- 01.11.2021
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2021, №42 (27 октябрь)
- Рубрика: Яралы язмышлар
«Безнең гәҗит»тә сугыш елы балалары турында язылган язмалар булса, минем күңел тула. Үзем дә ул еллардагы балачагым турында күп яздым. 50 чакрым ераклыктагы Кукмара элеваторыннан язгы пычракны ерып, аркага капчык белән асып симәнә орлыгы ташыганда, күпер җимерелеп, язгы ташуларга да акканым булды. Икенче көнне температурам күтәрелеп, авырып та яттым. Дарулар да юк, табиб та юк... Аннары бронхит белән гомерем буена интектем.
Тагын бер генә мисал. Конюх булып эшләгәндә сугышка китәсе атларга кыш көне җылы су эчерергә кушалар иде. Мөдир булып эшләүче Сабирҗан абый әнигә әйтә: «Маһибәдәр, ике ат җигеп, Кави белән утынга барыгыз, агач көрәкләр алыгыз. Урманда җәй көне кисеп куйган утын әрдәнәләре булыр, казып алып, утынын төяп кайтыгыз», – ди. Салкынлык 40 градус. Без оек-чабата белән урманга ат җигеп киттек. Утынны төяп кайтырга кузгалганда каршыбызга бер өер бүреләр килеп чыкты. Алар безне авылга кадәр озата кайттылар. Икенче көнне Сабирҗан абый мине үрти: «Бүреләрдән курыкмаганың өчен әтиеңә сугышка хат язабыз әле», – ди.
Әйе, Татарстан Республикасын гел мактап торалар. Ул чит губерналардагы, чит илләрдәге татарларга гына хөрмәт күрсәтә. Сугыш чоры балалары хәзер сиксәнне узган әби-бабайлар инде. Безнең сафлар сирәкләнә. Татарстан җитәкчеләре сугыш чоры балаларына төкереп карады. Моннан да зуррак кимсетү була аламы? «Безнең гәҗит»тә сугыш чоры балаларына Мәскәүдә компенсация түләнә дип язылган иде. Конституция илнең барлык гражданнары өчен дә бер. Димәк, без икенче сортлы кешеләр булабыз икән.
Кави МОРЗАХАНОВ,
Мамадыш районы, Ишки авылы
Комментарии