайтканда бабагызның кап-кара чәчләре бер тәүлек эчендә агарган иде, ә мин күмгәнче хушсыз яттым; кайтырга 54 көн калгач, электр чыбыгын ялгарга дип багана башына менгән булган, ток тотып, кара янып үлгән, балакаем. Табутны ачып та күрсәтмәделәр үзебезгә, кайтканда бабагыз гына караган... Мондый ачы кайгыны дустыңа түгел, дошманыңа да язмасын Ходай», – дип сөйли иде. Тыңлаганда да тән буйлап салкынлык йөгерә, ә шул кайгыны кичергән ана йөрәге ничек түзгән икән?!

Иске зираттан ниндидер авырлык хисе белән чыгып, яңасына таба атладым. Бөтен ягыннан зират зур койма белән әйләндереп алынган, ә агачлар, елдан-ел артып барган каберлекләрне яшерергә тырышкандай, коймадан да зуррак үсеп, югарыга үрмәлиләр. Читтән караганда, ул кечкенә генә авылны хәтерләтә, кызганычка, анда «яшәүчеләр» дә нәкъ безнең авылдагы кебек, төрле яшьтә. Күз йөртеп һәр каберне карап, укып барам. Менә минем дустым Ниязның кабере. Бергә сөйләшеп, күңелле итеп кич утырган чаклар исемә төште. Кем уйлаган ул чак аның шундый көтелмәгән, акылга сыймый торган үлем белән китәсен... Каберләр, элеккечә, ике яктан күмелгән баганалар белән генә чикләнми хәзер, барысы да мәңгегә киткән туганнарына истәлек итеп, зур кабер ташы утыртып куялар, кайберләре ташның буеннан-буена зур фотосурәт тә ясата. Үлгән кеше белән күзгә-күз карашып, сөйләшкән кебек булып китә. Басып торган җиремнән ерак түгел, игътибарымны кояштай балкып, елмаеп төшкән нәни генә кызчыкның фотосурәте җәлеп итте. Шуның кадәр якты йөзле, алтынсу чәчле чибәр кызчыкның да, 5 яше тулыр-тулмас, дөньядан китәр вакыты җиттеме икән? Белгәнемчә, бу нарасый яңа яккан мунчага кереп, пычранган оекларын әнисе күргәнче юып куярга булган. Исле мунчага әҗәл җитәкләп алып кереп киткән булса кирәк. Беркайдан да эзләп тапмагач, җанөшеткеч курку, калтыранган куллар белән мунча ишеген ачып җибәргәндә, «Ходаем, монда гына кермәгән булса ярый кызым», – дип әйткән ана, оекларын кулына тотып, мунча идәнендә җансыз яткан сабыен күргәч, ничекләр бәргәләнеп елагандыр да, алга таба яшәргә, үзендә ничекләр көч таба алгандыр? Күргәннәргә сабырлык бирсен, күрмәгәннәргә күрсәтмәсен иде Аллаһы, диясе генә кала.

Янәшәдә генә икенче кабер, анысының иясе тагын да яшьрәк, күптән түгел генә тәпи йөреп киткән, сөйләшергә өйрәнгән, яңа гына 2 яше тулган кызчык. Гаиләдә беренче бала булганга, әти-әнисе өчен иң сөекле, иң кадерле җәннәт җимеше иде ул. Яңа ел төненә ике көн кала бу гаиләне кунакка чакыралар. Өлгерер-өлгермәс мунчага тиз генә юынып чыгу исәбе белән кереп киткән ана белән бала озакламый хәлсезләнеп егылалар. Аягүрә сулар ясап, искә тәмам исергән ана, су салынган ләгәндә уйнап утыручы сабыйны калдырып, беренче булып идәнгә егыла. Нәни балага да күп кирәкми, әнисе артыннан ук киң ләгәнгә хәлсезләнеп исереп егылып, тончыгып үлә сабый. Кайнанасы, озак торган килене белән оныгының хәлен белергә баргач, икесенең дә харап булганнарын күреп, ашыгыч ярдәм машинасын чакырта. Әнисен коткарып калалар, тик сабыйны юк. Аңына килүгә тикшерүчеләр «балаңны син харап иткәнсең» дип, гаеп тә такмакчы булалар аңа, ләкин соңрак, мескен хатынның үзенең дә көч-хәл белән генә исән калуын аңлыйлар. Үзе үк кунакка ашыгып, баланы исле мунчага алып кергән, су салынган ләгәнгә утыртып калдырып хуштан язган ана өчен, баласы үлгәнен ишеткәч, дәһшәтле кыямәт көне башлангандай була. «Ни өчен мине дә алмадың, тәмуг утына ташлап, канатымны каерып, үземне генә калдырдың...» – дип, ярсып сорый Аллаһтан, кайгыга баткан ана. Яңа ел буласы көнне, бөтен авылыбыз белән елап, соңгы юлга озатып калдык без бу кечкенә кызчыкны.

Айсылу СӘЛАХОВА

Комментарии